Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230
-
"Урмандагы светофор" 16.03.2012

16 нчы март көнне тәрбияче А.Н.Петрова II группа укучылары белән "Урмандагы светофор" исемле тамаша уздырды. Кичә-тамашаның төп максаты- балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тормышта куллана белергә өйрәтү. Кичә музыка белән үрелеп барды. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.
-
"Озын толым" 15.03.2012

Бүген мәктәбебездә тәрбияче Д.А.Шаймарданова III группа кызлары арасында "Озын толым" бәйгесе уздырды. Кызларга күп төрле биремнәр вакытында үзләренең тапкырлыкларны, зирәклекләрен сынарга туры килде.. "Иң тыйнак кыз" исеменә Шамсиева Ләйсән, "Иң зирәк кыз" исеменә Аминова Айгөл, "Иң гүзәл кыз" исеменә Латыпова Айсылу лаек булды, "Иң озын толымлы кыз" булып Галиева Виктория танылды.
-
"Мин татарча сөйләшәм" 14.03.2012

14 нче март көнне тәрбияче Л.Ф.Бахтиева "Мин татарча сөйләшәм" дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате уздырды. Чарага төп максат итеп -балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү куелды. Әлеге чарада IV группа укучылары катнашты. Кичәдә туган тел турында шигырьләр, татар халык мәкальләре яңгырады, мәгълүмати-коммуникатив чаралар уңышлы кулланылды. Тәрбия сәгате ахырында туган телдә сөйләшү, аны камилләштерү, "чүпләмәү" өстендә эш даими алып барылырга тиеш дигән нәтиҗә ясалды.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2012

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне Яз бәйрәме 8-март белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Эшегездә яңадан-яңа уңышлар, үзегезгә тазалык-тынычлык, гаилә бәхете һәм көтелмәгән шатлыклар телибез! Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Гаиләләрегездә бик-бик бәхетле, кирәк һәм сөекле кешеләр булып яшәгез. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак читләтеп үтсен!
Бәйрәмне шат күңел һәм күтәренке кәеф белән каршылагыз! Ел дәвамында шундый булып калыгыз! Бәйрәм белән Сезне!!!
-
"Ягез әле, кызлар, егетләр!" 06.03.2012

6 нчы март көнне мәктәбебездә үтеп киткән 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Шаяннар һәм тапкырлар" бәйгесе оештырылды. Бәйгедә һәр группадан 1 егет һәм 1 кыз катнашты. Кызлар командасы "Йолдызлар", егетләр командасы "Батырлар" исеме астында үзара 10 бәйгедә көч сынаштылар. Ахырда 1 очкога күбрәк балл җыеп, кызларның "Йолдызлар" командасы җиңү яулады. Укучыларыбызның киләсе бәйгеләрдә дә шулай актив катнашуларын телибез.
-
"Кул эшләре-2012" 03.03.2012

Бүген район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март уңаеннан оештырылган "Кул эшләре 2012" бәйгесендә мәктәбебез коллективы җиңү яулады, мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Әлеге күргәзмәне оештыруга үз көчләрен куйган барлык педагогларыбызны ихлас котлыйбыз.
-
Математика атналыгы 02.03.2012

27нче февральдән 3 нче мартка кадәр вакыт аралыгында мәктәбебездә математика атналыгы булып узды. Атналык дәвамында математика дәфтәрләре күргәзмәсе оештырылды, аларның тотылышына урыннар чыгарылды; "Уйла, исәплә, тап!" исеме астында математик иртә үткәрелде; "Кызыклы математика" исеме астында стена газетасы чыгарылды; математика укытучысы Р.Ш.Ахметова 9нчы класс укучылары белән ачык дәрес үткәрде; атна дәвамында фән буенча иң күп "5"ле алучылар билгеләнде; "Кызыклы математика" темасы буенча олимпиада үткәрелде һәм җиңүчеләр билгеләнде.
-
"Әбиемнең күңел сандыгы" 02.03.2012

2 март көнне, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү; халкыбызның гореф - гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, башлангыч сыйныф укытучылары Ә.Г.Нәбиева, К.З.Ильясова, И.И.Шаехова, музыка укытучысы З.М.Гыйбадуллина укучылары белән "Әбиемнең күңел сандыгы" исемле кичә үткәрделәр. .Кичә барышында укучылар татар халкының гореф-гадәтләре, йола-уеннары белән таныштырдылар, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм-кичәдә барлык укучылар да теләп катнашты.
-
ГТО нормаларын тапшырдык 27.02.2012

25 нче февраль көнне мәктәбебездә ГТО нормаларын тапшыру оешкан төстә үтте.
-
Мини-футбол ярышлары 24.02.2012

Мөслим районы Тойгелде VIII төрдәге махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе кысаларында Россия Махсус Олимпиадасы программасы буенча үткәрелгән VII Республика мини-футбол ярышының зона этабында мәктәбебез егет-кызлары II урынны яулап кайтты. Укучыларыбызны һәм тренерлары Н.А.Сибгатуллинны призлы урынны яулаулары белән ихлас котлыйбыз.







