Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
| Телефон: | +79274240173 |
| E-Mail: | RA.Schajachmetova@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
| Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Көлке көне белән! 01.04.2016

Бүген Көлке көне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, дәрт, дәрман, кәеф өстәп йөри.Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз, югалып калмассыз.
Көлү бик файдалы.Моны безнең медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп газаплы авырулардан саклап кала икән.
Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.
Көлегез, көлегез! Файдасы күп- белегез.
-
Нәүрүз бәйрәме 23.03.2016

Безнең балалар бүген мәктәпкә "Нәүрүз" бәйрәменә керделәр. Алар башта анда концерт карадылар.Аннары нәүрүз боткасы белән сыйландылар.
Хуш киләсең,Нәүрүз!
-
Сак булыгыз-грипп. 11.03.2016

Сак булыгыз:грипп!!!
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль,март аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.
Прививка ясалмаган алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр балалар поликлиникасындагы участок педиатрына, өлкәннәр район поликлиникасының прививка кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Прививкалар бушлай ясала.
Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга?
Исегезгә төшерәбез, грипп калтырану, баш авыртуы, сөяк һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек, температураның тиз күтәрелүе (39-40 градус) белән башлана. Авыр очракларда борыннан кан китү, косу, аң югалту кебек билгеләр булырга да мөмкин. Соңыннан коры ютәл башлана, томау төшә, тамак төбе кызарып чыга.
Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?
-
Әти-әниләр! Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.
- Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.
-
8 нче март белән! 08.03.2016

Хөрмәтле әниләр һәм коллегалар !
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Шушы бәйрәм көнне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеге өстәп күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
Бәхетле булыгыз!
-
8 нче март - Әниләр бәйрәме 06.03.2016

Бүген безнең балалар авыл клубында “8 нче март халыкара хатын-кызлар көне” нә багышланган концертта катнаштылар.
Алар концертта биеделәр. Шулай ук “Әнием”, Әткәй шикәр,әнкәй бал” һ.б. җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
Әти-әниләр концерттан канәгать калдылар.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2016

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Бу батырлар һәм кыюлар көне.
Ватанны саклаучылар көне – илебез халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.
Бу бәйрәм һәркайсыбыз өчен изге төшенчәләрне — Туган илгә мәхәббәт, намус, хәрби антка тугрылык, армия белән халыкның бердәмлеге, күп буын солдатларының батырлыгы турында сөйли. Һәр заманда хәрби хезмәт, Туган илне дошманнардан саклауга әзерлек халкыбызда изге бурыч кына түгел, иң мөһим игелекле эш булып та саналды, аеруча мактаулы һәм хөрмәтле булды.
Бәйрәм көнне Туган илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, батырлык һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге булган Бөек Ватан сугышы яугирләренең хәрби батырлыгы алдында баш иябез. Бар булмышын Бөек Жиңү хакына биргән изге сугыш һәм хезмәт фронты батырларының исеме халкыбыз хәтерендә мәңге яшәр.Хөрмәтле әтиләребез! Сезне әлеге бәйрәм белән чын күңелдән тәбриклибез.
-
Сөекле шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 110 ел. 15.02.2016

Бүген безгә авыл китапханәсеннән Гөлфәридә Имамовна керде.Ул балаларга шагыйрь Муса Җәлил турында сөйләде.Аның кызыклы шигырьләрен укыды.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып. (Муса Җәлил)
-
Бездә кунакта янгынга каршы көрәшүчеләр 03.02.2016

Бүген бездә күрше Юхмачы авылыннан янгын күзәтчелеге бүлегеннән хезмәткәрләр килделәр. Алар балалар белән "Ут белән уйнама" дигән темага әңгәмә уздырдылар. Балаларга ут һәм шырпы белән уйнауның ничек хәтәр булуын аңлаттылар.
-
Иске Яңа ел белән! 13.01.2016

-
Яңа ел белән! 01.01.2016

Хөрмәтле әти-әниләр, балалар һәм коллегаларыбыз ! Сезне яңа ел белән чын күңелдән тәбриклибез.Бәхетле булыгыз!
Исегездә тотыгыз!
- Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый;
- Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.
Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек дару үсемлекләрен кулланыгыз.
Грипп белән авыручыны аерым бүлмәдә урнаштыру кулай. Авыруның хәле начарлана башлау белән үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Сәламәтлекне ныгыту
Чыныгу – кискен респиратор инфекцияләрне профилактикалауда аеруча зур әһәмияткә ия. Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәк. Аскорбин кислотасы (С витамины) организм өчен аеруча әһәмиятле. Ул организмның инфекциягә каршы торучанлыгын, канның оешу сәләтен арттыра, углеводлар әйләнешен яхшырта. С витамины аеруча тозлы кәбестә суында, лимон, киви, мандарин, апельсин һәм грейпфрутта күп. Көнбагыш мае кушып ясалган кәбестә салаты шулай ук витамин һәм микроэлементларга бай.
Салкын тиюләр һәм грипп эпидемиясе чорында профилактика максатыннан көн саен 2-3 тырнак сарымсак, суган ашарга киңәш ителә. Аларның составында грипп вирусына каршы торучы фитонцидлар бар.
Кискен респиратор авыруларны һәм гриппны кисәтү һәм дәвалау өчен халык медицинасы рецептлары
-
Дүрт аш калагы вак итеп туралган суганга ярты стакан җылы кайнаган су салырга, бер чәй калагы бал кушып, утыз минут тотарга. Катнашманы көненә өч тапкыр икешәр тамчы борынга салырга.

















