МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Тарихта без эзлебез / Эхо веков в истории семьи 21.02.2024
21 февраль көнне Актанышыбызның "Яшьлек" үзәгендә "Эхо веков в истории семьи- Тарихта без эзлебез" республикакүләм шәҗәрәләр бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган әлеге фестиваль, 2024 нче ел-Гаилә елы буларак, президентыбыз Рөстәм Нургали улы күзәтчелегендә оештырылды. Бәйгегә Актаныш җирлегендә яшәүче 5 гаиләдән гариза кергән иде. Безнең мәктәбебездән җитәкчебез Рамил Җәмигънур улы үз гаиләсе белән катнашып, жюри тарафыннан хезмәтләре югары бәяләнеп, 2 урынга лаек булдылар. 2 урынга лаек булдылар. Диплом, истәлек бүләге һәм 40 мең сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.Фестиваль ике өлештән торды. беренче өлештә- гаиләләр үз милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, икенче өлештә Гаилә шәҗәрәләре белән таныштырдылар. Гаиләләребез дә нык булганда - илебез дә нык, халкыбыз да бәхетле булыр!
21 февраля в центре "Яшьлек" с. Актаныш прошел муниципальный этап республиканского конкурса родословных "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез". Этот фестиваль, организованный Государственным комитетом Республики Татарстан по архивному делу, прошел под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Нургалиевича Минниханова как Год семьи-2024. На конкурс поступили заявки от 5 семей, проживающих в Актанышском районе. Наш руководитель Рамиль Замигнурович из нашей школы со своей семьей приняли участие и получили 2 места, высоко оцененные жюри. Фестиваль состоял из двух частей. В первой части-семьи представили свои национальные блюда, во второй-познакомили с генеалогией семьи. Когда и наши семьи будут крепкими-и страна будет крепкой, и народ будет счастливым!
-
Туган телләр айлыгы чаралары / Мероприятия месячника родных языков 21.02.2024
Чалманарат ТГББ мәктәбендә “Туган телләр” айлыгы уңаеннан СССРның халык рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе – Харис Якупов иҗатына багышланган “Могҗизалар кыры” уены уздырылды. Видеоязма аша рәссамның тормышы белән танышканнан соң, уен башланды. 6 нчы класс укучысы – И.Р.Гыйльманова җиңүгә иреште. Кызыклы чараны инглиз теле һәм сынлы сәнгать укытучысы Р.С.Әмирова уздырды. Шоу барлык катнашучыларны һәм тамашачыларны кызыксындырды.
В Чалманаратской ООШ в рамках месячника “Родных языков”, было проведено интеллектуально – развлекательное шоу “Поле чудес”, посвященное творчеству великого художника СССР, заслуженного деятеля искусств ТАССР Хариса Якупова. Ведиоролик, использованный учителем английского языка и изобразительного искусства Амировой Р.С. ознакомил обучающихся биографией художника. Вопросы игры касались картин, написанных Х.Якуповым в разных жанрах. Победила ученица 6 класса И.Р.Гильманова. Шоу заинтересовало всех участников и зрителей.
-
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне! 21.02.2024
Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем- шагыйрьләр теле ” дигән әдәби чара үтте. Чарада авылыбызда яшәп иҗат итүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь юморист, язучы, 9 китап авторы һәм күпләгән җырлар авторы, Гамил Афзал премиясе лауреаты Фәнәвис Әбеләес улы Дәүләтбаев. Шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 5 китап һәм күп кенә популяр җырлар авторы, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия лауреаты Роберт Фәссах улы Сәлахиев катнашты. Бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле очрашу булды. Язучылар укучыларга туган телебезне саклау, яклау буенча киңәшләрен бирделәр. Үз иҗатлары белән таныштырдылар.
В МБОУ "Татарско-Суксинская СОШ" прошло литературное мероприятие “Туган телем- шагыйрьләр теле”, приуроченное к Международному дню родного языка 21 февраля. На мероприятии присутствовал член Союза писателей Татарстана, поэт-юморист, писатель, автор 9 книг и автор многих песен, лауреат премии Гамиля Афзала Фанавис Абелаисович Давлетбаев. Поэт, член Союза писателей Татарстана, автор 5 книг и многих популярных песен, лауреат премии имени Сажиды Сулеймановой Роберт Фассахович Салахиев. Была очень содержательная, интересная, нужная встреча. Писатели давали советы по сохранению, защите родного языка. Представили свои творения.
-
Халыкара туган телләр көне / еждународный день родного языка 21.02.2024
21 нче февральдә Халыкара туган телләр көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Актаныш үзәк китапханәсе «КитапБИБЛ - тәмле сораулар» дип исемләнгән мавыктыргыч чара оештырды. Бу уен-ярышта әдәби-экспресс, танып-белү, әдәби мәйдан, иҗат, мәкальләр, флэш-бук станцияләрендә китаплар иленә төрле оешмалар командасы сәяхәт кылды. "Балалар иҗат үзәге" коллективы да читтә калмады, иң күп баллар җыеп 1 нче урын белән бүләкләнде. Бу бәйрәм чарасыннан соң, туган телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезнең бервакытта онытылмаячагына ышанып, һәркем күтәренке кәеф белән таралышты. Чара ахырында бергәләп "Туган тел" җырын башкардылар.
21 февраля отмечается Международный день родного языка. В честь этой даты Актанышская центральная библиотека организовала увлекательное мероприятие «КитапБИБЛ - вкусные вопросы». В этой игре-состязании принял участие и коллектив "Центра детского творчества". Набрав наибольшее количество баллов, среди других организаций, команда заняла 1-е место. В конце мероприятия вместе исполнили песню "Туган тел". Берегите и цените свой родной язык. Давайте изучать его, говорить на нём и передавать его будущим поколениям. Пусть он всегда будет источником гордости и вдохновения для нас!
-
"Ягез әле, әтиләр һәм егетләр!"/ “А ну ка, папы и сыновья!” 21.02.2024
21 нче февраль көнне, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, 2024 нче ел - Гаилә елы һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында "Ягез әле, әтиләр һәм егетләр!" дип аталган спорт чарасы үтте. Әтиләр һәм балалар командалары үзара көч сынашып, җиңүчеләр билгеләнде, мактау грамоталары тапшырылды.
21 февраля на базе МБОУ “Такталачукская ООШ” в рамках Года семьи и военно-патриотического месячника был организован дружеский матч между командами отцов и сыновей. Определены команды-победители и награждены дипломами.
-
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә истәлек тактасы ачу/ Никто не забыт 21.02.2024
21 нче февраль көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә төрле елларда мәктәбебездә белем алган, махсус хәрби операция барышында һәлак булган авылдашларыбыз Тимиров Азат Илдус улы һәм Әюпов Тимур Айнур улы истәлегенә хәтер тактасы ачылды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әнвәрова Дилбәр Миркасыйм кызы, район хәрби комиссары Әхмәтҗанов Ленар Сәмигулла улы , район мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакирова Раниза Митьян кызы, әфганчылар, яугирләрнең әти-әниләре, якыннары, Такталачык авыл җирлеге башлыгы Мансуров Марс Тимерхан улы, авылыбыз имам-хатыйбы Мөдәфис абый, укучылар, укытучылар катнашты.
21 февраля на базе МБОУ “Такталачукская ООШ” была открыта памятная доска односельчанам- выпускникам школы Аюпову Тимуру Айнуровичу и Тимирову Азату Илдусовичу, погибшим в ходе специальной военной операции на Украине.
-
21 февраля – Международный день родного языка / 21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне 21.02.2024
21 февраля отмечается Всемирный день родного языка. Самое дорогое в мире для каждого – это его родной язык, на котором он впервые заговорил. В Международный день родного языка все языки признаются равными, потому что каждый из них отвечает за судьбу человека, и мы должны его беречь. Этот праздник, проводимый с целью сохранения и развития языков, с каждым годом расширяет свой горизонт и становится любимым среди школьников. В связи с этим в МБОУ «Уразаевской ООШ» была проведено мероприятие, посвященное Международному дню родного языка. Гостем мероприятия выступила учитель-ветеран Исламова Аниса Ахмадиевна, долгие годы проработавшая учителем татарского языка и литературы.Большое спасибо.
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Һәркем өчен телләрнең иң кадерлесе булып, ул беренче сөйләшә башлаган ана теле торырга тиеш. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә һәм укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Шул уңайдан Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара Туган тел көненә багышланган чара үткәрелде. Анда кунак булып озак еллар буена татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән ветеран укытучы Әнисә апа Исламова Әһмәди кызы чыгыш ясады.Зур рәхмәт.
-
МХО граңданнарының гаиләләренә ярдәм күрсәтү / Помощь семьям участникам СВО 21.02.2024
Меңнәр мәктәбе укучылары Гайнанов М. исемендәге юнармия отряды җитәкчелегендә авылдашыбыз, Махсус хәрби операциядә катнашучы, Фәтхетдинов Артур Айрат улының әти-әнисенә утын өяргә ярдәм итәргә бардылар. Мөнирә апа белән Айрат абый балаларны куанып каршы алдылар, эчкерсез ярдәмнәре өчен рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.
Учащиеся МБОУ "Минняровской ООШ" Актанышского МР РТ под руководством юнармейского отряда имени М. Гайнанова помогли родителям нашего односельчанина, участника специальной военной операции, Фатхутдинова Артура Айратовича в заготовке дров. Тетя Мунира и дядя Айрат с радостью встретили наших ребят, поблагодарили их за искреннюю поддержку.
-
«Иң татлы тел – туган тел» / «Любимый и родной язык» 21.02.2024
21 нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче урта гомуми белем мәктәбендә “Иң татлы тел – туган тел” дип исемләнгән олы бәйрәм-тамаша уздырылды. Чарага алдан ук әзерлек эшләре алып барылды. Презентация, видеороликлар эшләнде, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнелде, инценировкалар әзерләнде. Бәйрәм барышында укучылар Туган телләр көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, мәкаль-әйтемнәрне барладылар, планетада телләрнең күптөрлелеге турында яңа белемнәр үзләштерделәр.
В честь Международного дня родного языка 21 февраля в Актанышской средней общеобразовательной школе № 2 с углубленным изучением отдельных предметов был проведен большой праздник – представление “Иң татлы тел – туган тел”. Подготовка к мероприятию велась заблаговременно. Были разработаны презентации, видеоролики, разучены стихи, песни, танцы, подготовлены инсценировки. В ходе праздника школьники познакомились с историей возникновения Дня родного языка, изучили пословицы и поговорки, получили новые знания о многообразии языков на планете.
-
"Солдатта булган диләр!" хәрби квест-уены / Военная квест-игра "Солдатта булган диләр" 20.02.2024
Бүген Яңа Әлем мәктәбе укучылары Балалар иҗат үзәге базасында хәрби-патриотик айлык кысаларында "Солдатта булган диләр!" хәрби квест-уены үткәрелде. Анда мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары: Исламхуҗин Айназ, Локманов Илвир, Муллахмәтова Юлия һәм Галеева Алидәләрдән торган команда 1 урынга лаек булды. Алар автомат сүтеп җыю, вакытка киенү, сорауларга җавап бирү кебек биремнәр үтәделәр.Ә Исламхуҗин Айназ калашников автоматын иң оста сүтеп-җыючы дип табылды. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләре Рәмзил Хуҗагали улын җиңүләре белән котлыйбыз!
Сегодня на базе Центра детского творчества в рамках военно-патриотического месячника проводилась военная квест-игра "Солдатта булган диләр". В ней команда в составе учащихся 8 класса нашей школы: Исламхузина Айназа, Лукманова Ильвира, Муллахметовой Юлии и Галеевой Алиды заняла 1 место. Они выполняли такие задания, как разборка и сборка автомата,одевались на время, отвечали на вопросы. Поздравляем учащихся и их руководителя Рамзиля Хузагалиевича с победой!