Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | Bugadinskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Мәктәп укучылары арасында җәйге Спартакиада узды/ Состоялась летняя спартакиада среди школьников. 19.05.2025

18 май көнне Актанышның Үзәк стадионында гомуми белем бирү мәктәпләре, һөнәри техникум, кадет мәктәбе укучылары арасында җәйге Спартакиада узды. Спартакиаданың максаты – укучыларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, укучыларның сәламәтлеген ныгыту, талантлы һәм сәләтле балаларны ачыклау, районның иң көчле командаларын ачыклау. Укучыларның җәйге Спартакиадасы программасына йөгерү, озынлыкка сикерү, эстафета, биеклеккә сикерү, ядроны этеп җибәрү буенча ярыш төрләре кертелгән. Безнең Богады мәктәбе командасы бу ярышларда уңышлы чыгыш ясап, ядроны этеп җибәрү буенча узган ярышта 8 сыйныф укучысы Риназ Закиров, биеклеккә сикерүдә 7 сыйныф укучысы Зәлия Сафина 3 урынны яулап Диплом һәм медаль иясе булдылар. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез.
18 мая на центральном стадионе Актанышского района прошла Спартакиада среди учащихся общеобразовательных школ, профессионального техникума, кадетской школы. Целью Спартакиады является привлечение обучающихся к регулярным занятиям физической культурой и спортом, укрепление здоровья обучающихся, выявление талантливых и одаренных детей, выявление сильнейших команд района. В программу летней Спартакиады учащихся включены: бег, прыжки в длину разбега, эстафета, прыжок в высоту, толкание ядра. Команда нашей Бугадинской школы успешно выступила на этих соревнованиях. В толкании ядра ученик 8 класса Риназ Закиров и в прыжках в высоту ученица 7 класса Залия Сафина заняли 3 место, завоевав диплом и медаль. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов. -
"Киләчәккә адым" фестивале/ "Шаг в будущее" 15.05.2025

Районкүләм узган "Киләчәккә адым" конкурсының "Мин Мастер" бәйгесендә 6 класс укучысы Шулбаева Ләйсән кечкенәләр төркемендә 1 урын, 7 класс укучысы Галиева Ралина, зурлар төркемендә 1 урын яулады. Укытучылары (Фаттахова Л.Д.) “Россия хәрби тарихы- мактларда” бәйгесендә 4 класс укучысы Мөхәммәтдинов Сәмирнең эше уңышлы дип табылды. Укытучысы (Галлямова Г.М.). Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Буыннар хәтере” фотографияләр конкурсында 3 класс укучысы Габдуллина Аделина, 4 класс укучысы Мирзагалиев Раилнең эшләре Мактау кәгазе белән бүләкләнде (Укытучылары Ахмадуллина М.М., Галлямова Г.М.) Котлыйбыз!
В районном конкурсе "Я Мастер" ученица 6 класса Шулбаева Лейсан заняла 1 место в младшей группе, ученица 7 класса Галиева Ралина-1 место во взрослой группе. Преподаватель (Фаттахова Л. Д.). В конкурсе “Военная история России - на макетах” работа ученика 4 класса Мухаметдинова Самира признана успешной. Учитель (Галлямова Г. М.) В конкурсе фотографий “Память поколений”, посвященном 80-летию Победы в Великой Отечественной войне, работы ученицы 3 класса Габдуллиной Аделины, ученицы 4 класса Мирзагалиева Раиля стали призерами. (Учителя Ахмадуллина М. М., Галлямова Г. М.) Поздравляем!
-
«Хәтерне саклыйбыз» /«Память бережно храним» 12.05.2025

Инде урнашкан традиция буенча, 8 май иртәсе авылда сугыш еллары җырлары яңгыраудан башланды. Аларның көйләре хәтта авылның ерак почмакларында да ишетелә иде. 80 ел элек зур, авыр, фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгырады, әмма кешелекнең йөрәкләрендә яралар төзәлми. Бу көнне башта хәрби махсус операциядә катнашучылар Айназ Арсланов, Илфак Габидуллин, Фәндил Камалов, Алмаз Янгиров истәлегенә мемориаль такта ачылды. Авылыбызның егетләре, илебезнең, безнең тыныч тормышта яшәвебезне теләп, үз гомерләрен аямыйча , батырларча һәлак булдылар. Шул ук көнне БөекҖиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Митинг барышында сугыш еллары вакыйгалары кыскача ачылды. Бөек Җиңүгә нинди тырышлык белән ирешелгәнен искә төшердек. Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Алар Ватан өчен көрәштеләр»дигән әдәби композиция әзерләделәр. Чара һәлак булган авылдашлар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Уже по установившейся традиции утро 8 мая, в селе, начинался со звучания песен военных лет. Их мелодии были слышны даже в отдалённых уголках села. 80 лет назад отзвучали последние выстрелы большой, трудной, трагической и незабываемой Великой Отечественной войны, но не заживают раны в сердцах человеческих. В этот день сначала открыли мемориальную доску памяти участникам военной спецоперации, Айназу Арсланову, Илфаку Габидуллину, Фандилу Камалову, Алмазу Янгирову. В этот же день состоялся торжественный митинг, посвященный празднику Дню Победы. В ходе митинга были кратко раскрыты события военных лет. Вспомнили о том, какими усилиями достигнута великая Победа. Ребята Бугадинской ООШ подготовили литературную композицию «Они сражались за Родину». Завершился мероприятие торжественным возложением венков, к памятнику погибшим односельчанам.
-
Нәфис сүз бәйгесе 30.04.2025

Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты һәм «Татар рухы» татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Туган тел-2025» Халыкара онлайн нәфис сүз конкурсы үткәрде. Әле конкурста Богады мәктәбе укучылары да катнаштылар. 1 нче сыйныф укучысы Гиндуллина Әминә (укытучысы Фаттахова Л.Д.), 4 нче сыйныф укучысы Шәйхеразиева Зилия (укытучысы Галләмова Г.М.) II дәрәҗә лауреат булдылар. Укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Дом дружбы народов г. Магнитогорска и Местная национально-культурная автономия татар «Татар рухы» провели Международный онлайн-конкурс художественного слова "Туган тел-2025", посвященный 80-летию Победы в Великой Отечественной войне и Году защитника Отечества. В конкурсе приняли участие учащиеся МБОУ “Бугадинская ООШ”. Ученица 1 класса Гиндуллина Амина (учитель Фаттахова Л. Д.), ученица 4 класса Шайхеразиева Зилия (учитель Галлямова Г. М.) стали лауреатами II степени. Поздравляем с победой учащихся, их учителей. Желаем им дальнейших творческих успехов.
-
«Алтын гасыр битләре буйлап»/ «По страницам золотого века» 28.04.2025

24 апрель көнне 8, 9 сыйныф укучылары өчен «Алтын гасыр битләре буйлап» дигән әдәби сәгать үткәрелде. XIX гасыр дөньяга Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Фет, Тютчев, Грибоедов, Гоголь, Тургенев, Толстой һәм Чехов әсәрләрен бирде. Рус әдәбиятының гына түгел, дөнья әдәбиятының да «алтын фондын» тәшкил иткән бу әсәрләр хәзер дә йөрәкләребезне дулкынландырып яшиләр. Алтын гасыр әдәбиятының үзәк фигурасы-шагыйрь А.С. Пушкин. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Наил кызы катнашучыларны XIX гасыр әдәбиятының үзенчәлекләре, алтын чор язучылары һәм шагыйрьләре А. С.Пушкин, М. Ю. Лермонтов, Н. В. Гоголь, А. П. Чехов, И. В. Тургеневның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. XIX гасыр язучыларының һәркайсы әйләнә-тирә дөньяны үзенчә чагылдырырга һәм аңларга омтылган, ләкин барысын да, хәтта бер – берсенә бик охшамаган иҗатчыларны да бер-берсенә якын иткән бер уртаклык бар-ул Ватанга һәм күп газаплар кичергән халкына мәхәббәт. Чараның икенче өлешендә укучылар интерактив уеннарда һәм шагыйрьләр, язучылар иҗаты буенча әзерләнгән викториналарда үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, әсәрләрдәге танылган канатлы фразаларны искә төшерделәр, әсәрләрне билгеләделәр, экранлаштырылган әсәрләрнең кинофрагментларын искә төшерделәр, биографияләре буенча сорауларга җаваплар бирделәр, конкурсларда актив катнаштылар.
24 апреля для обучающихся 8, 9 класс был проведен литературный час «По страницам золотого века». XIX век дал миру произведения Пушкина и Лермонтова, Некрасова и Фета, Тютчева и Грибоедова, Гоголя и Тургенева, Толстого и Чехова. Эти произведения, составившие «золотой фонд» не только русской, но и мировой литературы, живут и поныне, волнуя читательские сердца. Центральной фигурой литературы золотого века является поэт А.С. Пушкин. Учитель русского языка и литературы Айгуль Наиловна ознакомила присутствующих с особенностями литературы XIX в., с интересными фактами биографии и творчеством писателей и поэтов золотой эпохи А. С. Пушкина, М. Ю. Лермонтова, Н. В. Гоголя, А. П. Чехова, И. В. Тургенева. Каждый из писателей XIX века стремился по-своему отразить и осмыслить окружающий мир, но было одно общее, что роднило всех, даже очень непохожих друг на друга творцов – это любовь к родине и своему многострадальному народу. Во второй части мероприятия обучающиеся показали свои знания в интерактивных играх и викторинах по творчеству поэтов и писателей, вспоминали известные крылатые фразы из произведений, определяли произведения, угадывали кинофрагменты экранизированных произведений, отвечали на вопросы по биографии, принимали активное участие в конкурсах.
-
Татар сүзе/ Татарское слово 28.04.2025

1 класс укучысы Әминә Гиндуллина Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе уздырган “Татар сүзе” V халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашып, туган телебезне үстерүгә, саклауга өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
Ученица 1 класса Амина Гиндуллина была награждена Благодарственным письмом комиссии за участие в V международном телевизионном конкурсе художественного слова “ Татар сүзе”, проводимом телерадиокомпанией “Татарстан – Новый век”. Желаем дальнейших успехов!
-
"Без – Тукай варислары"/ “Мы – наследники Тукая” 25.04.2025

25 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Без – Тукай варислары» дигән әдәби кичә үткәрдек. Тукай - бөек шагыйрь, халык яраткан шагыйрь. Аның әсәрләре Ватанга, туган якка һәм халыкка мәхәббәт белән сугарылган. Шул ук вакытта алар бик гыйбрәтле, зирәк һәм игелекле. Матурлыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Укучыларыбыз кичәгә Г. Тукайга багышлап газета чыгардылар, шигырьләрен яттан өйрәнделәр. Биографиясе һәм иҗаты буенча әзерләнгән викторинада катнаштылар. Чара презентация белән узды.
25 апреля в рамках празднования 139-летия со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая, в Бугадинской ООШ провели литературный вечер «Мы – наследники Тукая».Тукай - великий поэт, любимый народом. Его произведения насквозь пронизаны любовью к Родине, родному краю и народу. В то же время они очень поучительные, мудрые и добрые. Учат красоте, трудолюбию, призывают быть милосердными, справедливыми и смелыми. Наши читатели издали газету, посвященную, Г. Тукаю, выучили наизусть его стихи. Участвовал в викторине по биографии и творчеству. Мероприятие прошло с презентацией.
-
Безнең заман геройлары/ «Герои нашего времени» 23.04.2025

Бүген илебез тагын авыр вакытлар кичерә, безнең ир-егетләребез илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар. Мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеенда махсус хәрби операциядә катнашучы Рөстәм Хисамовның әнисе белән очраштык. Очрашуны "Безнең заман геройлары” – дип атадык. Бу чараның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчының әнисенә рухи көч бирү. Фәнисә апа улы Рөстәмнең балачагы турында сөйләде. Без аңа һәм әтиләре Ришатка улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдердек, сәламәтлек һәм сабырлык теләдек.
Сегодня наша страна снова переживает трудные времена, наши мужчины защищают интересы нашей страны по зову Родины и зову сердца. В нашем школьном краеведческом музее провели встречу с матерью участника специальной военной операции Рустама Хисамова «Герои нашего времени». Главная цель этого мероприятия - придать матери воина, участвующего в СВО, духовную силу. Фаниса апа рассказала о детстве сына Рустама. Мы поблагодарили ее и отца Рустама Ришата за достойное воспитание сыновей, пожелали здоровья и терпения.
-
"Владимир Ильич Ленин – чор һәм шәхес»/ «Владимир Ильич Ленин – эпоха и личность» 22.04.2025

21 апрель көнне безнең мәктәптә «Владимир Ильич Ленин – чор һәм шәхес» дип исемләнгән викторина үткәрелде (В.И. Ленинның тууына 155 ел тулу уңаеннан). Чара В.И. Ульянов-Ленинның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләү белән ачылды. Чара башында, катнашучыларга Октябрь революциясе лидерының тормыш юлы турында җентекләп сөйләделәр. Владимир Ильич бөтен дөньяда бөек фәлсәфәче һәм икътисадчы, даһи сәясәтче, сәләтле оратор һәм революционер-практик буларак билгеле. Наданлыкны бетерү нәтиҗәсендә Советлар Союзы дөньяның иң алдынгы илләренең берсенә, дөньяның иң укый торган иленә әверелде. Чара презентация белән узды.
21 апреля в нашей школе провели викторину «Владимир Ильич Ленин – эпоха и личность» (к 155-летию со дня рождения В.И. Ленина). Мероприятие открылось рассказом о жизни и деятельности В. И. Ленина. В начале мероприятия подробно рассказали участникам о жизненном пути лидера Октябрьской революции. Владимир Ильич известен во всем мире как великий философ и экономист, гениальный политик, одаренный оратор и революционер-практик, основавший первое в мире государство рабочих и крестьян, в которых видел творцов своего государства и истории. Благодаря ликвидации безграмотности, Советский Союз стал одной из самых образованных стран мира, был самой читающей страной мира. Мероприятие прошло с презентацией.
-
Актаныш районы башлыгы призына милли көрәш бәйгесе/ Соревнования по национальной борьбе “Көрәш” на приз главы Актанышского муниципального района 21.04.2025

18 апрель көнне Актаныш районы башлыгы призына балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышы узды. Быел бу бәйге 27 нче тапкыр уздырыла. «Батыр» спорткомплексында узучы көрәш бәйгесен Актаныш район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәреп, көрәшчеләргә уңышлар теләде. Мәктәбебез көрәшчеләре әлеге бәйгедән җиңү белән кайттылар. 28 кг кадәрге үлчәүдә көрәшеп, Искәндәр Нурлыев, 75 кг га кадәрге авырлыкта көрәшеп, Ильназ Аюпов 3 урынны яуладылар. Мәктәбебез 3 урында. Тренерлары Илфир Анваров. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
18 апреля состоялись соревнования по национальной борьбе “Көрәш” среди детей и юношества на приз главы Актанышского района. В этом году конкурс проводится в 27-й раз. Открыл соревнования по борьбе “Көрәш” в спорткомплексе "Батыр" глава Актанышского района Ленар Зарипов, пожелавший успехов борцам. Борцы нашей школы вернулись с победой. В весовой категории до 28 кг 3 место занял Искандер Нурлыев, в весовой категории до 75 кг – Ильназ Аюпов. Школа занимает 3 место. Тренер – Ильфир Анваров. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!













