Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
| Телефон: | +79274240173 |
| E-Mail: | RA.Schajachmetova@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
| Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Бер мизгел. 23.09.2017

-
Без мәктәптә! 16.09.2017

Без бүген авылыбыз мәктәбенә балалар белән кердек. Монда балалар күптән түгел генә үз араларыннан укырга кергән дуслары белән аралаштылар.
-
Белем бәйрәме 02.09.2017

Бүген балалар бакчасында Белем бәйрәме булып узды.
Хөрмәтле коллегалар.
Сезне яңа уку елы башлану белән котлыйм. Бу ел барыгызга да бары тик уңышлар гына китерсен. Гел канәгатьлек хисләре генә кичереп яшәгез, һәр көнегез сезгә яңа шатлыклар алып килсен. Барыгыз да сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз.
-
Республика көне белән! 30.08.2017

Татарстан — минем республикам
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан.
Гөлшат Зәйнашева. -
Август 19.08.2017

Август (Д. Гарифуллин)
Җиләкләр беткән чаклар,
Шомыртлар кипкән чаклар.
Бәрәңге үскән чаклар,
Алмалар пешкән чаклар.
Миләшләргә бүрек-бүрек
Кызыл ут капкан чаклар.
Арыш башакларын уып,
Куаныч тапкан чаклар.
Төрле-төрле эшләпәле
Гөмбәләр үскән чаклар.
Бөтен авыл белән бергә
Уракка төшкән чаклар.
Өем-өем помидорлар
Кызарып яткан чаклар.
Җир җимереп болыннарда
Колыннар чапкан чаклар.
Белдеңме инде син, дус,
Менә нинди ул август! -
Яңа уку елына әзерләнгәндә... 22.07.2017

Яңа уку елына хәзерләнгәндә мәйданчыкта яңа образлар да барлыкка килде.
-
Балаларны бәла-казадан саклыйк. 24.06.2017

Хөрмәтле әти-әниләр!
Балаларны бер үзләрен генә ялгыз калдырырга ярамый,бигрәк тә тәрәзәсе ачык булган бүлмәләрдә. Шулай ук тәрәзә төпләренә бала җиңел менмәсен өчен чаралар күрү, тәрәзәләргә ул нык ачылып китмәсен өчен куела торган махсус фиксаторлар урнаштыру мөһим.
-
12 нче июнь - Россия көне. 12.06.2017

12 июнь – Россия көне. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Барыбызның да Ватаны бер. Бу бәйрәм туган илебезгә мәхәббәт, горурлык хисләрен арттыра.
-
1 нче июнь - Балаларны яклау көне. 01.06.2017

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
-
Чыгарылыш кичәсе 25.05.2017

Бездә бүген чыгарылыш кичәсе булып узды. Мәктәпкә китүче кызларыбыз! Киләчәктә Сезгә бәхет,сәламәтлек ,уңышлар телибез.

















