Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"Яле әле, кызлар һәм аларның әниләре!»/ «А ну-ка, девушки и их мамы! 10.03.2025

Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне-8 Март килә. Бу көн безне кояш нурлары белән генә түгел, чәчәкләргә төренгән хатын-кыз елмаюлары белән дә иркәли һәм җылыта. Мәктәбебездә бу көнне, «Яле әле, кызлар һәм аларның әниләре!" дигән кызыклы һәм күңелле программа белән билгеләп үтәргә булдык. Конкурста кызлар һәм әниләр командалары катнашты. Чарада катнашучылар «Визитка», «Хуҗабикә» бәйгеләрендә көч сынаштылар, җырладылар, биеделәр, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Кызлар һәм әниләр артистлыклары, тапкырлыклары белән дә безне сөендерделәр, тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Сынау нәтиҗәләре буенча Әниләр командасы җиңде. Күңелле һәм шаян конкурслар беркемне дә битараф калдырмадылар. Залдагыларның барысы да уңай энергия алдылар һәм үткәргән көннән канәгать калдылар.
Вместе с весной к нам приходит замечательный праздник – Международный Женский день 8 Марта. Этот день согрет лучами солнца, женскими улыбками, украшенными россыпью цветов. В школе мы этот день решили отметить интересной и веселой программой «А ну-ка, девушки и их мамы!». В конкурсе приняли участие команды девочек и мам. Участницы мероприятия соревновались в различных конкурсах: «Визитка», «Хозяюшка», пели, танцевали, решали задачи. Девчонки стали и рукодельницами, знатными хозяйками, порадовали нас своим артистизмом, смекалкой, находчивостью, доставили немало удовольствия присутствующим, подняли всем настроение. По итогам испытаний конкурса мамы победили. Веселые и шуточные конкурсы праздника ни кого не оставили без отличного настроения. Все присутствующие в зале получили заряд бодрости, энергии и остались довольны проведенным днем.
-
Бөтенроссиякүләм куркынычсызлык дәресләре/ Всероссийский открытый урок культуры безопасности. 04.03.2025

Богады мәктәбенең 8-9 сыйныфларында Бөтенроссиякүләм куркынычсызлык дәресләре узды. Дәрес ике өлештән - теоретик һәм практик өлештән торды. Теоретик өлештә укучыларга гадәттән тыш хәлләргә әзерлекнең мөһимлеге турында сөйләделәр, янгын, табигый бәла-казалар, техноген катастрофалар, тыныч һәм сугыш чорындагы башка штаттан тыш хәлләр кебек кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә яный торган төрле куркыныч хәлләр турында фикер алыштылар. Укучылар мондый шартларда үзләрен ничек дөрес тотарга, нинди саклык чараларын үтәргә һәм ничек эш итәргә кирәклеген белделәр. Теләсә нинди гадәттән тыш хәлләрдә тиз хәрәкәт итәргә, паникага бирелмәскә, Үз тормышыңны һәм янәшәдәге кешеләрнең гомерен саклап калырга кирәклеген аңладылар. Янгын вакытында ничек эш итәргә икәнен искә төшерделәр. Дәреснең практик өлеше, химик тревога вакытында үзенә һәм зыян күрүчегә противогаз киюне, йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрүне, кан киткәндә ярдәм күрсәтүне үз эченә алды. Дәресне Анваров И. үткәрде. Бөтенроссия ачык дәресе укучыларның иминлек культурасы һәм гражданнар оборонасы турында белем дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм иткән файдалы һәм танып белү чарасы булды.
В Бугадинской школе в 8 – 9 классах прошли уроки по культуре безопасности, приуроченные к празднованию Всемирного Дня гражданской обороны. Урок состоял из двух частей - теоретической и практической. В теоретической части учащимся рассказали о важности готовности к чрезвычайным ситуациям, обсудили различные опасности, которые могут угрожать жизни и здоровью людей, такие как пожар, стихийные бедствия, техногенные катастрофы и другие нештатные ситуации мирного и военного времени. Ученики узнали о том, как правильно вести себя в таких обстоятельствах, какие меры предосторожности необходимо соблюдать и как действовать. Узнали, как важно быстро действовать в любых чрезвычайных обстоятельствах, не поддаваться панике, чтобы спасти свою жизнь и жизнь людей, оказавшихся рядом. Вспомнили, как действовать при пожаре. Практическая часть занятия включала: надевание противогаза себе и пострадавшему при химической тревоге, проведение сердечно-лёгочной реанимации, оказание помощи при кровотечении. Урок провел, учитель ОБЗР Анваров И. Всероссийский открытый урок стал, полезным и познавательным мероприятием, которое помогло повысить уровень знаний учеников о культуре безопасности и Гражданской обороне.
-
“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел”/«80 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» 03.03.2025

Мәктәбебезнең ”Туган як” музеенда тыл ветераннарына ”1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” медален тапшыру тантанасы узды. Чарада район Советының Аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов, Богады мәктәбе директоры Васил Салихов катнаштылар һәм ветераннарыбызның батырлыгына тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерделәр. Һәр ветеранга сугыш елларында күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре өчен җылы рәхмәт сүзләре җиткерелде. Богады мәктәбе укучылары, аларның сугыш елларында күрсәткән хезмәтләре белән горурлану хисләре белдерделәр, җырлар, биюләр һәм шигырьләр бүләк иттеләр.
В музее ”Туган як” нашей Бугадинской школы состоялась торжественная церемония вручения ветеранам тыла медали ”80 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.”. В мероприятии приняли участие руководитель Аппарата Совета района Ильшат Вахитов, директор Бугадинской школы Васил Салихов и выразили глубокое уважение и благодарность за подвиг наших ветеранов. Каждому ветерану были адресованы теплые слова благодарности за мужество и самоотверженность, проявленные в годы войны. Учащиеся Бугадинской школы, выразили гордость за их заслуги в годы войны, подарили им песни, танцы и стихи.
-
Ватанга хезмәт итәчәкбез!/ Будем Родине служить! 25.02.2025

2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. 23 февраль – безнең календарьда үзенчәлекле дата. Без Ватаныбыз сагында торучыларның батырлыгын һәм тугрылыгын рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән билгеләп үтәбез. 24 февраль көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе «Ватанга хезмәт итәбез!» исемле чара уздырды. Уен программасында ике команда – «Богады» һәм «Бро» катнаштылар. Алар исем, девиз, җырлары белән таныштырганнан соң, турникта тартылу, автомат сүтеп җыю, төз ату буенча ярыштылар. Шулай ук егетләр өчен кирәкле булган кадак кагу, бәрәңге әрчү, тизлек белән каршылыклар полосасын узу кебек ярышларда да сынатмадылар.Чара бик күңелле һәм актив узды. Ике команда да лаеклы һәм намуслы ярыштылар, үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр.
2025 год объявлен Годом Защитников Отечества. 23 февраля – особенная дата в нашем календаре. Мы с благодарностью и уважением отмечаем мужество и преданность тех, кто стоял и стоит на защите нашей Родины. 24 февраля в Бугадинской ООШ организовали и провели праздничное мероприятие «Будем Родине служить!».
В игровой программе приняли участие две команды – «Бугады» и «Бро». Команды мальчиков активно проявили себя на всех конкурсных этапах. После ознакомления с названием, девизом, песней они соревновались в перетягивании каната, разборке и сборке автомата. Не подвели ребята и в таких соревнованиях, как забивание гвоздей, чистка картофеля, преодоление полосы препятствий на скорости. Мероприятие прошло очень весело и активно. Обе команды состязались достойно и честно, показывали свои знания, смекалку, ловкость. -
Йолдызлык -2025/ Созвездие-2025 25.02.2025

24 февраль көнне Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге Мәдәният Сараенда “Йолдызлык-2025” фестиваленең район туры узды. Мәктәбебезнең нәни йолдызларына бу чарада катнашу, хәтта кемнәргәдер чыгыш ясау бәхете дә елмайды. Укытучыбыз Лениза Фәттахова җитәкчелегендә нәни йолдызлардан төзелгән бию ансамбле III Дәрәҗә Лауреат, вокал-соло номинациясендә Зәлия Сафина III Дәрәҗә Лауреат, Асылъяр Гиздатуллина II Дәрәҗә Лауреат, парлы бию осталары Әдилә Арсланова белән Искәндәр Нурлыев I Дәрәҗә Лауреат Дипломнарына ия булдылар. Балаарны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз. Шушы нәни генә җиңү астында әзерләүченең бик зур осталыгы, көче, эзләнүләре вакыты ята. Күпме репетицияләр.. Шул ук вакытта бала сәхнәгә аяк баскандаукытучының да баланың да дулкынланулары, борчулары...
24 февраля в Актаныше во Дворце культуры им.Альфии Авзаловой состоялся районный тур фестиваля “Йолдызлык-2025”. Маленьким звездам нашей школы посчастливилось принять участие в этом мероприятии и даже выступить. Ансамбль танца, состоявший из маленьких звезд под руководством нашего педагога Ленизы Фаттаховой, стал лауреатом III степени, в номинации вокал-соло лауреатом III степени стала Залия Сафина, лауреатом II степени-Асылъяр Гиздатуллина, лауреатами I степени-мастера парного танца Адиля Арсланова и Искандер Нурлыев. Поздравляем ребят и их учителей. Под этой маленькой победой лежит огромное мастерство, сила, время, поиски. Сколько репетиций... Какое волнение испытывает ребенок вместе со своим педагогом, выходя на сцену, знают только они сами.
-
Гаилә мәктәбе дәресләре/Уроки семейной школы. 22.02.2025

21 февраль көнне, мәктәбебез укучылары, Актаныш районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында эшләп килүче «Гаилә мәктәбе дәресләре»ндә катнаштык. Проект психологлар, дин әһелләре, табиблар катнашында узучы дәресләрдә укучыларга гаилә кыйммәтләре хакында бәян итү максатыннан үткәрелә. Өлкән сыйныф укучылары белән очрашуга өлкән психолог Фәймә Шәйгәрданова, районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, хәрби операциядән туган ягына чираттагы ялына кайткан солдат егет Ихтыяр Биктимиров килгән иделәр. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева алып барды. Гаилә мәктәбе дәресләрен тыңлаган укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
21 февраля, учащиеся Бугадинской школы приняли участие в «уроках семейной школы»при отделе ЗАГС Актанышского района. Проект призван рассказать учащимся о семейных ценностях на занятиях с участием психологов, религиозных деятелей, врачей. На встречу со старшеклассниками пришли старший психолог Фаима Шайгарданова, имам-мухтасиб района Руслан хазрат Муртазин, вернувшийся из военной операции в очередной отпуск солдат Ихтияр Биктимиров. Вела мероприятие начальник отдела ЗАГС Гульфина Мухамадеева. Ученикам, слушавшим уроки семейной школы, были вручены памятные подарки.
-
Авыр тормыш юлында сынатмаганнар/ Не подвели на трудном жизненном пути. 21.02.2025

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укчылары Иске Богады авылында гомер кичерүче Халидә апа Шәйхелисламова, Әнисә апа Мөхәмәтдиновалар белән очраштылар. Халык сугыш авырлыкларын, хәсрәтләрен җиңеп, бераз җиңел сулап яши башлагач, 1945-50 елларда туган балалар алар. Алар үскәндә тормыш михнәтләре эле бетмәгән була. Бигрәк тә күп балалы гаиләләргә кыенга туры килә. Аякка, өскә кияр киемнәре булмагач, бер-берсеннән калганны ямап, киеп үсә алар. Апалар икесе дә бөтен гомерләрен намуслы hәм фидакарь хезмәткә багышлыйлар. Озак еллар сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыгалар. Хезмәт сөючән, булдыклы бу апаларның тормыш юлы бик күпләр өчен үрнәк булырлык. Алар соңыннан балалар концерты карап сөенделэр. Очрашу бик җанлы узды.
Учащиеся начальных классов Бугадинской школы встретились с односельчанами Халида апа Шайхелисламовой, Аниса апа Мухаматдиновой. Это - дети 1945-50 гг. р. Они родились, когда народ, преодолевая трудности и горести войны, стал дышать с облегчением. Но, несмотря на это, когда они росли, жизненные невзгоды были еще не исчерпаны. Особенно тяжело приходился многодетным семьям. Они оба всю свою жизнь посвятили добросовестному и самоотверженному труду. Проработав долгие годы дояркой, вышли на заслуженный отдых. Старшие призывали учащихся усердно учиться и быть дисциплинированными, с удовольствием посмотрели концерт с участием учащихся. Мероприятие прошло оживленно и это является доказательством тому, что проведение таких встреч полезно и необходимо.
-
“Татарстан энҗесе”/” Жемчужина Татарстана”. 19.02.2025

Мәктәбебезнең 5 сыйныф укучысы Әдилә Арсланова, Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең “Шатлык” хореография ансамбле составында чыгыш ясап, VIII Халыкара “Татарстан энҗеләре” сәнгать фестиваль-конкурсында I дәрәҗә лауреат булып танылды. Коллективның җитәкчесе –Айзирәк Локманова. Афәрин Әдилә! Котлыйбыз!
Ученица 5 класса Бугадинской школы Адиля Арсланова, выступая в составе хореографического ансамбля “Шатлык”, Актанышской детской школы искусств, стала лауреатом I степени на VIII Международном фестивале-конкурсе искусств “Жемчужины Татарстана”. Руководитель коллектива-Айзирак Лукманова. Молодцы! Адиля! Поздравляем!
-
Ир-егетләр- илнең терәге/ Мужчины-опора страны 17.02.2025

Россиядә Ватанны саклаучылар көне дип аталган бәйрәм бар, ул 23 февральдә билгеләп үтелә. Бәйрәм гомуммилли характерга ия, аны бөтен халык белән билгеләп үтәләр. Шушы бәйрәм алдыннан безнең Богады мәктәбе укучылары район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация буенча ярдәмчесе Загретдинов Нәсим Әзхәм улы белән очрашты. Нәсим абый безгә армия тормышы турында сөйләп, “Армия хезмәте – гомерлек сабак. Әйе, башта солдат күңелен сагыну хисе өтәли. Әмма тиз арада яңа дуслар табып, яңа шартларга ияләшәсең, барысы да җайлана. Туган илебезне саклау – һәр ир-егетнең бурычы ул. Егетләребез хәрби күнекмәләргә ия булырга тиеш”,- диде. Батырлык һәм кыюлык турында, туган җирләре өчен батырларча көрәшкән, армиядә хезмәт иткән һәм хәрби хезмәткәрләр турында да бик күп мисаллар китерде. Очрашу бик җылы узды.
В России существует праздник под названием День защитника Отечества, который отмечается 23 февраля. Праздник имеет общенациональный характер, его отмечают всем народом. Накануне этого праздника учащиеся нашей Бугадинской школы встретились с помощником руководителя исполнительного комитета района по мобилизации Загретдиновым Насимом Азхамовичем. Насим Азхамович, рассказывая нам об армейской жизни, сказал: “армейская служба – это урок на всю жизнь. Да, поначалу у солдата было чувство тоски. Но быстро находишь новых друзей, привыкаешь к новым условиям, все налаживается. Защита Родины-это долг каждого мужчины. Наши ребята должны обладать боевыми навыками”. Он привел много примеров о мужестве и отваге, о тех, кто мужественно сражался за родную землю, служил в армии и был военнослужащим. Встреча прошла очень тепло.
-
Әфган җилләре/ Афганские ветры. 15.02.2025

15 нче февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылган көне. Шул уңайдан 14 нче февраль көнне Богады мәктәбе укучылары һәм аларның укытучылары өчен Әфганстан җирендә үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбыз белән очрашу үткәрелде. Алар үзләренең Әфган җирләрендә үткәргән көннәре, сугыш вакыйгалары турында сөйләделәр. Егетләребезне киләчәк 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар. Очрашу җанлы һәм дулкынландыргыч узды.
15 февраля-День вывода советских войск из Афганистана. В связи с этим 14 февраля для учащихся Бугадинской школы и их учителей была проведена встреча с земляками, выполнявшими свой интернациональный долг на афганской земле. Они рассказали о своих днях, проведенных на афганской земле, о событиях войны. Наших ребят поздравили с наступающим 23 февраля Днем Защитника Отечества. Ответили на интересующие вопросы учащихся. Затем состоялся концерт, подготовленный учащимися школы. Встреча прошла оживленно и волнительно.













