Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 44 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Спорт мастеры Ф. Ш. Шаемов кубогына «Алтын көз» җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге/ Первенство района по легкоатлетическому кроссу «Золотая осень» на кубок Мастера спорта Ф.Ш.Шаемова 07.10.2024
5 октябрь көнне СССР спорт мастеры Ф. Ш. Шәемов кубогына “Алтын көз” җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге узды. Бу ярышта безнең Богады мәктәбе командасы да катнашты. Моннан нәкъ унбиш ел элек мәктәп укучылары өчен гамәлгә куелган спорт чарасының чылбыры өзелми дәвам итү аның әһәмиятен тагын бер кат раслый. Кечкенә генә Аеш авылыннан чыгып, атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкән якташыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Аның исемен йөрткән ярышта ел саен катнашырга тырышабыз. Гомуми нәтиҗәләр чыгарылып, быелгы “Алтын көз”нең “җиңүче” титулына ия була алмасак та 6 урынны яулауга бик сөендек.
5 октября состоялось первенство района по легкоатлетическому кроссу "Золотая осень" на Кубок мастера спорта СССР Ф. Ш. Шаимова. В этом соревновании приняла участие команда нашей Бугадинской школы. Непрерывное продолжение цепочки спортивных мероприятий, учрежденных для школьников ровно пятнадцать лет назад, еще раз подтверждает его значимость. Мы по праву гордимся своим земляком, который родился в маленькой деревне Аишево и достиг звания заслуженного мастера спорта. В соревновании, носящем его имя, стараемся участвовать каждый год. Несмотря на то, что по итогам общего зачета мы не смогли завоевать титул “Победителя” нынешней “Золотой осени”, мы очень рады, что заняли 6 место.
-
Өлкәннәр көне-ул игелек һәм хөрмәт көне; барлык буыннар өчен мөһим бәйрәм/ День пожилых людей- это день добра и уважения; праздник, который важен для всех поколений. 05.10.2024
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Иске Богады авылы мәдәният йортында Богады мәктәбе укучылары мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләшеп "Өлкәннәр күңеле - гөлбакча" исемле әдәби- музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап мәктәбебез директоры Васил Максут улы Салихов, авыл җирлеге башлыгы Илсур Филис улы Фаттахов үзләренең изге теләкләрен юлладылар. Безнең кадерле әби-бабайларыбыз хөрмәтенә матур шигырьләр, җырлар, җылы котлаулар яңгырады. Укучыларыбызның матур биюләре дә кичәбезне җанландырып җибәрде.
В рамках Декады пожилых в Старобугадинском сельском Доме культуры учащиеся Бугадинской школы совместно с работниками культуры провели литературно - музыкальный вечер "Өлкәнләр күңеле - гөлбаҡча". На вечере поздравили с праздником директор школы Васил Максутович Салихов, глава сельского поселения Ильсур Филисович Фаттахов. В честь наших дорогих бабушек и дедушек прозвучали стихи, песни, теплые поздравления. Прекрасные танцы наших учеников оживили наш вечер.
-
Хөрмәтебез сезгә укытучылар!/ Уважаемые учителя! 04.10.2024
Мәктәпкә аяк басуга серле елмаешкан укучылар каршы алды. Эшкә чумып йөрүебез белән оныта да язганбыз. Бәйрәмебез килеп тә җиткән икән. Укытучылар көне! Әни белән бергә атлаучы, ялгышларны төзәтүче, һәрчак үсендереп торучы, юнәлеш бирүче иң хөрмәтле кеше. Укучылар, яраткан укытучыларын бәйрәм белән котлап шигырь юллары, җырлар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Һөнәри бәйрәмегез белән укытучыларыбыз! Сәламәт булыгыз. Гаиләләрегез имин булсын. Озак еллар иҗат итеп эшләргә язсын Сезгә!
Сегодня нас встретили загадочно улыбающиеся ученики. День учителя! Учитель! Самый уважаемый человек, шагающий рядом с тобой вместе с мамой, исправляющий ошибки, всегда улыбающий, указывающий направление. Ученики поздравили своих учителей с праздником и подарили им стихи, песни, букеты цветов. С профессиональным праздником, учителя! Желаем крепкого здоровья, сил и энергии!
-
Йөрәгемне балаларга бирәм/ Отдаю свое сердце детям 03.10.2024
Аның мактау кәгазьләрен, дипломнарын саный китсәң, алар шактый. Эш анда мени? Иң мөһиме - үз эшеңне яратып, теләп, аңардан тәм табып эшләүдә, укучыларың һәм аларның әти-әниләренең ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп, сизеп яшәүдә. Укытучы һөнәренә гомере буе тугры булып калган, мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы, Тәнзилә Мирфайда кызы остазларының, хезмәттәшләренең һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуларын, аңлауларын, дөрес чишелеш юлларын күрсәтүләрен атый. Үрнәк алырдай көчле һөнәр ияләре белән эшләргә насыйп була аңа. Гаять кешелекле, ярдәмчел рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә апа Марданова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия апа Гильманова, тирән белемле Дәнифә апа Арсланова.Тәнзилә Мирфайда кызы гади укытучы гына түгел, ул инде ун елдан артык җаваплы вазифа башкара - директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары. Хәзер инде ул үзе остаз. Яшьләргә төпле акылын бирә, авыр чакларында чыгу юлларын күрсәтә, эшләрендә ярдәм итә. Бар нәрсәгә дә өлгерә ул. Мәктәп кысаларында гына түгел авыл күләмендә узган җырлы-биюле чараларда да теләп катнаша. Матур-матур шигырь юллары да яза. Хезмәттәшебезне Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек булуы белән котлыйбыз. Алга таба да сәламәтлек, уңышлар телибез!
Если считать ее Почетные грамоты, Дипломы, то их немало. Но главное-любить свое дело, находить в нем удовольствие, чувствовать уважение своих учеников и их родителей. Учитель английского языка нашей школы, Танзиля Мирфайдовна, оставшаяся верной своей учительской профессии на протяжении всей жизни, считает, что ее наставники, коллеги всегда готовы были прийти на помощь, понять, найти правильные решения. Ей суждено было работать с сильными профессионалами. Очень человечная, отзывчивая учительница русского языка и литературы Василя Марданова, учитель татарского языка и литературы Галия Гильманова, учитель с глубокими знаниями Данифа Арсланова. Танзиля Мирфайдовна не просто учитель, она уже более десяти лет занимает ответственную должность - заместитель директора по учебно-воспитательной работе. Теперь она сама наставник. Она дает молодым мудрость, помогает в трудные минуты, помогает в работе. Она успевает во всем. С удовольствием участвует не только в школьных, но и в сельских песенно-танцевальных мероприятиях. Пишет стихи. Поздравляем нашего коллегу с удостоением Почетной грамоты Министерства образования Российской Федерации. Желаем здоровья и успехов!
-
Хезмәттәшебез белән горурланабыз/ Гордимся своим коллегой 27.09.2024
Татарстан Республикасының физик культура отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, Татарстанның атказанган спорт остасы, Татарстанның атказанган тренеры, 21 ел буе Богады мәктәбендә яшь көрәшчеләрне тәрбияләүче, Богады данын Россия һәм Татарстан шәһәрләренә көрәшчеләре аша җиткерүче, Богады мәктәбенең физик культура укытучысы Илфир Илфат улы Анваровны Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен Мактау билгесе белән бүләкләнүе белән котлыйбыз! Өчәр мәртәбә Татарстан (1999, 2000, 2001) һәм Россия чемпионы (1999, 2001, 2002). Шулай ук өч тапкыр (1999, 2001, 2005) Муса Җәлил турниры җиңүчесе. Үз авырлыгында күп тапкырлар Актаныш сабантуе һәм Казан шәһәре чемпионы булган егет ул хезмәттәшебез. «Татарстан Республикасының физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» Мактау билгесе физик культура һәм спорт өлкәсендә иң югары ведомство бүләге булып тора. Без сезнең белән горурланабыз!
Поздравляем отличника физической культуры Республики Татарстан, Заслуженного работника физической культуры Республики Татарстан, Заслуженного мастера спорта Республики Татарстан, Заслуженного тренера Республики Татарстан, передающего славу Бугадинской школы городам России и Татарстана через борцов, учителя физической культуры Бугадинской школы Ильфира Ильфатовича Анварова с награждением Почетным знаком Республики Татарстан за заслуги в развитии физической культуры и спорта! Илфир Илфатович - трехкратный чемпион Татарстана (1999, 2000, 2001) и России (1999, 2001, 2002). Также трехкратный (1999, 2001, 2005) победитель турнира им. Мусы Джалиля, многократный чемпион Актанышского Сабантуя и города Казани в своей весовой категории. Почетный знак «За заслуги в развитии физической культуры и спорта Республики Татарстан» является высшей ведомственной наградой в сфере физической культуры и спорта. Мы гордимся вами!
-
Хезмәт – иң яхшы тәрбия чарасы/ Труд – лучшее воспитательное средство 24.09.2024
Хезмәт – иң яхшы тәрбия чарасы. Авыл мәктәбе элек-электән яшь буынны хезмәткә өйрәтүе белән өстенлекле урын алып тора. Мәктәбебездә хезмәт тәрбиясенә аеруча нык игътибар бирелә. Җәйге каникул чорында укучыларыбыз мәктәп яны тәҗрибә участогында көчләреннән килгәнчә хезмәт куялар. Шулай ук «Тамыр» хуҗалыгына да булдыра алган кадәр ярдәм итәләр. Укучылар үзләре эшләп тапкач, акча кадерен ныграк аңлый башлыйлар. Көз көне бакчабыздан җыелган уңышларда да үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күреп сөенәләр.
Труд – лучшее воспитательное средство. Сельская школа издавна занимала приоритетное место в обучении молодого поколения труду. Особое внимание в школе уделяется трудовому воспитанию. В период летних каникул наши ученики трудятся на пришкольном опытном участке. А также оказывают посильную помощь хозяйству "Тамыр". Когда ученики зарабатывают сами, они начинают больше понимать ценность денег. И в осенних урожаях радуются результатам своего труда.
-
Милләтләр кроссы/ Кросс наций 20.09.2024
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Бөтенрәсәй күләм узган “Милләтләр кроссы “на катнашты.
Учащиеся и учителя школы приняли участие во Всероссийском забеге “Кросс наций“.
-
Истәлекле очрашу/ Памятная встреча 18.09.2024
МХО дан кыска вакытлы ялга кайткан Илнар Фәрих улы балалар белән аралашу вакытында истәлек бүләкләре тапшырып нәниләребезне сөендерде.
Ильнар Фарихович, вернувшийся из краткосрочного отпуска из СВО, порадовал наших малышей вручением памятных подарков во время общения с детьми.
-
Көзге экскурсия/ Осенняя экскурсия 17.09.2024
14 сентябрь көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары көзге табигатьтә экскурсиядә булдылар. Укучылар табигатьне күзәттеләр һәм агач яфракларының төрләре, дару үләннәре белән таныштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
14 сентября школьники и учителя посетили природу, вышли на экскурсию. Наблюдали за природой и знакомились с видами деревьев, лекарственными травами, играли в подвижные игры.
-
Туган ил кайдан башлана/ С чего начинается Родина 17.09.2024
Туган ил кайдан башлана?
Балаларның туган ил турында күзаллаурарын киңәйтү, илебезне саклау, яклауга карата кызыксыну формалаштыруда махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Илнарыбыз да катнашты. Үзе йөргән балалар бакчасына килеп, бакчабыз нәниләре белән очрашырга вакыт тапты. Абыйларын балалар да сагынганнар, һәркайсы йөгереп килеп кочаклап алдылар. Ул очрашу истәлеге итеп, нәниләребезне бик күп файдалы буләкләр белән сөендерде. Илнарыбыз кабат юлга кузгалды. Җиңү яулап, исән-имин туган ягыбызга кайтуын теләп калабыз.С чего начинается Родина? В расширении представления детей о Родине, формировании интереса к защите и защите страны принял участие Ильнар, вернувшиеся из зоны специальных военных операций в краткосрочный отпуск. Посетив детский сад, в котором он ходил, наш садик нашел время для встречи с малышами. Соскучились по братьям и дети, каждый подбежал и обнял его. В память о встрече он порадовал наших малышей множеством полезных подарков. Ильнар снова двинулся в путь. Желаем победы и благополучного возвращения на родину.