Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
ABCShow
Алда юллар. Кайсын сайларга?/ Впереди дороги. Какую выбрать?
Опубликовано: 02.07.20249 нчы сыйныф укучылары көтеп алган көн, ниһаять, килде. Богады мәктәбендә аттестатлар тапшыру тантанасы узды. Тантананың төп сәбәпчеләре булган берсеннән-берсе матур киенгән кызлар, алар янында илне-җирне сакларга әзер торган горур егетләрдән күзне дә алып булмый. Бәйрәмнең котлау өлешен мәктәп директоры Васил Максут улы Салихов ачып җибәрде.–Бүген шатлыклы да, моңсу да чарага җыйналдык. Сез үзегезнең белемгә омтылышларыгыз, тырышлыкларыгыз белән аерылып тордыгыз һәм имтиханнарны биргәндә моны расладыгыз да. Мин чын күңелемнән сезне котлыйм, киләчәктә уңышлар телим. Балаларын кеше итү өчен зур көч куйган әти-әниләргә, укучыларга ныклы белем биргәннәре, гаиләгә тәрбия бирүдә ярдәм иткәннәре өчен укытучыларга зур рәхмәтемне әйтәм,—диде Васил Максут улы. Алга таба тәбрикләү сүзләре белән беренче укытучылары Гөлзифа Роберт кызы Нуриева, сыйныф җитәкчесе Инзилә Дөбәрис кызы Кирамова, ата-аналар исеменнән Миләүшә Габдуллина һәм укучылар исеменнән Алия Галиева чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Тугызынчыларның йөзләрендә шатлыклы елмаю булса да, күзләрендә сагыш сизелә. Әлбәттә, 9 ел буе бергә укыган дусларыңнан, 9 ел буе һәркөн таптаган сукмагыңнан, үзеңә белем һәм тәрбия биргән укытучылардан аерылу җиңелләрдән түгел. Алда нинди тормыш көтә? Аның төрле якларга киткән сукмакларында адашмыйча, укуларын дәвам итеп, күңелләре үз иткән һөнәрне сайлап, тормышта үз-үзләрен тапсалар иде. Киләчәктә кайда гына яшәсәләр дә, кем генә булып эшләсәләр дә, чын кешеләр булып калсыннар иде.Тантаналы чарада онытылмас мизгелләр күп булды. Әмма барыннан да бигрәк укучылар озак көттергән, авыр сынаулар аша алынган аттестатларын кулларына алган көнне онытмасыннар иде.
День, которого так ждали ученики 9 класса, наконец, настал. В Бугадинской школе состоялось торжественное вручение аттестатов. Нельзя оторвать глаз от главных виновников торжества - красиво одетых девушек и гордых парней, готовых защищать страну. Поздравительную часть праздника открыл директор школы Васил Максутович Салихов. - Сегодня мы собрались на мероприятие, и радостное, и грустное. Вы отличились своими устремлениями, стараниями в учебе и подтвердили это при сдаче экзаменов. От всей души поздравляю Вас, желаю успехов в дальнейшем. Большое спасибо родителям, которые приложили огромные усилия для того, чтобы сделать своих детей людьми, учителям за то, что они дали детям знания, помогли в воспитании,-сказал Васил Максутович. Далее с приветственными словами выступили первая учительница Гульзифа Робертовна Нуриева, классный руководитель Инзиля Дубарисовна Кирамова, от имени родителей Миляуша Габдуллина и от имени учеников Алия Галиева. На лицах девятиклассников радостная улыбка, но в глазах чувствуется грусть. Конечно, нелегко расстаться с друзьями, с которыми ты учился 9 лет, с учителями, которые давали тебе образование и воспитание. Какая будет жизнь впереди? Хотелось бы, чтобы они нашли себя в жизни, продолжая учебу, выбирая профессию, которую им по душе. Пусть они останутся настоящими людьми, где бы они ни жили и кем бы ни работали в будущем. На торжественном мероприятии было много незабываемых моментов. Но больше всего хотелось бы, чтобы ученики не забыли тот день, когда они получили на руки аттестаты, полученные в результате долгожданного, тяжелого испытания.
К списку новостей