МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Мәктәп президентын һәм Беренчеләр советы рәисен сайлау / Выборы президента школы и председателя совета Первых 16.09.2024
Бүген, 14 сентябрь көнне, Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә мәктәп президентын һәм Беренчеләр советы рәисен сайлаулар узды. Кандыдатлар үзләренең сайлау алды кампанияләрен әзерләп килгәннәр, Президент булгач эш планнары белән таныштырдылар. Тавышларны санау нәтиҗәсендә мәктәп президенты итеп Сагидуллина Румия сайланды. Ул 27 % тавыш җыйды.
Яппарова Марьям получила- 25%,
Басиров Искандер-18%,
Ахметова Эльвина- 16%,
Галимов Юлия- 14% тавыш.
Беренчеләр советы рәисе итеп Магданова Айзиля сайланды, Ул 59% тавыш җыйды,
Гайнанова Камиля-41%.
Сегодня, 14 сентября, в МБОУ "Актанышская СОШ 2" прошли выборы президента школы и председателя совета Первых. Кандидаты подготовили предвыборные компании, в которых рассказали о себе и что они планируют делать когда станут президентом.
По результатам подсчёта голосов, с отрывом всего в 2% президентом школы стала Сагидуллина Румия, она набрала 27%.
Яппарова Марьям получила- 25%,
Басиров Искандер-18%,
Ахметова Эльвина- 16%,
Галимов Юлия- 14% голосов.
Председателем Движения первых стала Магданова Айзиля, она набрала 59% голосов,
Гайнанова Камиля-41%.
-
“Үсеш ноктасы” үзәге ачылу / Открытие центра «Точка роста» 14.09.2024
«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2024 елның 14 сентябрендә табигый фән профилендәге «Yсеш ноктасы» үзәге үз ишекләрен ачып җибәрде.
В рамках федерального проекта «Современная школа» национального проекта «Образование» на базе МБОУ «Такталачукская ООШ» Актанышского муниципального района Республики Татарстан 14 сентября 2024 года начал функционировать Центр образования естественно-научного профиля «Точка роста».
-
“Үсеш ноктасы” үзәге ачылу / Открытие центра «Точка роста» 14.09.2024
«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2024 елның 14 сентябрендә табигый фән профилендәге «Yсеш ноктасы» үзәге үз ишекләрен ачып җибәрде.
В рамках федерального проекта «Современная школа» национального проекта «Образование» на базе МБОУ «Байсаровская ООШ» Актанышского муниципального района Республики Татарстан 14 сентября 2024 года начал функционировать Центр образования естественно-научного профиля «Точка роста».
-
“Без бергә” 14.09.2024
Яңа Әлем авылының “Яшелчә бакча”сында Гаилә елы кысаларында “Без бергә” дип исемләнгән бик матур гаилә бәйрәме узды. Чара мәктәп дирекциясе тарафыннан ата-аналар һәм укучылар белән берлектә оештырылды. Һәр сыйныф табын әзерләп, шуны яклады. Өстәлләр төрле темага багышланган иде: көзге муллык, милләтләр дуслыгы, татар халык ашлары, гөлбакча. Ахырдан нәтиҗәләр ясалып, урыннар чыгарылды. Җиңүче итеп “Бәхет ачкычы” (9 кл. сыйныф җитәкчесе Г.Р.Хамидуллина), “Татар яшьләре” (7 кл. сыйныф җитәкчесе Л.Ә.Сәлимҗанова) командалары билгеләнде. Укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар халкыбызның милли уеннарын уйнап күңел ачтылар, “Беренчеләр” хәрәкәтенең флешмобын биеделәр, саф һавада ял итеп, тәмле ашлар белән сыйландылар. Әлеге чара укытучы – бала – ата-ана чылбырының нык һәм көчле булуын, Яңа Әлем мәктәбе укытучы, укучыларының һәм әти-әниләрнең бердәмлеген дәлилләде.
-
Табигатьтә кунакта / В гостях у природы 14.09.2024
14 сентябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучылары, туган як табигатен өйрәнү, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан экскурсиягә бардылар. Мондый экскурсияләр балаларда туган якка мәхәббәт хисе уята һәм табигатькә сакчыл караш булдыра.
14 сентября учащиеся начальных классов Такталачукской основной общеобразовательной школы совершили экскурсию с целью изучения природы родного края, воспитания бережного отношения к природе родного края. Такие экскурсии воспитывают у детей чувство патриотизма и любви к родному краю и дают возможность глубже познакомиться с историей родного села.
-
“ФОРПОС” хезмәткәрләре бакчабызда кунакта 13.09.2024
Бүген "Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасы"нда "Форпост" хезмәткәрләре балалар белән "Тәртип" темасына сөйләштеләр. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, уен барышында кызыксынып мультфильм персонажларын уңай һәм тискәре якларга аердылар. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.
Сегодня в МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №3 с. Актаныш "Тылсым", работники МБУ "ФОРПОСТ" поговорили с детьми на тему "Порядок. Порядочность". Дети с интересом в игре разделяли положительных и отрицательных персонажей мультфильма и активно участвовали в беседе. Встреча была очень интересной и полезной.
-
Уз кулларыбыз белән / Своими руками 13.09.2024Быелгы сентябрь бик матур. Табигать төрле төсләргә аеруча бай.Такталачык мәктәп-интернатының 3 нче һәм 4 нче класс укучылары шушы матурлыкны кул хезмәте дәресендә төсле кәгазьләрдән ясап курсәтергә тырыштылар.Җитәкчесе:Газетдинова Г.Ф.Сентябрь в этом году очень радует нас разными цветами. Учащиеся Такталачукской школы-интернат 3 и 4 классов на уроке ручного труда хотели показать эту неповторимую красоту природы аппликацией из цветной бумаги.Руководитель:Газетдинова Г.Ф.
-
Көзге кросс / Осенний кросс 12.09.2024
12 сентябрь көнне Кадет мәктәбендә җиңел атлетика кроссы узды. Физкультура укытучылары Гомәров А.А., Гәрәев Р.Л., сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр җитәкчелегендә үткәрелгән чарада Актаныш кадет интернат-мәктәбенең барлык кадетлары катнашты. Ярышлар яхшы дәрәҗәдә узды. Балалар арасындагы кискен көндәшлек ярышларны мавыктыргыч итте. Ярышларда катнашу укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү эшен яхшыртырга, әхлакый-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча максатчан эш башкарырга мөмкинлек бирә. Бу көн барлык укучыларга һәм укытучыларга ярыш буларак кына түгел, ә спорт бәйрәме буларак та истә калды. Иң мөһиме - йөгерүдә катнашучы һәркем үзенең спорт дәртен һәм җиңүгә омтылышын күрсәтеп кенә калмады, ә озак вакытка иң уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алды...
В Актанышской кадетской школе по традиции каждый год проводится осенний кросс. И этот учебный год не стал исключением. 12 сентября в школе состоялся осенний легкоатлетический кросс. В мероприятии под руководством учителей физкультуры Гумерова А.А., Гареева Р.Л., классных руководителей и воспитателей приняли участие все кадеты Актанышской кадетской школы-интернат. Соревнования прошли на хорошем уровне. Острая конкуренция между детьми сделала соревнования зрелищными. Участие в соревнованиях дает возможность улучшить работу по мотивации учащихся на здоровый образ жизни, проводить целенаправленную работу по воспитанию таких морально-этических качеств, как достоинство, честь, порядочность и выдержка. Этот день запомнился всем обучающимся и учителям, не только как соревнование, но и как праздник спорта. Главное — каждый участник забега не только проявил свой спортивный азарт и стремление к победе, но и получил много впечатлений и заряд самых положительных эмоций на долгое время...
-
“Дети рисуют страну” 11.09.2024
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Арсланова Жасмин «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан оештырылган “Дети рисуют страну” XVIII Республика рәсем конкурсында катнашып 3 урын алды. Укытучысы: Галләмова Г.М. Жасминны җиңүе белән котлыйбыз. Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Ученица 4 класса Бугадинской основной общеобразовательной школы Арсланова Жасмин приняла участие в XVIII республиканском конкурсе рисунков «Дети рисуют страну», организованном партией “Единая Россия”, и заняла 3 место. Учитель: Галлямова Г. М. Поздравляем Жасмин с победой. Желаем ей дальнейших творческих успехов.
-
Киңәшмә / Совещание 11.09.2024
Теләкәй мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы, ата – аналар комитеты җитәкчесе Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы Казан шәһәренең Ленин исемендәге мили – мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Тикшерү комитеты тарафыннан уздырылган “Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү” темасы буенча мөһим җыелышта катнаштылар. “Мәскәү тикшеренү үзәге” җитәкчесе, психология фәннәре кандидаты Васкэ Е.В. чыгыш ясады.
Директор Тлякеевской школы Мусина Гульнара Миркасимовна, руководитель родительского комитета Миргалимова Эльвира Вакифовна приняла участие в важном совещании на тему “Профилактика правонарушений среди несовершеннолетних”, проведенном Министерством образования Республики Татарстан, Следственным комитетом в НКЦ им.Ленина г. Казани. Выступила руководитель ”Московского исследовательского центра", кандидат психологических наук Васкэ Е. В.