Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422885, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Альмурзино, ул. Пионерская, д. 25 |
| Телефон: | +79274240173 |
| E-Mail: | RA.Schajachmetova@tatar.ru , shayahmetova.railya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад "Алсу" деревни Верхнее Альмурзино |
| Руководитель: | Шаяхметова Раиля Асгатовна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Алсу» деревни Верхнее Альмурзино Алькеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Югары Әлморза авылының "Алсу" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Рус балалар фольклоры иленә сәяхәт" кичәсе 23.01.2023

Бүген авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлфәридә Имамовна белән берлектә "Рус балалар фольклоры иленә " сәяхәт үткәрдек. Балалар рус халкының мәкальләре,әйтемнәре,әкиятләре,табышмаклары ,санамышлары,тиз әйткечләре һ.б.лар белән таныштылар.Балалар зурлар белән берлектә табышмакларга җаваплар эзләделәр,мәкальләрне тулыландырдылар һәм тиз әйткечләрне әйтеп карадылар.Кичә балаларга бик ошады.
-
Шарль Перроның 395 еллыгына 14.01.2023

Бүген китапханәче Гөлфәридә Имамовна Шарль Перроның 395 еллыгына "Тылсымлы әкиятләр" исеме астында әдәби кичә үткәрде. Аның әкият китапларының күргәзмәсе оештырылды. Балалар Шарль Перроның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балаларга бигрәк тә аның "Кызыл калфак" әкияте ошады.
-
Яңа ел белән!! 01.01.2023

Хөрмәтле әти-әниләр,коллегалар,балалар!
Барыгызны да чын күңелдән ,Яңа ел белән тәбриклибез!
Яңа ел барыбызга да исәнлек-саулык,бәхетләр һәм бик күп шатлыклы мизгелләр алып килсен!
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2022

Бүген,ягъни 26 нчы декабрь көнне, балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булып үтте.Балалар кунакка килгән Кыш бабай белән Кар кызына өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр,чыршы тирәли Яңа ел турында җырлар җырладылар,биеделәр.Кыш бабай белән Кар кызы балаларга кызыклы уеннар оештырдылар.Бәйрәм күңелле узды.
-
Телефон доверия для детей,подростков и их родителей 16.12.2022

-
"Буыннар бәйләнеше өзелмәсен" 17.11.2022

Менделеевск шәһәрендә уза торган "Буыннар бәйләнеше өзелмәсен" исеме астындагы II Республика конкурсында катнашып,"Сабантуй" бәйрәме үткәреп ,фотолардан видеоролик ясадык.
-
"Татар халкының матур бизәкләре" кичәсе 08.11.2022

Бүген авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре белән берлектэ "Татар халкының матур бизәкләре" кичәсе уткәрдек.Балаларда кечкенәдән үз милләтеңә карата горурлык хисе тәрбияләү-ул безнең төп максатыбыз.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2022

-
"Көзге бал-2022!" 27.09.2022

Бүген авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балаларга "Көзге бал" бәйрәмен оештырдык.Җиләк-җимешләрдән торган күргәзмә әзерләдек. Балалар көз темасына багышланган җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр.Табышмакларга бергәләп җаваплар эзләдек.Бәйрәм балаларга ошады.
-
Юл билгеләре иленә сәяхәт! 10.09.2022


















