МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Тормыш иминлеге нигезләре / Основы безопасности жизнедеятельности 04.03.2024
Актаныш районы буенча янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илдар Минсалих улы Мортазин "Суда һәм бозда уяу булырмын" бәйгесенең республика этабында "Рәсем" номинациясендә җиңүче булган “Умырзая” балалар бакчасыннан Гильметдинова Гөльязны бүләкләп үтте: кубок һәм диплом тапшырды. Һәм шулай ук бакчаның нәниләренә янгын чыгу куркынычы, су буенда, юка боз өстендә йөрергә ярамаганлыгы турында аңлатты. Әлеге очрашу бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. "Тормыш иминлеге нигезләре" темасына узган әлеге әңгәмәдән балалар үзләренә урамда, өйдә булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
Начальник отдела пожарной охраны по Актанышскому району Ильдар Минсалихович Муртазин наградил воспитанницу детского сада «Умырзая» Гильмутдинову Гульяз. Она стала победителем республиканского этапа конкурса "Буду бдительным в воде и на льду" в номинации "Рисунок": вручил ей кубок и диплом. А также объяснил ребятам детского сада пожароопасность, недопустимость прогулок по тонкому льду. Встреча была очень интересной и содержательной. В ходе беседы на тему "Основы безопасности жизнедеятельности" ребята еще раз убедились в необходимости соблюдения правил безопасности на улице, дома.
-
“Юнармия биюдә” / “Юнармия в танце” 04.03.2024
Патриотик айлык кысаларында укучыларыбыз төрле чараларга актив катнаштылар. Район күләмендә уздырылган “Юнармия биюдә” конкурсында Теләкәй мәктәбе кызлары “Катюша” биюе белән катнаштылар. Аларга уңышлар!
В рамках патриотического месячника учащиеся Тлякеевской школы активно участвовали в различных мероприятиях. В районном конкурсе “Юнармия в танце” девушки приняли участие с танцем “Катюша”. Удачи им!
-
Бәйрәм кичәсе / Праздничный вечер 04.03.2024
Яңа Әлем мәктәбендә, Гаилә елы уңаеннан, укучылар, укытучылар, әти-әниләр, әби-бабайлар белән берлектә, бәйрәм кичәсе узды.Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.Мәктәп тормышында актив катнашкан әти-әниләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
В Новоалимовской школе прошел праздничный вечер, посвященный Году семьи.
-
Батырлык ордены кавалеры капитан Сергей Мосолов кубогына волейбол турниры 04.03.2024
Буген Мари Суксу мэктэбендэ Батырлык ордены кавалеры капитан Сергей Мосолов кубогына волейбол турниры уткэрелде. Оештыручыларга бик зур рэхмэт: бик эчтэлекле, тэрбияви хэм шул ук вакытта кызыклы да чара булды.
-
«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» циклыннан чираттагы дәресләр / Очередные уроки из цикла «Разговоры о важном» 04.03.2024
2024 нче елның 4 мартында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» циклыннан чираттагы дәресләр узды. Дәрес «Җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга?» темасына багышлана. Укытучылар укучыларга шәхси мәнфәгатьләрен социаль әһәмиятле эшчәнлек белән берләштереп, үз потенциалын ничек тормышка ашыра алулары турында сөйләделәр. Балалар белән шулай ук үз осталыкларын үстерүгә һәм максатка ирешү юлындагы кыенлыкларны җиңүгә уңай һәм җаваплы мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Моннан тыш, укучыларга алар катнаша ала торган төрле иҗтимагый проектлар турында сөйләштеләр. Укучылар җәмгыятьтә үз урыннарын табуга төрле карашларны күрсәтүче фильмнардан фрагментларны карадылар. Геройлар мисалында укучылар башкаларга ярдәм итеп бәхетле булырга мөмкинме, һөнәр табуның бердәнбер дөрес ысулы бармы һәм кешенең үз эшен тапканлыгын тою аның эшкә мөнәсәбәтенә ничек тәэсир итә икәнен белделәр. Дәресләр видеоматериаллар һәм интерактив элементлар кулланып танып белү әңгәмәсе формасында узды.
4 марта 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» состоялись очередные уроки из цикла «Разговоры о важном». Занятие посвящено важной теме — поиску своего места в обществе. Главными темами занятия «Как найти свое место в обществе?» стали поиск призвания и формирование жизненных ориентиров. Учителя рассказали школьникам, как они могут реализовать свой потенциал, совмещая личные интересы с социально значимой деятельностью. С детьми также обсудили важность позитивного и ответственного отношения к развитию своих навыков и преодолению трудностей на пути к цели. Помимо этого, учащимся напомнили о различных общественных проектах, в которых они могут принять участие. Ученики посмотрели фрагменты фильмов, демонстрирующие разные подходы к поиску своего места в обществе. На примере героев школьники узнали, можно ли стать счастливым, помогая другим, существует ли единственно верный способ найти призвание и как ощущение того, что человек нашел свое дело, влияет на его отношение к работе. Уроки прошли в форме познавательной беседы с использованием видеоматериалов и интерактивных элементов.
-
Кышкы спартакиада / Зимняя спартакиада 02.03.2024
2024 елның 2 мартында, гаилә елы уңаеннан, район оешма һәм предприятияләре, авыл җирлекләре арасында узган спартакиадада, мәгариф оешмалары арасында Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы 2нче урынны яулады.
2 марта 2024 года, по случаю Года семьи, на спартакиаде, проводимой среди организаций и предприятий района и сельской местности, команда Актанышской средней общеобразовательной школы №1 заняла 2 место среди образовательных организаций.
-
«Муса Җәлил. Җыр кебек тормыш» төбәк бәйгесе / Региональный конкурс «Муса Джалиль. Жизнь как песня» 01.03.2024
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл Чаллы шәһәренең Үзәк китапханә системасы тарафыннан үткәрелүче «Муса Җәлил. «Җыр кебек тормыш» дип исемләнгән төбәк бәйгесенең «М. Җәлил татар телендә» номинациясендә 1 урын алды. Җитәкчеләре: Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы., Хисамова Айсылу Фәрит кызы. Шулай ук Шәйдуллина Назлыгөл «Иллюстрация» номинациясендә 1 урын алды. Җитәкчесе: Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы. Шушы ук бәйгедә 5 нче сыйныф укучысы Валеева Лилия «Кул эшләре» номинациясендә 1 урын алды. Җитәкчесе: Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы. Котлыйбыз!
Ученица 6 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Назлыгуль заняла 1 место в региональном конкурсе «Муса Джалиль. Жизнь как песня», проводимом МБУ «Централизованная библиотечная система» г. Наб. Челны в номинации «М. Джалиль на татарском языке». Руководители: Зямилова Розалия Гарифяновна, Хисамова Айсылу Фаритовна. Также Шайдуллина Назлыгуль заняла 1 место в номинации «Иллюстрация». Руководитель: Шавалиев Дилус Мирзасалихович. В этом же конкурсе ученица 5 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Валеева Лилия заняла 1 место в номинации «Рукоделие». Руководитель: Шайдуллина Лейла Наилевна. Поздравляем!
-
Каюм Насыйриның 199 еллыгына багышланган IX республикакүләм иҗат бәйгесе / IX республиканский творческий конкурс, посвященный 199-летию Каюма Насыри 01.03.2024
Яшел Үзән муниципаль районы Кече Шырдан музей - китапханәсе тарафыннан уздырылган Каюм Насыйриның 199 еллыгына багышланган IX республикакүләм иҗат бәйгесендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче класс укучысы Шәйдуллин Рәсимҗан һәм 9 нчы класс укучысы Шәйдуллин Гамил 3 урын алдылар. Җитәкчеләре: математика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы һәм рәсем укытучысы Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы. Ә 2 нче класс укучысы Вәлеева Алия, 6 нчы класс укучысы Вәлеева Илина, 7 класс укучысы Нурлыгаянова Дилбәр әлеге бәйгедә лауреат дипломнары алдылар. Җитәкчеләре: башлангыч класс укытучысы Хисамова Айсылу Фәрит кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы. Котлыйбыз!
В IX республиканском творческом конкурсе, посвященном 199 - летию Каюма Насыри, проведенном музеем-библиотекой с. Малые Ширданы Зеленодольского муниципального района, ученик 7 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллин Расимян и ученик 9 класса Шайдуллин Гамиль заняли 3 место. Руководители: учитель математики Шавалев Дилус Мирзасалихович и учитель ИЗО Шайдуллина Лейла Наилевна. А ученица 2 класса Валеева Алия, ученица 6 класса Валеева Илина, ученица 7 класса Нурлыгаянова Дильбар получили дипломы лауреатов этого конкурса. Руководители: учитель начальных классов Хисамова Айсылу Фаритовна, учитель татарского языка и литературы Ахметова Зульфия Назифовна, учитель истории и обществознания Замилова Розалия Гарифяновна. Поздравляем!
-
"Кызыл ромашка" II республика бәйгесе / II Республиканский конкурс "Красная ромашка" 01.03.2024
Февраль аенда татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышлап, Мамадыш шәһәрендә оештырылган "Кызыл ромашка" II республика бәйгесендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина катнашып, "Мин шигырь язам" номинациясендә 2 нче дәрәҗә Дипломга ия булды. Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызы. Котлыйбыз!
В феврале на II республиканском конкурсе "Красная ромашка" в г. Мамадыш, посвященном творчеству татарского поэта-героя Мусы Джалиля, ученица 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Ильвина стала обладателем диплома 2-й степени в номинации "Я пишу стихи". Руководитель: учитель татарского языка и литературы Ахметова Зульфия Назифовна. Поздравляем!
-
«Тату сыйныф серләре-2024» конкурсының зона этабы 01.03.2024
Бүген Актанышта республикакүләм «Тату сыйныф серләре-2024» конкурсының зоналардагы этаплары йомгакланды. Унынчы бәйге безнең Актаныш районында узды. Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай, Минзәлә районнарыннан килгән ата-аналар комитетлары командалары өч этапта үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып бәйгедә талантларын күрсәтте. "Тату сыйныф серләре" бәйгесе республикада җиденче тапкыр оештырыла. Елдан-ел әлеге чара мәктәп коллективлары арасында күбрәк таныла, катнашучылар саны да артуга таба. Мәсәлән, мәктәп этапларын да кертеп быелгы бәйгедә 2500дән артык команда катнаша. Зона этапларында 60лап берлек чыгыш ясаган. Ярымфиналга 27 команда узган, шул рәттән Актанышның икенче санлы урта мәктәбенең 6Б сыйныфы командасы. Уңышлар телибез аларга!