Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Бакчабызда көзге эшләр/ Осенние работы в саду. 19.09.2026

Бөтен җирне сарылыкка күмеп, табигатькә алтын көз килде. Көннәр салкыная һәм кыскара башладылар. Әле күптән түгел генә ямь-яшел булып утырган агачлар сары яфракларын моңсу гына җиргә коялар. Бу көннәрдә мәктәбебез бакчасында эш кайный. Суган, сарымсак уңышларын җыеп алып, кышка сакларга урнаштырган идек инде. Яшелчәләрдән бушаган урыннарны, чүп үләннәреннән арындырып, китмәнләп, язга әзерләп куйдык. Кишер, чөгендер үз вакытларын көтеп, сабыр гына көзге кояшта кызыналар. Тиздән аларны җыеп алыр вакыт җитә. Шулай ук җиләк-җимеш агачларын да кышка әзерлибез. Мәктәбебез тирә – ягын коелган яфраклардан арындыру чистарту буенча да эш бара.
Засыпав всю землю желтым цветом, в природу пришла золотая осень. Дни стали холоднее и короче. Деревья, которые еще совсем недавно были зелеными, грустно опадают желтыми листьями. В эти дни в нашем школьном саду кипит работа. Мы уже собрали урожай лука, чеснока и поставили их на зимнее хранение. Освободившиеся от овощей места очистили от сорняков и заготовили на весну. Морковь и свекла терпеливо греются на осеннем солнце, ожидая своего часа. Скоро наступит время их собирать. Также готовим к зиме плодовые деревья. Ведется работа по очистке территории школы от опавших листьев.
-
Кырлайга эшлекле сәяхәт/ Деловая поездка в Кырлай. 17.09.2026

Татар теле һәм әдәбият укытучыларының Кырлайга оештырылган сәфәре һәркемнең күңелендә якты бер хатирә булып уелып калгандыр. “Анда алган тәэсирләрне сөйләп, язып аңлата торган түгел. Аны үзеңә барып күрү кирәк.”-ди тәэсирләрен уртаклашып мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кирамова И. Д. Шагыйрь эзләре калган сукмак Кырлай авылында әле дә саклана сыман. Биредә һәрнәрсә гүя Тукайны юксына, аны сагына. Яңартудан соң музей пространствосы заманчага әйләнгән. Хәзер музей, шагыйрь тормышын эзлекле рәвештә чагылдыра. «Апушның балачагы» залы: яктылык драматургиясе, проекцияләр ярдәмендә туган авылы Кушлавычның атмосферасы тудырылган. Килүчеләр Тукайның автобиографиясеннән өзекләр укыган тавышын ишетәләр. Бу искиткеч. Сәяхәт Г. Камал театрында К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакелен карау белән төгәлләнде.
Поездка учителей татарского языка и литературы в Кырлай запомнилась каждому. "Впечатления, полученные в нем, не описываются. Его нужно увидеть самому,"- делится впечатлениями учитель татарского языка и литературы нашей школы Кирамова И. Д. Кажется, что тропинка, на которой остались следы поэта, до сих пор сохранилась в деревне Кырлай. Здесь все словно тоскуют по Тукаю. После реконструкции музейное пространство стало современным. Ныне музей последовательно отражает жизнь поэта. “Зал детство Апуша": с помощью световой драматургии, иммерсивного звука и проекций воссоздается атмосфера родной деревни Кушлавыч. Посетители слышат голос Г.Тукая, читающий фрагменты его автобиографии. Это потрясающе. Завершилось путешествие просмотром спектакля” Голубая шаль " К. Тинчурина в театре Г. Камала.
-
Ата-аналар җыелышы/ Общешкольное родительское собрание. 11.09.2026

10 сентябрь көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә, гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы тыгыз элемтә, балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды. Җыелышта балигъ булмаганнар эшләре һәм иҗтимагый тәртип секторының әйдәп баручы белгече Муллаяров А. Т., балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Хасанова И. К. катнашып, чыгыш ясадылар. Аеруча, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклегенә басым ясадылар. Авыл фельдшеры Гильфанова С. В. яшүсмерләрнең күчеш яше үзенчәлекләре, шулай ук бу чорда организмда барган үзгәрешләр турында сөйләде. Балалар белән аңлашу юлларын өйрәтте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кирамова И. Д. ата-аналарның игътибарын хокук бозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтте, әлеге проблема буенча мәктәпнең эшен күрсәтте, яшүсмерләрнең үз-үзен тотышындагы тайпылышлар турында сөйләде. Мәктәп директоры Салихов В. М.чыгыш ясап: “Профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга яшүсмерләр арасында булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итү”.- диде. Җыелыш бик эшлекле узды.
10 сентября в Бугадинской ООШ состоялось родительское собрание. В ходе собрания были рассмотрены вопросы школы и семьи, тесной связи между родителями и детьми в семье, безопасности детей. На собрании выступили ведущий специалист сектора по делам несовершеннолетних и общественного порядка Муллаяров А. Т., инспектор по делам несовершеннолетних Хасанова И. К. Особое внимание было уделено предупреждению дорожно-транспортных происшествий и соблюдению правил дорожного движения, использованию светоотражающих элементов. Сельский фельдшер Гильфанова С. В. рассказала об особенностях переходного возраста подростков, а также об изменениях, происходящих в организме в этот период. Заместитель директора по воспитательной работе Кирамова И. Д.. акцентировал внимание родителей на роли семьи в профилактике правонарушений, показал работу школы по данной проблеме, рассказала об изменениях в поведении подростков. Выступая перед родителями, директор школы Салихов В. М., отметил: ”Один из важнейших моментов профилактики - информирование родителей о проблемах и возможных опасностях, которые существуют в подростковой среде, а главное, о мерах по их предотвращению". Собрание прошло очень деятельно.
-
«Әкият илендә кунакта»/ “В гостях у сказочной страны" 09.09.2026

8 сентябрьдә Татарстанда «Әкият көне» республика акциясе уздырылды. Бу чара Россия халыклары телләре көненә багышланган иде. Акцияга кушылып, мәктзбебездә дә гаҗәеп, тылсымлы бер көн — Әкият көне узды. Балалар әкиятләрне кычкырып укыдылар, рәсемнәр буенча әкият геройларын таныдылар. Әкият көне балаларга күңел ачу гына түгел, дуслык, ярдәмчеллек һәм игелеклелек кебек сыйфатларның мөһимлеген дә тагын бер кат искә төшерде. Балалар әкият дөньясы аша яхшылыкның һәрвакыт явызлыкны җиңүенә тагын бер кат инандылар.
8 сентября в Татарстане прошла республиканская акция «День сказки». Это мероприятие было приурочено к Всероссийскому дню языков народов Российской Федерации. Присоединяясь к акции, в нашей школе прошел замечательный, волшебный день — день Сказки. Дети прочитали вслух сказки, по рисункам узнавали сказочных героев. Через сказочный мир дети еще раз убедились в том, что добро всегда побеждает зло.
-
Тел-халыкның тере җаны/ Язык- живая душа народа 09.09.2026

8 сентябрь көнне Россия халыклары телләре көне һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында мәктәбебездә «Тел - халыкның тере» дигән интеллектуаль викторина үткәрелде. Балалар Россиядә телләрнең тарихы һәм уникаль үзенчәлекләре турында белделәр. Викторинада катнашучылар катлаулы лингвистик табышмакларны чишеп, биремнәрне үтәделәр. Чара җанлы кызык узды. Балаларга күпмилләтле илебез халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүнең мөһимлеген тагын бер кат искәрттек.
8 сентября в рамках Дня языков народов России и в рамках Года единства народов России, в нашей школе провели интеллектуальную викторину «Язык- живая душа народа». Ребята узнали об истории и уникальных особенностях языков, на которых говорят жители России. Участники викторины справились с заданиями, разгадав сложные лингвистические загадки. Мероприятие прошло в атмосфере живого интереса. Еще раз напомнили детям о важности изучения культуры и традиций народов нашей многонациональной страны.
-
«Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты/ Всероссийский диктант «Россия — дом народов» 08.09.2026

2026 елның 8 сентябрендә безнең мәктәп укучылары масштаблы акциягә — «Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктантына кушылды. Диктант Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланган. «Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты текстының авторы — Рәсүл Гамзатов- ХХ гасырның олуг әдибе, Дагстанның халык шагыйре. Безнең укучылар диктантта катнашуга зур кызыксыну һәм җаваплылык белән карадылар. Алар өчен бу грамоталылыкны тикшерү генә түгел, ә үзеңне зур һәм дус халыкның бер өлеше итеп тою мөмкинлеге дә иде. Мондый акцияләрдә катнашу укучыларга туган телләренең һәм башка халыкларның телләренең кыйммәтен яхшырак аңларга ярдәм итә.
8 сентября 2026 года ученики нашей школы присоединилась к масштабной просветительской акции — Всероссийскому диктанту «Россия дом народов». Диктант приурочен ко Дню языков народов Российской Федерации. Автором текста Всероссийского диктанта «Россия — дом народов» является Расул Гамзатов — выдающийся аварский поэт, чьё творчество стало символом Дагестана и многонациональной советской литературы. Наши ребята с большим интересом и ответственностью подошли к участию в диктанте. Для них это не просто проверка грамотности, а возможность почувствовать себя частью большого и дружного народа. Участие в таких акциях помогает школьникам лучше понять ценность родного языка и языков других народов.
-
Куркынычсыз интернет/ Безопасный интернет 07.09.2026

7 сентябрь көнне безнең мәктәптә, балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында, кибер куркынычсызлыкка багышланган мавыктыргыч класс сәгате узды. Укучылар интернетта шәхси мәгълүматны саклауның мөһим аспектлары турында фикер алыштылар һәм цифрлы дөньяда очрашырга мөмкин булган төрле куркынычлар турында белделәр. Әңгәмәне киберкуркынычсызлыкның нәрсә булуыннан һәм ни өчен ул безнең заманда бик мөһим булуыннан башладык. Укытучы вируслар, мошенниклык кебек кибер янауларның киң таралган төрләре турында сөйләде. Балалар катлаулы парольләрне ничек кулланырга һәм аларны даими рәвештә алыштырырга кирәклеген, шулай ук үз аккаунтларын ничек сакларга кирәклеген белделәр. Класс сәгате азагында укучылар үзләренең, интернетның җаваплы кулланучылары булуларын белделәр. Алган белемнәрне дуслар һәм туганнар белән уртаклашуның мөһимлеге турында фикер алыштылар.
7 сентября в нашей школе, в рамках месячника безопасности детей, прошел увлекательный классный час, посвященный кибербезопасности. Обучающиеся обсудили важные аспекты защиты личной информации в интернете и узнали о различных угрозах, с которыми можно столкнуться в цифровом мире. Начали беседу с того, что такое кибербезопасность и почему она так важна в наше время. Учитель рассказал о распространенных видах кибер угроз, таких как вирусы, мошенничество. Ребята узнали, как важно использовать сложные пароли и регулярно их менять, а также о том, как защитить свои аккаунты. В конце классного часа обсудили, как важно быть ответственными пользователями интернета и делиться полученными знаниями с друзьями и родными.
-
Куркынычсызлык айлыгы: балалар турында кайгырту-безнең уртак эшебез./ Месячник безопасности: забота о детях - наше общее дело 04.09.2026

18 августтан 18 сентябрьгә кадәр районыбызның барлык мәктәпләрендә һәм балалар учреждениеләрендә профилактик акция – куркынычсызлык айлыгы старт алды. Аның төп бурычы-үсеп килүче буынны теләсә нинди куркыныч янаганда да үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү, шулай ук ата-аналарда һәм укытучыларда балалар иминлеген тәэмин итүдә уртак алымнар булдыру. Аның программасында-бик күп мәгърифәтчелек чаралары. Укучылар өчен укыту роликлары, инструктажлар, кино күрсәтүләр, күргәзмәләр, конкурслар, викториналар һәм тематик «бишминутлыклар» үткәрәчәкбез. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә, янгынга каршы грамоталылыкка, интернетта куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм террорчылык актлары барлыкка килү куркынычы булганда гамәлләр алгоритмына аерым игътибар бирәбез. Педагогик состав белән, шулай ук ата-аналар белән гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү алгоритмнары буенча өстәмә дәресләр үткәрәбез.
С 18 августа по 18 сентября во всех школах и детских учреждениях нашего района стартовала профилактическая акция – Месячник безопасности. Ее главная задача – обучить подрастающее поколение правильному поведению при любых угрозах, а также выработать у родителей и учителей общие подходы к обеспечению детской безопасности. В его программе – множество просветительских мероприятий. Для школьников проведем тематические «пятиминутки» с обучающими роликами, лекции, инструктажи, кинопоказы, выставки, конкурсы, викторины. Особое внимание уделяем ПДД, пожарной грамотности, защите в интернете и алгоритму действий при террористической опасности. Проведем дополнительных занятий с педагогическим составом, а также родителями по алгоритмам действий при ЧС.
-
Белем бәйрәме/ День знаний. 04.09.2026

Сагынып һәм сагындырып көткән мәктәбебездә бүген Яңа уку елы - Белем бәйрәме. Бәйрәмчә киенгән укытучылар, шат йөзле укучылар, ата-аналар, кунаклар тантаналы линейкага җыйналды. Тантаналы линейка Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Бүгенге чарада мәктәбебез директоры Васил Салихов, Богады авыл җирлеге башлыгы Рания Ахметова, ветеран укытучы Глүс Газизов бәйрәм белән котлап үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, уңышар теләделәр. Укучылар Белем бәйрәменә багышлап җырлы, нәфис сүзләр белән өретелгән бик матур тамаша әзерләгән иделәр. Шатлыклы мизгелләр укучыларның мөгаллимнәренә, кунак булып килгән ветеран укытучыларга чәчәк гөлләмәләре тапшыруы белән тагы да күркәмләнде. Хәерле сәгатьтә! Уку елы уңышларга, шатлыкларга бай булсын.
В нашей школе сегодня новый учебный год - праздник знаний. На торжественную линейку собрались одетые в праздничные костюмы учителя, радостные ученики, родители, гости. Торжественная линейка началась с исполнения гимнов России и Татарстана. На сегодняшнем мероприятии директор школы Васил Салихов, глава Бугадинского сельского поселения Рания Ахметова, учитель-ветеран Глус Газизов поздравили с праздником, пожелали успехов. К празднику знаний учащиеся подготовили красочное представление, наполненное песнями и художественными словами. Радостные моменты еще больше усилились вручением учениками букетов цветов учителям, гостям-ветеранам. Добрый час! Пусть учебный год будет наполнен успехами и радостями.
-
Бөтенроссия куркынычсызлык ачык дәресе/ Всероссийский открытый урок культуры безопасности. 03.09.2026

2026 елның 3 сентябрендә безнең мәктәптә куркынычсызлык культурасын формалаштыру буенча чара — Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресе узды. Ачык дәрестә 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Чараның максаты: мәктәп укучыларының төрле куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча практик күнекмәләрне үстерү булды. Дәрес барышында көнкүрештә, урамда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре мәсьәләләре каралды: табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр (янгыннар, су басулар, җир тетрәүләр) килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы. Янгын куркынычы килеп чыкканда хезмәткәрләрнең һәм укучыларның гамәлләре эшләнде. Шулай ук гражданнар оборонасы нигезләре һәм заманча куркынычлардан саклану ысуллары, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре каралды. Чара күрсәтмә материаллар кулланып узды. Укучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, югары дәрәҗәдә әзерлекләрен күрсәттеләр.
3 сентября 2026 года в нашей школе состоялось мероприятие по формированию культуры безопасности — Всероссийский открытый урок по основам безопасности жизнедеятельности. В открытом уроке приняли участие обучающиеся 9-х классов. Целью мероприятия стало не только углубление знаний школьников о правилах поведения в различных опасных ситуациях, но и развитие практических навыков по обеспечению личной безопасности и оказанию первой помощи. В ходе урока были рассмотрены актуальные вопросы: правила безопасного поведения в быту, на улице и в общественных местах. Алгоритм действий при возникновении чрезвычайных ситуаций природного и техногенного характера (пожары, наводнения, землетрясения). Были отработаны действия сотрудников и учащихся при возникновении пожарной опасности. Были рассмотрены основы гражданской обороны и способы защиты от современных угроз. Правила оказания первой помощи пострадавшим. Мероприятие прошло с использованием наглядных материалов. Учащиеся активно задавали вопросы и делились своими знаниями, демонстрируя высокий уровень подготовки и осознанности в вопросах безопасности.













