Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
| Телефон: | +79274240173 |
| E-Mail: | RA.Schajachmetova@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
| Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Чакыру 19.12.2017

Хөрмәтле әти-әниләр!
Сезне балалар бакчасына 27 нче декабрь көнне сәгать 14.00 гә Яңа ел кичәсенә чакырабыз.Рәхим итегез!
-
Кар машинасы 19.12.2017

-
Бездә цирк кунакта 09.12.2017

Бүген мәктәптә цирк булды.Без балалар белән анда кердек. Клоуннар циркны кызыклы итеп алып бардылар. Монда зур гына елан,крокодил баласы һ.б. бар иде. Балаларга цирк ошады.
-
З нче декабрь-Инвалидлар көне 03.12.2017

Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Аларга карап: “Биргәненә шөкер, акылым тулы, зиһенем бөтен”,-дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә иткәннәр. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә, яшь буынга, шул турыда чаң суга. Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе . Чөнки бары тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле була ала.
-
Әниләр бәйрәме белән! 26.11.2017

Хөрмәтле әниләребез! Котлыйбыз Сезне бәйрәм белән!
-
Көзге бал 01.11.2017

Бүген бездә "Көзге бал" бәйрәме булды.Балалар көз турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Көз,көз әйт әле ,кәрзинеңдә ниләр бар? 15.10.2017

Көз һәм балалар” Г.Гәрәева сүзләре
Балалар: Көз, көз әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз кызы: Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Балалар: Көз, көз әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз кызы: Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, суык көннәр бар.
Балалар: Көз, көз әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз кызы: Кәрзинемдә алтын-сары,
Кызыл, матур төсләр бар
-
Укытучылар бәйрәме белән! 05.10.2017

Безнең һәркайсыбызның тормыш юлында мәктәпкә килгәч каршы алган үз укытучыларыбыз бар.
Тормышны яхшылыкка үзгәртүче, дөньяга матурлык өстәүче, кечкенә сабыйлардан зур Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан ул- Укытучы.
Күңелгә шигырь юллары килә:
-
Сез Иң Гузәл Кеше Икәнсез
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез. (Фәнис Яруллин)
-
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2017
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне.Хөрмәтле Өлкәннәребез!Картаям дип һич тә кайгырмагыз,Өлкәннәрдә акыл,сабырлык.Киңәш,ярдәм кирәк чаклар була,Әле дә сез бар үрнәк алырлык!Без Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, көр күңел, шатлыклы аяз көннәр телибез. -
Балалар бакчасында эшләүчеләр көне белән! 27.09.2017

Хөрмәтле балалар бакчасында эшләүчеләр!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.

















