МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Чествование победителей фестиваля детского технического творчества «Шаг в будущее» / «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы 13.05.2024
2024 нче елның 13 маенда Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасында Татар Суыксу урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мифтахов Рәмзилгә, 3 нче сыйныф укучысы Муратов Нурисламга һәм аларның җитәкчеләре Латыпов Ирек Рифкат улына диплом тапшырылды.
13 мая 2024 года в районном Дворце культуры имени Альфии Авзаловой на торжественной церемонии чествования победителей фестиваля детского технического творчества «Шаг в будущее» были вручены дипломы ученику 9 класса МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» Мифтахову Рамзилю, ученику 3 класса Муратову Нурисламу и их руководителю Латыпову Иреку Рифкатовичу.
-
«Киләчәккә адым»/ «Шаг в будущее» 13.05.2024
13 май конне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Богады мәктәбеннән "Минем әти-әниемнең һөнәре" фотоконкурсында 3 урынны алган 2 нче сыйныф укучысы Идрисова Эминэ (җитәкчесе: Ахмадуллина Милэушэ Мулланур кызы) һәм "Һөнәри дебют-2024" конкурсының "Пешекче эше" компетенциясендә 3 урынга, Мин Оста бэйгесендэ 1 урынга лаек булган 9 нчы сыйныф укучысы Хисамова Энже Ришат кызын, Шул ук бэйгедэ 2 урын алган 6 класс укучысы Галиева Ралина(җитәкчесе: Фаттахова Лениза Динэвис кызы), "Төзүче эше" компетенциясендә 2 урын алган 9 класс укучысы Салахов Нияз, Гади автомодельләр конкурсында 2 урынны алган 6 класс укучысы Сабиров Искәндәр (Укытучысы Даутов Айнур Хәниф улы) Диплом һәм Сертификатлар белән бүләкләнделәр. Афәрин, Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә!
13 мая в районном Дворце культуры имени Альфии Авзаловой состоялось чествование победителей фестиваля Детского Технического Творчества «Шаг в будущее». Из Бугадинской школы были представлены ученица 2 класса Идрисова Эминэ (Руководитель: Ахмадуллина Милэушэ Муллануровна), занявшая 3 место в фотоконкурсе" Профессия моих родителей", и ученица 9 класса Хисамова Энже Ришатовна, удостоенная 3 места в конкурсе "Профессиональный дебют-2024 " по компетенции" Поварское дело", 1 место в конкурсе" Я мастер", 2 место в том же конкурсе ученица 6 класса Галиева Ралина(Руководитель: Фаттахова Лениза Динависовна), ученик 9 класса Салахов Нияз, занявший 2 место в компетенции "Строительное дело", ученик 6 класса Сабиров Искандер, занявший 2 место в конкурсе простых автомоделей, были награждены дипломами и сертификатами. Молодцы, удачи вам в дальнейшем!
-
Республикакүләм фәнни-гамәли конференция / Республиканская научно-практическая конференция 13.05.2024
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Шәйхеразиева Зилия "Туган җир сулышы" Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашып, "Үзенчәлекле шигырь" номинациясендә җиңү яулады. Укытучысы Галләмова Г. М. Зилияне җиңүе белән котлыйбыз, аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
Ученица 3 класса МБОУ «Бугадинская ООШ» Шайхеразиева Зилия приняла участие в "Туган җир сулышы" и стала победителем в номинации "Үзенчәлекле шигырь". Учитель Галлямова Г. М. Поздравляем Зилию с победой, желаем ей дальнейших успехов.
-
“Балык булсын!” акциясе / Акции “Пусть будет рыба" 08.05.2024
Татар Ямалы мәктәбе коллективы ел саен үткәрелә торган “Балык булсын!” акциясендә бик теләп катнашты. Әлеге чара инде традициягә әйләнде. Бу көнне укучылар бигрәк тә көтеп алалар, чөнки авылдашыбыз, “Нептун” хуҗалыгы җитәкчесе Хасанов Денис оештыра әлеге чараны. Укучыларны да җәлеп итеп, аларга махсус бүләкләр дә әзерли. Бу көнне, балык уылдыкларын саклап калу өчен, Агыйдел елгасына бер-берсенә бәйләнгән нарат ботакларын салалар. Акциядә районнан да телевидение, радио вәкилләре дә катнаша. Кыскасы, бу чара файдалы да һәм кызыклы да булуы белән истәлекле! Балыкларыбыз күп булсын!
Коллектив Татарско-Ямалинской школы принял участие в ежегодной акции “Пусть будет рыба" Мероприятие уже стало традиционным. Этот день школьники особенно с нетерпением ждут, потому что это мероприятие организует наш односельчан Денис Хасанов, руководитель хозяйства “Нептун”. Привлекая и учеников, он готовит для них специальные подарки. В этот день, чтобы сохранить икру, в реку Белую кладут связанные между собой сосновые ветки. В акции принимают участие представители телевидения и радио района. Одним словом, это мероприятие примечательно и полезным, и интересным! Пусть у нас будет много рыбы!
-
Балалар бакчасында Бөек Җиңү бәйрәме көне / День Победы в детском саду 08.05.20249 Май-Җиңү көне-безнең һәрберебез өчен изге бәйрәм һәм без, илебезнең бүгенге гражданнары, Җиңү турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. 4 нче "Әтәчкәй" балалар бакчасында Бөек Җиңүне көненә багышланган чаралар елдан-ел үткәрелә һәм бу ел да искәрмә түгел. 9 Май алдыннан балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм балаларда Бөек Ватан сугышы турында белемнәр формалаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үз илебезнең тарихы турында белемнәрен арттыру, халкыбызның каһарманлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү, армия белән тотрыклы кызыксыну тәрбияләү максатыннан әзерләнгән иде. Чара программасына Җиңү бәйрәме, тынычлык, солдатлар турында җырлар, биюләр, сугыш турында шигырьләр, Ватанны саклаучыларның үлемсез батырлыгы турында җырлар кертелде. Чара ахырында балалар Бөек Җиңү паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
9 Мая-День Победы-святой для каждого из нас праздник и мы, сегодняшние граждане страны, должны донести память о победе следующим поколениям. В 4 детском саду "Петушок" мероприятие, посвященное ко Дню Великой Победы из года в год проводится. И этот год не исключение. В канун 9 мая в детском саду прошел праздник, посвященный Дню Великой Победы. Целью праздника является формирование у детей знание о празднике Великой Отечественной Войны, расширить знания об истории своей страны, воспитывать чувство гордости. Мероприятие День Победы проходил под песнями о победе, танцами, стихами о войне. В конце мероприятия дети возложили цветы к памятнику Неизвестному солдату в парке Победы.
-
Мәктәбебез кунаклары! / Гости школы! 08.05.2024
Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераны, Кызыл Йолдыз Ордены кавалеры Насыров Фатых Сәләхетдин улы 1953 нче елдан 1978 нче елга кадәр Татар Ямалы мәктәбендэ эшләгән. Балалар оешмасы да безнеңветераныбыз исемен йортә. Ел саен Бөек Җиңу бәйрәмендә аның туганнары, балалары бәйрәм митингында катнашалар һәм мәктәбебездә кунак булалар. Бүген дә, безнең көтеп алган кунакларыбыз алар. Коллектив белән очрашып, үзләренең әти-әниләрен искәалып, бәйрәм тантанасында катнаштылар алар.
Ветеран Великой Отечественной Войны и ветеран образования, кавалер Ордена Красной Звезды Насыров Фатых Салахутдинович с 1953 по 1978 год работал в Татарско-Ямалинской школе. И детская организация носит имя нашего ветерана. Каждый год в день Великой Победы его родные и дети участвуют в праздничном митинге и становятся гостями нашей школы. И сегодня они наши желанные гости. Они встретились с коллективом, почтили память своих родителей и приняли участие в праздничном торжестве.
-
Митинг 08.05.2024
Ел саен һәр авыл җирлегендә Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үткәрелә. Теләкәй авыл җирлеге башлыгы да үзенең котлауларын җиткерде. Чыгыш ясаучылар – мәктәбебез укучылары. Педагог – оештыручы: Закирянова Сирина Рәдис кызы.
Ежегодно в каждом сельском поселении проводится митинг, посвященный Дню Победы. Выступающие – учащиеся Тлякеевской школы. Педагог-организатор: Закирянова Сирина Радисовна.
-
Еллар аша Җиңү яңгырый! / Сквозь года звенит Победа! 08.05.2024
79 ел элек зур, авыр, фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгырады, әмма кеше йөрәкләрендә яралар төзәлми. Һәм Бөек Җиңүнең тантаналы, бәйрәм көннәрендә без кабат-кабат уйларыбыз белән шул авыр елларга, шул героик көннәргә кайтабыз. Бүген, 8 май көнне, җирлегебездә, Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Митинг барышында сугыш еллары вакыйгалары кыскача ачылды. Бөек Җиңүнең нинди тырышлык белән ирешелгәнен искә төшердек. Тыл хезмәтчәннәренең бөек роле, сугыш балаларының язмышы яңартылды. Җиңү хакына үз гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Богады мәктәбе укучылары «Җиңү һәркемнең йөрәгендә яши! " дигән әдәби композиция әзерләгәннәр. Алар башкаруында иҗади номерлар: сугыш еллары җырлары, сугыш турында шигырьләр яңгырады. Чара ахырында һәйкәлгә веноклар һәм тере чәчәкләр салынды.
79 лет назад отзвучали последние выстрелы большой, трудной, трагической и незабываемой Великой Отечественной войны, но не заживают раны в сердцах человеческих. И в торжественные, праздничные дни Великой Победы, мы вновь и вновь возвращаемся мыслями в те суровые годы, к тем героическим дням. Сегодня, 8 мая, состоялся торжественный митинг, посвященный празднику Дню Победы. В ходе митинга были кратко раскрыты события военных лет. Вспомнили о том, какими усилиями достигнута великая Победа. Вспомнили и о великой роли тружеников тыла, о судьбах детей войны. В память о тех, кто отдал свои жизни во имя Победы, была объявлена минута молчания. Ребята Бугадинской ООШ подготовили литературную композицию «Победа в сердце каждого живет!». В их исполнении звучали яркие, творческие номера: песни военных лет, стихи о войне. В конце мероприятия были возложены венки и живые цветы к памятнику.
-
«Җиңү тәрәзәләре» / “Окна Победы" 07.05.2024
1 майдан 9 майга кадәр “Алтынчәч” балалар бакчасы балалары тәрбияче апалары,әти-әниләр ярдәме белән «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә актив катнаша. Акциянең төп максатлары: Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсенең дулкынландыргыч атмосферасын булдыру, яшь буынга бу бәйрәмнең традицияләрен тапшыру, шулай ук геройларга үз рәхмәтләрен белдерү.Бакчабызның икенче кечкенәләр төркеме нәниләре дә тәрбияче апаларына тәрәзәләрне бизәүдә бик тырышып, кулларыннан килгәнчә, ярдәм иттеләр.
С 1 по 9 мая воспитанники детского сада ”Алтынчач” при помощи воспитателей и родителей принимают активное участие во Всероссийской акции “Окна Победы". Основная цель акции: создание трогательной атмосферы одного из важнейших праздников России, передача молодому поколению традиций этого праздника, а также выражение благодарности героям.
-
«Имин тәгәрмәч-2024» конкурсы нәтиҗәләре / Итоги конкурса «Безопасное колесо - 2024» 07.05.2024
2024 елның 07 маенда «Имин тәгәрмәч-2024» республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста 20 юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркем командасы катнашты. Жюри беркетмәләре нигезендә, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркем командасы 3 нче урынны алды. Җитәкчеләре Җәмилов Р.Ф. һәм Җәмилова Р. Г. Котлыйбыз!!!
07 мая 2024 года был проведен муниципальный этап республиканского конкурса юных инспекторов движения «Безопасное колесо». В конкурсе приняли участие 20 команд юных инспекторов движения. В соответствие с протоколами жюри, команда ЮИД МБОУ «Аккузовская ООШ» заняла 3 место. Руководители Зямилов Р.Ф. и Зямилова Р.Г. Поздравляем!!!