Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
| Телефон: | +79274240173 |
| E-Mail: | RA.Schajachmetova@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
| Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Габдулла Тукай - безнең сөекле,яраткан шагыйребез. 27.04.2015

Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре. Ул - безнең күгебезне яктыртыр өчен чыккан һәм батмас кояшыбыз. Иҗатының зур өлешен поэзия били. Шуңа күрә, икенче төрле, аны татар поэзиясенең кояшы, дип атарга була. 2011 елның 26 апрелендә бөек шагыйребезнең тууына 125 ел тулды. Ул күп иҗади мирас калдырган. Аның шигъри, әкияти иҗаты белән без горурланабыз.
Без дә балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә үткәрдек. Балалар яраткан шагыйребезнең әкиятләрен,шигырьләрен сөйләделәр."Туган тел" җырын җырладылар.
Г.Тукай әсәрләре балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итагәть тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.
-
Кошлар килделәр 01.04.2015

Безгә җылы яктан кошлар кайттылар. Алар турында безгә авыл китапханәсендә эшләүче Гөлфәридә Имамовна сөйләде. Бу темага багышланган шигырьләр укыды. Шулай ук аларның төрләре белән дә таныштырды.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2015

Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде яз килде,
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
Бүген Югары Әлморза мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме булды. Балалар бакчадан мәктәпкә бәйрәмгә керделәр.
Анда Нәүрүз боткасы пешерелде. Аннары күңелле концерт булды.
-
Әкияттә кунакта. 14.03.2015

Бүген безгә авыл китапханәсеннән Гөлфәридә Имамовна керде.Ул балаларга төлке образы кергән төрле кызыклы әкиятләр укыды:
-"Сер тотмас үрдәк"
-"Төлке белән торна"
-"Төлке белән каз"
-"Аю балалары һәм төлке" һ.б.
Балаларга бик күңелле булды.
-
8 нче март бәйрәме 07.03.2015

Бүген балалар бакчасында 8 март бәйрәме булды.Балалар әниләргә багышланган җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр,биеделәр. Аннары соң әниләргә "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әниләренә үзләренең бәйрәм бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Котлыйбыз! 06.03.2015

Хөрмәтле әниләр һәм коллегаларыбыз!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сезне бу матур бәйрәм белән тәбриклибез.Исәнлек-саулык,бәхет телибез.
Һәм Сезне 7.03.2015 көнне сәгать 10.00 да бәйрәмгә багышланган кичәгә чакырабыз. -
Яңа җимлек 02.03.2015

Без бүген кошларга яңа җимлек куйдык.Аны Нотфуллина Зиләнең әтисе ясады.Яңа җимлеккә инде кошлар да килделәр. Аларны күзәтеп тору балаларга күңелле.
-
23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне белән! 21.02.2015

Хөрмәтле әтиләр!
Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән чын кунелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, кунел көрлеге, эшегездә зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез!
-
Юлда игътибарлы бул! 12.02.2015

Безнең балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә.Балалар светафор,аның төсләре,юл йөрү билгеләре, транспортта үз-үзеңне тоту һ.б.ларны үзләштерәләр.
-
Бездә кунакта - янгынга каршы көрәшүчеләр. 02.02.2015

Безгә бүген күрше Юхмачы авылыннан янгын күзәтчелеге бүлегеннән хезмәткәрләр килделәр. Алар янгын иминлеге кагыйдәләре, янгын сүндерү чаралары белән таныштырдылар.Балаларның ут белән шаяруының нинди бәхетсезлеккә китерүе турында җентекле итеп сөйләделәр.

















