Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Татар кызы -2025 бәйгесе/ Конкурс "Татар кызы -2025" 19.04.2025

«Татар кызы» — матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесе. Төп максаты — татар кызларының күркәм сыйфатларын һәм осталыгын күрсәтү, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү. Әлеге бәйге районыбыз мәктәпләре арасында 14 апрель көнне узып, мәктәбебез данын Әдилә Арсланова яклады. Әдилә 3 урынга лаек дип табылып, мәктәбебезгә җиңү алып кайтты. Җитәкчесе Инзилә Кирамова. Котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр телибез!
Конкурс "Татар кызы -2025" – это конкурс красоты, таланта и национальных традиций. Основная цель-демонстрация лучших качеств и мастерства татарских девушек, сохранение и развитие традиций, языка, культуры татарского народа. Конкурс среди школ района прошел 14 апреля, и честь нашей школы защищала Адиля Арсланова. Адиля заняла 3 место и принесла победу своей школе. Руководитель Инзиля Кирамова. Поздравляем! Желаем дальнейших побед!
-
“Мин - Мастер" / "Я - мастер" 14.04.2025

Укучыларыбыз 6 класстан Шулбаева Ләйсән, Арсланов Рузәл, 7 класстан Галиева Ралина, Сабиров Искәндәр Районкүләм узган “Мин - Мастер” бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Котлыйбыз.
Наши ученики с 6 класса Шулбаева Ляйсан, Арсланов Рузаль, с 7 класса Галиева Ралина, Сабиров Искандер успешно выступили в районном конкурсе “Я - Мастер”. Поздравляем.
-
Балаларга сугыш турында укыйбыз/ Читаем детям о войне. 11.04.2025

«Ватанны саклаучылар» елы кысаларында китапханәдә, язучы – фронтовик А.Митяев әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Укучыларга А.Митяевның «Бабай ордены»хикәясе бик ошады. Балалар үзе күп кенә сугышларда катнашкан, яраланган һәм контузияләнгән, үз теләге белән фронтка киткән язучының иҗаты белән таныштылар. «Бабай ордены» хикәясен укыганнан соң, ни өчен төп геройга орден өчен оят булды, ни өчен ул аны бабайга кире бирде, ни өчен мактанырга ярамый дигән сораулар буенча фикер алышу булды. Балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм хәрби бүләкләрнең аерым казанышлар өчен бирелүен һәм аларга лаек булырга кирәклеген аңладылар.
В рамках года «Защитника Отечества», прошли громкие чтения произведений писателя – фронтовика А. Митяева. Вместе с детьми был прочитан рассказ А. Митяева «Дедушкин орден». Ребята познакомились с творчеством писателя, который сам сражался на многих фронтах, участвовал во многих сражениях, был ранен и контужен, уйдя добровольцем на фронт. После прочтения рассказа «Дедушкин орден», прошло обсуждение: почему главному герою рассказа стало стыдно за орден, почему он отдал его обратно дедушке, почему нельзя хвастаться незаслуженной наградой. Ребята поделились своими впечатлениями и поняли, что боевые награды вручаются за особые заслуги и их надо заслужить.
-
Музейларда тарих чагыла/ В музеях отражена история. 04.04.2025

Авылыбыз бик борынгы. Аның үткәне, тарихы бар. Халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларын саклап, буыннан- буынга тапшыруда музейлар зур роль уйныйлар. Без укучылар белән мәктәптә урнашкан туган як музеенда булдык. Музейда материаллар тематикасы буенча төркемләп экспозицияләргә тупланган: 1.Туган авыл тарихы. 2. Мәктәп тарихы. 3.Колхоз тарихы. 4.Бөек Ватан сугышы чоры. 5.Хезмәт һәм сугыш кораллары. Укучыларыбыз халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар белән таныштылар.
Наша деревня очень древняя. У него есть прошлое, история. Музеи играют большую роль в сохранении и передаче из поколения в поколение исторических источников, национальных традиций нашего народа. Мы с учениками посетили краеведческий музей, расположенный в школе. Материалы в музее сгруппированы в групповые экспозиции по тематике: 1. История родного села. 2. История школы. 3.История колхоза. 4. Период Великой Отечественной войны. 5. Орудия труда и войны. Учащиеся ознакомились с экспонатами, касающимися истории, духовных достижений, национальных особенностей, обычаев, быта нашего народа.
-
Укучыларыбыз фәнни-эзләнүдә/ В научно-исследовательской работе 25.03.2025

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары төрле конкурсларда, фәнни- гамәли конференцияләрдә бик теләп катнашалар. 24 март көнне башлангыч сыйныф укучылары Нәбиуллина Алчәчәк Һәм Шәйхеразиева Зилия Сарман урта мәктәбендә үткәрелгән башлангыч мәктәп укучыларының “Беренче адымнар” I районара фәнни-гамәли конференциясендә катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Нәбиуллина А.-призер, Шәйхеразиева З.- лауреат булды. Укытучылары Нуриева Г.Р., Галләмова Г.М. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларын уңышлары белән котлыйбыз.
Учащиеся Бугадинской ООШ с интересом участвуют в различных конкурсах и научно-практических конференциях. 24 марта учащиеся начальных классов Набиуллина Алчачак и Шайхиразиева Зилия успешно выступили на I межрайонной научно-практической конференции учащихся начальной школы “Первые шаги”, которая прошла в Сармановской средней школе. Набиуллина А. стала призером, Шайхиразиева З. - лауреатом. Учителя Нуриева Г. Р., Галлямова Г. М. Поздравляем учащихся и подготовивших их учителей с успехами.
-
Мәгариф учреждениеләрендәге хокук бозуларны профилактикалау буенча киңәшмә./ Семинар по профилактике правонарушений в образовательных учреждениях Татарстана 24.03.2025

20 март көнне «Әкият» балалар үзәге базасында «Мәгариф учреждениеләрендә хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру» темасына семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллина катнашты. Семинар-киңәшмәне үткәрүнең максаты: балигъ булмаган гражданнарның һәм аларның ата-аналарының хокук бозуларның хокукый аспектлары турында мәгълүмат дәрәҗәсен арттыру, шулай ук белем бирү процессында катнашучыларның барысы өчен дә имин белем бирү мохите булдыру иде. Чарада районыбызның 7 гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе катнашты. Алар арасында безнең мәктәп директоры Салихов Васил Максутович та бар. Очрашу барышында балигъ булмаганнарның мошенниклык схемаларында катнашуының нинди нәтиҗәләргә китерүе, шулай ук наркомания проблемаларына кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды. Мәгариф учреждениеләрендә укучылар арасында профилактика эшен көчәйтүгә аерым игътибар бирелде.
20 марта на базе детского центра «Экият» прошёл семинар-совещание на тему: «Организация работы по профилактике правонарушений и безнадзорности в образовательном учреждении». В нем принял участие министра образования и науки Республики Татарстан Ильсура Хадиуллина. Целью проведения семинара-совещания было повышение уровня информированности несовершеннолетних граждан и их родителей о правовых аспектах правонарушений, а также создание безопасной образовательной среды для всех участников образовательного процесса. В мероприятии приняли участие 7 руководителей общеобразовательных организаций нашего района. Среди них директор нашей школы Салихов Васил Максутович. В ходе встречи были обсуждены важные вопросы, касающиеся правовых последствий участия несовершеннолетних в мошеннических схемах, а также проблемы наркомании. Особое внимание было уделено усилению профилактической работы среди учащихся образовательных учреждений.
-
"Россия Династиясе" бәйгесе/ Конкурс "Династия России". 21.03.2025

20 март көнне Казан шәһәренең 139 гимназия базасында Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылган XVI регионара "Россия Династиясе" бәйгесенең йомгаклау этабы узды. 16 тапкыр уздырылучы бу бәйгедә Татарстан район-шәһәрләреннән, Россия регионнары - Чувашия, Удмуртия, Башкортстаннан, Саха-Якутиядән, Хабаровск өлкәсеннән, Кытайдан да укучылар катнашучы - барлыгы 260 эш килгән. Җиңүчеләрне тәбрикләргә чарага күп мәртәбәле кунаклар килгән. Богады төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 класс укучысы Хисамов Сэйдэш ( укытучысы Фаттахова Л. Д.), 4 класс укучысы Шайхразиева Зилия ( укытучысы Галлямова Г.М.) иҗади проектлары белән катнашып, Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Сәйдәш узенең нәселенең шәҗәрәсен өйрәнеп, Ватанны саклаучы буыннарын барлап, Бабасынын бабасы - Бөек Ватан сугышы ветераны Хөсәенов Тимер ага, бабасы Хәрби Диңгез флотында хезмәт куйган Риф Хөсәенов, абыйсы - бүгенге көндә хәрби оперциядә илебез тынычлыгын саклаучы Хисамов Рөстәм турында "Ватан сакчысы" проектын тәкьдим итте. Зилиянең дэ районыбыз данлыклы көрәшче уллары Анваровлар нәселе турында проекты уңышлы дип табылды. Киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!
20 марта на базе 139 гимназии г. Казани состоялся заключительный этап XVI межрегионального конкурса "Династия России". В конкурсе, который проводится 16 раз, принимали участие не только школьники из районов Татарстана, регионов России-Чувашии, Удмуртии, Башкортостана, Саха - Якутии, Хабаровского края, Китая – всего 260 работ. Поздравить победителей пришли почетные гости. Ученик 8 класса Бугадинской ООШ Хисамов Сайдаш ( учитель Фаттахова Л. Д.) и ученица 4 класса Шайхразиева Зилия ( учитель Галлямова Г. М.) приняли участие своими творческими проектами и были награждены Почетными грамотами. Желаем новых успехов и в дальнейшем!
-
«Кошларның гаҗәеп дөньясы»/ «Удивительный мир птиц» 20.03.2025

19 март көнне безнең Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Кошларның гаҗәеп дөньясы»дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Бу бәйрәмнең максаты-табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле турындагы белемнәрне тулыландыру. Алдан ук “Иң яхшы газетага”, “Иң яхшы” рәсемгә конкурс игълан ителгән иде. Чарада катнашучылар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. Төрле уеннар, конкурслар оештырылды, табышмаклар әйтелде, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәтелде. Бәйрәмдә кошлар турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Кичә файдалы һәм күңелле узды. Аны мәктәбебезнең химия, биология укытучысы Илүзә Харисова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлзифа Нуриевалар оештырды.
19 марта в МБОУ «Бугадинская ООШ» прошел литературно-музыкальный вечер "Удивительный мир птиц". Цель этого праздника: пополнение знаний о роли птиц в природе и жизни человека. Заранее был объявлен конкурс на” Лучшую газету“, на” Лучший рисунок”. Участники мероприятия узнали об истории праздника, о пользе птиц, их роли в природе и жизни человека. Были организованы различные игры, конкурсы, загадки, инсценировки. На празднике звучали песни и стихи о птицах. Вечер прошел с пользой и весело. Его организовали учитель химии, биологии Илюза Харисова, учитель начальных классов Гульзифа Нуриева.
-
Һөнәри дебют/ Профессиональный дебют 13.03.2025

12 нче март көнне Актаныш технология техникумы базасында "Киләчәккә адым" фестивале кысаларында узган "Һөнәри дебют" конкурсында 8 нче сыйныф укучылары Гиндуллина Алия "Пешекче эше", Сабирова Дилбәр "Бухгалтер исәбе", Закиров Риназ «Төзүче эше» компетенциясендә, 9 нчы сыйныф укучылары Шулбаев Айрат «Эретеп – ябыштыру эшләре», Сафиуллин Данис «Электромонтер» компетенциясендә катнаштылар. Уңышлар телибез!
12 марта на базе ГАПОУ "Актанышский технологический техникума" в рамках фестиваля "Шаг в будущее" состоялся конкурс "Профессиональный дебют", в котором приняли участие учащиеся 8 – х классов Гиндуллина Алия по компетенции "Поварское дело", Сабирова Дильбар по компетенции "Бухгалтерский учет", Закиров Риназ по компетенции «Строительное дело», 9-х классов Шулбаев Айрат по специальности «Сварочное дело», Сафиуллин Данис по специальности «Электромонтер». Желаем удачи!
-
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашу узды/ Прошла встреча учеников с сотрудниками правоохранительных органов 12.03.2025

11 март көнне мәктәбебезнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашуга, балигъ булмаганнар беән эшләү һәм җәмәгать тәртибе буенча әйдәп баручы инспектор А. Т. Муллаяров һәм Актаныш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге бүлеге өлкән инспекторы И. К. Хәсәнова килделәр. Хокук саклау органнары вәкилләре балаларга 14 яшьтән башлана торган җинаять һәм административ җаваплылык турында сөйләделәр. Интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тотуга да аерым игътибар бирделәр. Шулай ук алар компьютер уеннарының һәрвакытта да куркынычсыз була алмавын искәрттеләр. Экранның теге ягында мошенниклар яки җинаятьчеләр булырга мөмкин. Укучыларга Интернет челтәрендә игътибарлылык сакларга кирәклеген искәрттеләр. Балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләргә төнлә урамда үзләре генә йөрү тыелуын да искә төшерделәр.
11 марта в нашу школу пришли на встречу старшеклассниками ведущий инспектор по делам несовершеннолетних и общественного порядка Муллаяров А. Т. и старший инспектор пдн Отдела МВД России по Актанышскому району старший лейтенант Хасановой И. К. Представители правоохранительных органов рассказали ребятам об уголовной и административной ответственности, которая наступает с 14 лет. Особое внимание уделили и безопасному поведению в интернете. Также они напомнили и о том, что не всегда компьютерные игры могут быть безопасными. По ту сторону экрана могут находиться мошенники или преступники. Напомнили обучающимся о необходимости соблюдения осторожности, внимательности в сети Интернет, напомнили о соблюдении комендантского часа.













