Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
Телефон: | +79274240173 |
E-Mail: | Alsu.Ds.alk@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 8 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Чыгарылыш кичәсе 29.05.2021
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 27.05.2021
-
Татар халкының милли бизәкләре.Алъяпкыч бизәү. 21.05.2021
Бүген балалар татар халкының милли бизәкләре белән таныштылар.Һәм алар алъяпкычка матур итеп бизәкләр төшерергә өйрәнделәр.
-
Чиста куллар 15.05.2021
Бүген авыл фельдшеры балалар белән "Чиста куллар" темасына әңгәмә үткәрде.Чисталык- сәламәтлекнең нигезе булуын нәниләргә төшендерде.
-
Җиңү көне белән! 09.05.2021
Җиргә тагын килә ямьле язлар,
Тарихларга уелып кала еллар.
Хәтерләрдә мәңге сакланырлар
Ветераннар узган данлы юллар.Бүгенге көн тыныч булсын өчен,
Кызганмыйча гомерләрен, көчен.
Утка кергән алар, канын биргән,
Азат илдә без яшәсен өчен!Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез! -
Габдулла Тукай-безнең яраткан шагыйребез! 26.04.2021
Халык мәхәббәте - синең исемең,
Халык гомере - синең гомерең!
Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Г абдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.
Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр. -
"Без-Тукай оныклары" 24.04.2021
Бүген бакчабызда Габдулла Тукай туган көненә багышлап "Без-Тукай оныклары" дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.Авыл китапханәсеннән Гөлфәридә Имамовна аның иҗатына багышланган китаплар белән таныштырды.Шулай ук аның шигырьләре укылды,әкият геройлары белән таныштырылды.
-
Бүлмә гөлләрен тәрбиялибез 22.04.2021
-
Космонавтика көне белән!!! 12.04.2021
12 апрель - Космонавтика көне!
1961 елның 12 апрелендә Язгы иртәдә җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин «Восток -1» галәм корабында җир тирәли орбитага чыгарылды. Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте.Быел аеруча истәлекле ел: Космоска менүгә 60 ел.
Мәдәният йортыннан Әнисә Идрисовна балалар белән космос турында башта әңгәмә үткәрде. Аннары балалар галәм темасына рәсемнәр буядылар.
-
Кошлар безнең канатлы дусларыбыз! 05.04.2021
Бүген бакчада авыл китапханәчесе Гөлфәридә Имамовна белән тәрбияче Гөлсинә Тәүфиковна балалар белән " Кошлар безнең канатлы дусларыбыз" темасына әңгәмә үткәрделәр.Балалар безнең якта кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар турында белгәннәрен тагын да ныгыттылар.