Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230
-
Котлыйбыз! 08.10.2012

Район мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантанада мәктәбебез директоры Хаҗиев Алмаз Сәяф улы Актаныш муниципаль районы хакимияте башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Хөрмәтле Алмаз Саяпович! Сезне әлеге уңайдан ихлас күңелдән тәбрик итәбез,Сезгә чиксез бәхет,ныклы сәламәтлек, имин тормыш, иҗади һәм һөнәри үсеш, яңа үрләр телибез.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2012

Такталачык махсус (коррекцион) интернат - мәктәбе коллективы барлык укытучыларны, тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, тынгысыз хезмәтебездә яңадан - яңа уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар тели.
-
Мәктәп кунаклары 03.10.2012

Бүген мәктәбебездә "Татарстан-яңа гасыр" телеканалының "7дней" атналык аналитик тапшыруы тележурналистлары булып, мәктәбебез эшчәнлеген республикага яктырту, таныту өчен видеосюжет төшереп киттеләр.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2012

Бүген мәктәбебездә Өлкәннәр көне уңаеннан чәй табыны оештырылды. Өлкәннәребезгә укучыларыбыз һәм педагогларыбыз көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Чәй табыны артында җанлы сөйләшү, аралашу, хатирәләр яңарту булды. Бәйрәмнән бар кеше дә канәгать калды.
-
Миләш җыю өмәсе 26.09.2012

Интернат -мәктәптә балаларның дәрестән тыш ирекле вакытлары файдалы хезмәттә үтә. Бүген укучыларыбыз миләш җыю өмәсе оештырдылар. Өмә вакытында 3 ц га якын миләш җыеп тапшырылды.
-
Безнең ярдәм 24.09.2012

Мәктәбебезнең өлкән класс укучылары белән районыбыздагы кече фермер хуҗалыкларына да ярдәм итәбез. Бу уку елында да әлеге игелекле эштән читтә калмадык.
-
Мәктәп ярминкәсе-2012 22.09.2012

Бүген, белем бирү учреждениелары арасында район күләмендә үткәрелгән мәктәп ярминкәсендә катнашып, район халкына үз бакчабызда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне, кулдан эшләнгән йорт кирәк-яракларын тәкъдим иттек.
Ярминкәдә шулай ук район мәгълүмат-мөхәррият үзәге уздырган "Чи бәрәңгедән композицияләр" конкурсында да үз эшебез-матур композициябез белән катнаштык. -
Уку елын-җиңү белән! 07.09.2012

7 нче сентябрь көнне район мәдәният сараенда оештырылган Чәчәкләр бәйрәмендә мәктәбебез коллективы . "Өй алдыбыз гөлбакча-2012" район бәйгесендә , авыл җирлекләрендәге мәгариф учреждениелары арасында "Иң яхшы чәчәклек" номинациясендә III урын, һәм "Чәчәкләр күргәзмәсендә" номинациясендә авыл җирлекләрендәге мәктәпләр арасында III урын яулап, район хакимияте башлыгының рәхмәт хатларына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
-
Көзге муллык 06.09.2012

Мәктәбебездә тәрбия бирүнең төп юнәлеше -хезмәт тәрбиясе бирү . Балаларның буш вакыты һәрвакыт файдалы хезмәттә үтә. Бүгенге көндә укучыларыбыз дәрестән соңгы вакытларында бәрәңге уңышын җыю, урнаштыру белән мәшгуль.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2012

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, педагоглар! Мәктәбебез коллективы Белем бәйрәме белән ихлас котлый, сәламәтлек, уңышлар, матур киләчәк тели!







