Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
| Телефон: | +79274240173 |
| E-Mail: | RA.Schajachmetova@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
| Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Әниләр бәйрәме белән! 24.11.2016

Бүген безнең балалар бакчасында "Әниләр бәйрәме" булды.Балалар биеделәр,әниләргә багышлап җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр.
Чынлап та бүген бездә зур бәйрәм.Без дөньяда иң кадерле кешеләр - әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез.Инде ничә ел ноябрь ае бу бәйрәмне безгә бүләк итеп килә.
Әни-җирдә иң газиз,якын кеше.Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.Алар - безнең дөньябызның яме.
Әйе, без котлыйбыз әниләрне
Теләгебез безнең дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкыгыз күгебездә.
-
Чакыру 14.11.2016

Хөрмәтле әниләр!
Сезне 24 нче ноябрь көнне "Әниләр бәйрәме" нә чакырабыз.
-
Памятка для родителей (законных представителей) обучающихся по противодействию коррупции в образовательных организациях 07.11.2016

-
Без җырларга яратабыз 28.10.2016 Җыр керсен кунелгә Һәм калсын гомергә, Җырлыйк без матурын җырларның.

-
Көзге матурлык 20.10.2016

Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт... Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган... Яңгырлардан соң үсеп чыккан төрле-төрле гөмбәләр, мине күрмәсәләр ярар иде, дигәндәй, яфрак астына качканнар. Яңа гына явып үткән яңгырдан соң тамчылар бөтен җиргә сафлык өстәп, саран гына яктырткан кояш нурында җемелдиләр... Агачлар да, төрледән-төрле күлмәкләрен кигәннәр дә, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле, тезелешеп торалар. Арада иң матуры – ак, төз кәүсәле сап-сары яфраклы каен кызы. Аның янәшәсендә – карасу кызгылт яфраклы горур имән егете. Тулышып пешкән кып -кызыл тәлгәшле миләш, балан куаклары кунак кызларын хәтерләтәләр... Ямь-яшел наратларга, чыршыларга гына көз кагылмаган. Алар берни булмагандай, тагын да купшыланып, гамьсез генә утыралар... Рәхәт тә инде көзге урманда..
-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2016

Гөлсинә Тауфиковна! Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз. Бәхет, исәнлек -саулык телибез
-
Көзге матурлык 23.09.2016

Көз көннәре килеп җитте
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
-
Абдулла Алишның туган көне 15.09.2016

Бүген безнең балалар бакчасына авыл китапханәсеннән Гөлфәридә Имамовна керде.Ул балаларга Абдулла Алиш турында сөйләде. Балаларга аның "Сертотмас үрдәк", "Койрыклар" һ.б. ка әкиятләрен укыды. Балалар бу әсәрләрне бик яратып тыңладылар.
-
Сак булыгыз-грипп. 02.09.2016

Сак булыгыз:грипп!!!
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.
Прививка ясалмаган алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр балалар поликлиникасындагы участок педиатрына, өлкәннәр район поликлиникасының прививка кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Прививкалар бушлай ясала.
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. 01.09.2016

Хөрмәтле коллегалар! Барыгызны да яңа уку елы белән!

















