Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сезнең беләнг горурланабыз, Россия Геройлары!/ Гордимся Вами Герои России. 08.12.2025

9 декабрь көнне Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көн үз илен саклаганда гаять зур батырлык күрсәткәннәргә багышлана: Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларына. Аларның батырлыклары мәңгегә Россия тарихына язылган. Әлеге мөһим бәйрәм кысаларында безнең мәктәп педагоглары «Сезнең белән горурланабыз Россия Геройлары!»-исемле класс сәгате уздырды. Балаларга һәр чорда, еш кына үз тормышлары бәрабәренә, Ватанны батырларча сакларга, аның тарихына бәяләп бетергесез өлеш кертергә һәм батырлыклар кылырга әзер кешеләр барлыгы турында сөйләделәр.
9 декабря в России отмечается День Героев Отечества. Этот день посвящён тем, кто проявил высочайшее мужество и доблесть, защищая свою страну: Героям Советского Союза, Героям Российской Федерации, кавалерам ордена Святого Георгия и ордена Славы. Их подвиги навсегда вписаны в историю России. В рамках этого важного праздника педагоги нашей школы провели классный час «Гордимся Вами Герои России». Ребятам рассказали, что в каждую эпоху находятся люди, готовые отважно защищать Отечество, вносить неоценимый вклад в его историю и совершать подвиги, часто ценой собственной жизни.
-
Техникум үзенә дәшә/ Техникум приглашает к себе. 05.12.2025

Кеше һөнәр сайлаганда үзенең язмышын да сайлый. Укучы бала инде мәктәпне тәмамлаганчы ук үзенең нинди һөнәр сайлаячагын ачык күз алдына китерергә тиеш. Безнең Богады мәктәбендә моны яхшы аңлыйлар. һөнәри ориентациягә югары сыйныфларда зур әһәмият бирелергә тиеш икәнен белеп, 8-9 сыйныф укучыларының Актаныш технология техникумына экскурсиясе оештырылды. Укучылар моңа кадәр ишетеп кенә белгән техникумны үз күзләре белән күреп кенә калмады, аның мөмкинлекләре белән дә таныша алдылар. Өйрәтү остаханәләрендә булып, техникум тәкъдим иткән һөнәрләр белән таныштылар, үзләре дә заманча җиһазларда эшләп карадылар. Һөнәрләр бик күп. Иң мөһиме - алар арасыннан үзеңнекен сайлап алып, аңа тугры калу.
Выбирая профессию, человек выбирает и свою судьбу. Ученик уже до окончания школы должен четко представлять, какую профессию он выберет. В нашей Бугадинской школе это хорошо понимают. Зная, что профессиональная ориентация должна приобретать все большее значение уже в старших классах, была организована экскурсия учащихся 8-9 классов в Актанышский технологический техникум. Учащиеся смогли не только увидеть своими глазами техникум, о котором до этого знали только понаслышке, но и познакомиться с его возможностями. Посетив учебные мастерские, они познакомились с профессиями, предлагаемыми техникумом, и сами попробовали работать на современном оборудовании. Много профессий. Главное - выбрать среди них свою и оставаться ей верной.
-
Балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык/ Преемственность в деятельности детского сада и школы. 04.12.2025

Балалар бакчасыннан мәктәпкә күчү - һәр бала өчен дә катлаулы. Бу чор укытучылардан да, ата-аналардан да аерым игътибарын таләп итә, чөнки балаларга мәктәптә яңа таләпләр куела. Киләсе уку елында беренчеләрне мәктәпкә кабул итәчәк укытучы Миләүшә Мулланур кызы Ахмадуллина балалар белән мәктәптә очрашты. Беренчеләр үзләре укыячак класс белән, үзләре укыячак дәреслекләр белән таныштылар, парта артына утырып, дәрес тә тыңладылар. Мәктәпк чорының уңышы балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасындагы үзара хезмәттәшлекнең сыйфаты белән дә билгеләнә.
Переход из детского сада в школу - сложная задача для каждого ребенка. Этот период требует особого внимания как со стороны учителей, так и со стороны родителей, поскольку к детям в школе предъявляются новые требования. Учитель Миляуша Муллануровна Ахмадуллина, которая в следующем учебном году примет в школу первых учеников, встретилась с детьми в школе. Будущие первоклассники познакомились с классом, в котором они будут учиться, ознакомились с учебниками, которые они будут читать, сели за парты. Миляуша Муллануровна провела урок. Успех школьного периода определяется качеством взаимодействия между детскими садами и школами.
-
Мәңгелек дан һәйкәлләре/ Памятники вечной славы. 04.12.2025

2025 елда «Билгесез Солдат көне» 12 нче тапкыр билгеләп үтелде. Бу көнне балалар китапханәгә җыйналды. Чара барышында бәйрәмнең тарихы, үз Ватанын саклаган, исемнәре билгеле булмаган һәлак булган Россия һәм совет солдатларының хәрби батырлыклары турында тыңладылар. Мероприятие презентация белән барды. Балалар һәлак булган геройлар истәлегенә бөтен ил һәм дөнья буйлап куелган һәйкәлләр һәм мемориаллар турында белемнәрен ныгыттылар. Ахырда, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
В 2025 году» День Неизвестного Солдата " отмечался в 12-й раз. В этот день дети собрались в библиотеке. В ходе мероприятия ребята услышали об истории праздника, боевых подвигах российских и советских солдат, защищавших свою Родину, чьи имена неизвестны. Мероприятие сопровождалось презентацией. Ребята закрепили свои знания о памятниках и мемориалах, установленных по всей стране и по всему миру в память о павших героях. В конце были даны ответы на вопросы викторины.
-
Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез/ Каждое испытание дает шанс стать сильнее. 04.12.2025

3 декабрь бөтен дөньяда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне буларак билгеләп үтелә. Бармаклар тигез булмаган кебек, кеше язмышлары да төрле. Кемнәргәдер тормышта бар да җиңел һәм җайлы гына бирелә, икенче берәүләргә максатка ирешү өчен күп көч түгәргә туры килә. “Бөртекләп җыелган гомер” – исемле кичәдә шундый кешеләрнең язмышы белән очраштык. Авырлыклар алдында бөгелеп төшмәгән, ике аягын югалтса да тормышка мәхәббәтен югалтмаган, алдына максат куеп яшәүче Рөстәм Нәбиев, язучы Фәнис ага Яруллиннарның ихтыяр көченә сокландык. Тормыш нинди генә сынаулар куйса да югалып калмаска. Бирелгән вакытны юкка сарыф итмичә, үз юлыңны табып максатыңа шуышып булса да барырга кирәклегенә төшендек.
3 декабря во всем мире отмечается, как день сильных духом людей. Человеческие судьбы разные. Кому-то в жизни все дается легко и комфортно, кому-то приходится прилагать много усилий для достижения цели. С судьбой таких людей мы встретились на вечере” Жизнь, собранная по крупицам". Мы восхищались силой воли Рустема Набиева. Еще в молодости он пережил страшную трагедию, после которой большинство людей опустили бы руки. Потерял обе ноги, но не потерял любовь к жизни. Писателя Фаниса ага Яруллина, который не сгорбился перед трудностями. Мы поняли, что не надо тратить зря, отведенное время, нужно найти свой путь и хотя бы ползком идти к своей цели.
-
"Кулларыма каләм алам" 03.12.2025

2 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә узган "Кулларыма каләм алам" зонакүләм иҗади бәйгесендә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче класс укучысы Аскарова Азалия "Яшь шагыйрь " номинациясендә 1 нче урын, шул ук юнәлештә 4 нче класс укучысы Идрисова Әминә 2 нче урын, 8 класс укучысы Сафина Зәлия 3 урын яуладылар. Иҗат итүче укытучылар өчен оештырылган бәйгедә Вазетдинова Тәнзилә Мирфайда кызы "Иҗади мөгаллим" юнәлешендә 1 нче урынга лаек булды. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы, шагыйрь, Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин яшь иҗатчыларга киңәшләрен бирде, уңышлар теләде.
-
Әниләрне фәрештәләр диләр.../ «Мама - ангел на земле. 27.11.2025

Әнкәй... Әнкәйләребез, безне кадерләп үстергән, яшәргә көч биргән әниләребез дөньяда иң изге кешеләребез. Ананың “Ах” диюе дә рәнҗеш булып төшәр,- диләр. Богады мәктәбендә узган, әниләргә багышлап әзерләнгән кичәне балалар әниләр турындагы матур шигырьләр белән башлап җибәрделәр. ...Сәхнәдә каз өмәсе күренеше. Әниләр җырлый –җырлый каз каурые сыдыра. Шулук вакытта бәйрәмне оештыручы, алып баручы Лениза Динәвис кызы әзерләгән шаян, көлкеле сорауларга җаваплар да бирәләр. Каз өмәсенә килгән егетләр һәм кызлар канат та бәйләде, такмак та әйтеште. Каз мае белән майланган тәбикмәк белән дә сыйландылар. Әниләргә багышлап язылган сочинениеләрдән өзекләр дә укылды. Татар халкының гореф-гадәтләрен, уен-йолаларын үз эченә алган әлеге кичә бик эчтәлекле һәм тәрбияви булды.
Мама... Наши мамы, мамы, которые воспитали нас с любовью, дали нам силы жить, - самые добрые люди на свете. Вечер, прошедший в Бугадинской школе, посвященный мамам, дети начали с красивых стихов о мамах. На сцене: осенний татарский обряд каз өмәсе «Ощипывания гусей». Мамы поют, обрабатывают гусиные перья. В это же время организатор и ведущая праздника Лениза Динависовна задает веселые, смешные вопросы. Ребята и девушки, пришедшие на гусиный субботник, и крылышки связали, и частушки проговорили. Угощались также блинами, смазанными гусиным жиром. Были прочитаны отрывки из сочинений, посвященных матерям. Этот вечер, вобравший в себя традиции и обычаи татарского народа, был очень содержательным и познавательным.
-
Хокуклар һәм бурычлар илендә/ «В стране прав и обязанностей». 22.11.2025

Ел саен 20 ноябрьдә Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Ул балалар хокуклары буенча «БМОның бала хокуклары турында Конвенциясе»дигән беренче хокукый документ кабул итүгә багышлана. 21 ноябрь көнне мәктәбебездә «Хокуклар һәм бурычлар илендә» исемле танып-белү сәгате үткәрдек. Барлык балаларның да бертөрле хокуклары һәм шулук вакытта бурычлары булуы турында белдек. Тәкъдим ителгән тормыш ситуацияләре һәм проблемалы мәсьәләләр ярдәмендә балалар ял итү хокукын, үз-үзләрен белдерү һәм түләүсез белем алу хокукын санап чыктылар.
Ежегодно, 20 ноября отмечается Всемирный день ребенка, посвященный принятию первого правового документа по правам детей «Конвенция ООН о правах ребенка». 21 ноября провели познавательный час «В стране прав и обязанностей». Ребятам рассказали о том, что все дети имеют одинаковые права. С помощью предложенных жизненных ситуаций и проблемных вопросов, ребята перечислили права: право на отдых и досуг, право на самовыражение и получение бесплатного образования. Дети поняли, почему важно уважать друг друга и ценить свободу каждого ребёнка.
-
Остазлардан калган яктылык/ Свет, оставшийся от наставников. 21.11.2025

20 нчы октябрь конне Актанышның беренче санлы мәктәбендә, танылган педагогика ветераны, абруйлы шәхес Илгизәр Шәвәлиев исемендәге Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция оештырдылар. Ул "Остазлардан калган яктылык" исеме астында үтте. Илгизәр Фәтхел улы 17 ел беренче мәктәп директоры булып эшли. Мәктәпне беренче урынга чыгару өчен үзенең бөтен тырышлыгын куя. Мәктәбебезнең 8 нчы сыйныф укучысы Ралина Галиева якташыбыз бакчачы , агроном, педагог, икътисадчы, галим, язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче Фарсель Зыятдинов иҗатын өйрәнеп, “Фарсель Зыятдинов хикәяләренең тәрбияви роле” дигән фәнни тикшеренү эше белән катнашты, лауреат булды. Ралинаны һәм укытучысы Айгөл Наил кызын котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
20 октября в Актанышской школе №1 организовали Всероссийскую научно-практическую конференцию имени выдающегося ветерана педагогики, авторитетной личности Ильгизара Шавалеева. Он прошел под названием "Свет, оставшийся от наставников". Ильгизар Фатхулович 17 лет работал директором первой школы. Прилагает все усилия, чтобы вывести школу на первое место. Ученица 8 класса нашей школы Ралина Галиева, изучив творчество земляка-садовода, агронома, педагога, экономиста, ученого, писателя, поэта, журналиста, переводчика Фарселя Зиятдинова, приняла участие в научно-практической конференции. Она выступила на тему: “Воспитательная роль рассказов Фарселя Зиятдинова”, стала лауреатом. Поздравляем Ралину и ее учителя Айгуль Наилевну! Желаем дальнейших успехов!
-
Актанышта - Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш бәйгесе.../ В Актаныше - соревнования по борьбе памяти Ильфата Анварова... 17.11.2025

Илфат Әнвәров истәлегенә оештырылып килүче көрәш бәйгесе ел саен аның туган көне якынлашканда яңа батырларны барлый. Бу инде унберенче ел дәвам иткән исәлек. 15 ноябрь көнне Актанышта, күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, М. Җәлил турниры җиңүчесе легендар Илфат Әнвәров истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үзды. Мәктәбебез укучылары да бу бәйгедә актив катнашты. Искәндәр Нурлыев үз авырлыгында көрәшеп 3 урынны яулады. Мәктәбебез 3 урында! Тренерлары: Илфир Анваров. Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Ежегодно, в преддверии дня рождения Илфата Анварова, организуемый турнир по национальной борьбе собирает новых борцов. Это память, которая длится уже одиннадцатый год. 15 ноября в Актаныше состоялся турнир по национальной борьбе среди юношей, памяти легендарного Ильфата Анварова-многократного батыра Сабантуя, мастера спорта РСФСР, чемпиона ТАССР, победителя турнира им. М. Джалиля. Учащиеся нашей школы также приняли участие в этой борьбе. В свои весовой категории Искандер Нурлыев занял 3 место. Наша школа на 3 месте! Тренер: Илфир Анваров. Поздравляем их, желаем дальнейших успехов!













