МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Кошларның саубуллашу җыры / Прощальные песни перелетных птиц
Опубликовано: 04.10.2024Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчкән суыбыз печранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. 4 октябрь көнне «Алтынчәч» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Кошларның саубуллашу җыры” исемле бәйрәм иртәсе узды. Кошлар –безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар — табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр, кайберәүләр аларның ояларын туздыралар, йомыркаларын ваталар һ.б. Шуның өчен педагогларыбыз балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтерү өчен бик күп көч куялар. «Кошларның кеше тормышында зур роль уйнаулары турында балаларга даими мәгълүмәт бирергә тырышабыз», - диеп ассызыклый тәрбияче Асылова Д.М. Бәйрәм кызыклы уеннар, куңелле биюләр һәм кошлар турында җырлар белән үрелеп барды. Сабыйларга канатлы дусларыбыз турында бай мәгълүмат бирелде. Нарасыйлар кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен тагын да киңәйттеләр.
В последние годы проблема охраны природы и экологическое образование подрастающего поколения стала одной из самых глобальных проблем, потому что воздух, которым мы дышим, вода, которую мы пьем, загрязнены, а фрукты и овощи, которые мы выращиваем, начали вызывать различные аллергические реакции, даже заболевания. 4 октября в средней группе МБДОУ «Детский сад № 7 с.Актаныш» прошел тематический утренник «Прощальные песни птиц». Птицы – наши друзья и помощники. Они защищают растения и деревья от различных вредителей, прекрасно поют и поднимают настроение людям. Однако птицам тоже нужна наша помощь. Им трудно зимой найти пищу, бывает, что люди разрушают их гнезда, уничтожают яйца и т. д. Поэтому задача педагогов состоит в том, чтобы с раннего детства научить детей бережному и доброму отношению к птицам. В ходе мероприятия малышам была предоставлена масса информации о наших крылатых друзьях, а через игры,потешки, пословицы, песни и танцы дети расширили и закрепили свои знания о зимующих и перелетных птицах.
К списку новостей