МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Көзге пленэр / Осенний пленэр
09.10.2024
Кояшлы, җылы көннәрдән файдаланып, Балалар иҗат үзәгендәге рәсем түгәрәге укучылары көзге пленэрда булдылар. Ачык һавада рәсем төшерү балаларга бик кызыклы һәм файдалы булды. Түгәрәктә алган белемнәрен кулланып булачак сюжетны эзләргә, һәм кирәкле детальләрне генә сайларга туры килде. һәрбер бала үзе күргәннәрне фантазияләрен эшкә җигеп рәсем итеп төшерде. Табигатьнең төсләргә бай чорына, матурлыгына сокланып, агачларны, парктагы үсемлекләрне күзәтеп илһам алып кайттылар алар. Җитәкчеләре: Солтанова Алинә Илфак кызы.
Для учащихся кружка рисования, был организован осенний пленэр. На пленэре дети учатся изображать окружающую действительность, передавая при этом свето - воздушную перспективу и естественную освещенность. Здесь появляется возможность применить полученные на уроках знания в новой обстановке. Обогащаются представления о природных явлениях и формах. Рисование на открытом воздухе было очень интересным и полезным для детей. Руководитель: Султанова Алина Ильфаковна.
-
Бөтенроссия онлайн зачеты / Всероссийский «онлайн - зачет»
08.10.2024
8 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр финанс белеме буенча, җиденче тапкыр Бөтенроссия «онлайн-зачет» үткәрелә, аны Россия Банкы оештыра. Безнең Богады мәктәбе укучылары да Бөтенроссия онлайн-зачетында актив катнашалар. Биремнәр конкрет тормыш ситуацияләре нигезендә әзерләнгән һәм төпле финанс карарлары кабул итәргә өйрәнергә ярдәм итә.
С 8 по 29 октября проводится седьмой ежегодный Всероссийский «онлайн-зачет» по финансовой грамотности, который организует Банк России. Наши ученики принимают участие во Всероссийском онлайн - зачете. Задания подготовлены на основе конкретных жизненных ситуаций и помогают научиться принимать разумные финансовые решения.
-
Экскурсия
08.10.2024
Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар авыл хуҗалыгы техникасы турындагы күзаллауларын киңәйтү, төрле һөнәрләр белән танышу максатыннан авылның машина-трактор паркында экскурсиягә бардылар. Балалар тракторларның эше, хуҗалыкта булган заманча техника турында белемнәрен киңәйттеләр. Экскурсия парк территориясендә урнашкан техника һәм җиһазлар күзәтүдән башланды. Яңа чәчкечләр, ургыч, җир эшкәртү техникасы балаларга бик ошады. Алар яңа җиһазларны кызыксынып карадылар. Балалар авылда эшнен бик катлаулы булганын, чәчү һәм урып-җыю вакытында һәр минут кадерле икәненә төшенделәр.
Воспитанники Новоалимовского детского сада совершили экскурсию в машинно-тракторный парк села с целью расширения представления о сельхозтехнике, ознакомления с профессиями . Дети расширили знания о работе тракторов, о современной технике, имеющейся в хозяйстве. Экскурсия началась с осмотра техники и оборудования, расположенного на территории парка. Детям очень понравились новые сеялки, жатки, земледельческая техника. Они с интересом рассматривали новое оборудование. Дети поняли, что работа в деревне очень сложная, что каждая минута во время сева и уборки дорогая.
-
Афәрин, Раушания Сайфулла кызы!/Молодец, Раушания Сайфулловна!
08.10.2024
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы - Раушания Сәйфулла кызы Галимҗнова тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Учитель русского языка и литературы Чалманаратской основной общеобразовательной школы Раушания Сайфулловна Галимзянова за доблестный и плодотворный труд и активное участие в социально-экономической жизни района награждена Почётной грамотой главы администрации Актанышского муниципального района Зарипова Ленара Рафаковича. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов.
-
Афәрин, Чулпан Рифгать кызы! / Молодец, Чулпан Рифгатовна!
08.10.2024
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы -Чулпан Рифгать кызы Шәвәлиева- Бөтенроссия “Россиянең ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында “Башлангыч класслар укытучысы” номинациясендә җиңүче буларак Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ “Мәгариф идарәсе”нең мактау кәгазе белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Учитель начальных классов Чалманаратской основной общеобразовательной школы Шавалиева Чулпан Рифгатовна победитель в номинации “Учитель начальных классов” на муниципальном этапе Всероссийского конкурса «Учитель года России» награждена Почётной грамотой МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов.
-
"Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясендә катнашу/ Участие во Всероссийской акции “Сохраним лес”
07.10.2024
"Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында район мәктәпләре агач утыртуда актив катнаштылар. Әлеге акция "Экология" милли проектына ярдәм итү йөзеннән оештырылган.
В рамках проведения Всероссийской акции «Сохраним лес» школы района приняли активное участие в посадке саженцев деревьев. Данная акция организована в поддержку национального проекта «Экология».
-
Йөрәгемне балаларга бирәм/ Отдаю свое сердце детям
07.10.2024
Аның мактау кәгазьләрен, дипломнарын саный китсәң, алар шактый. Эш анда мени? Иң мөһиме - үз эшеңне яратып, теләп, аңардан тәм табып эшләүдә, укучыларың һәм аларның әти-әниләренең ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп, сизеп яшәүдә. Укытучы һөнәренә гомере буе тугры булып калган, мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы, Тәнзилә Мирфайда кызы остазларының, хезмәттәшләренең һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуларын, аңлауларын, дөрес чишелеш юлларын күрсәтүләрен атый. Үрнәк алырдай көчле һөнәр ияләре белән эшләргә насыйп була аңа. Гаять кешелекле, ярдәмчел рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә апа Марданова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия апа Гильманова, тирән белемле Дәнифә апа Арсланова.Тәнзилә Мирфайда кызы гади укытучы гына түгел, ул инде ун елдан артык җаваплы вазифа башкара - директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары. Хәзер инде ул үзе остаз. Яшьләргә төпле акылын бирә, авыр чакларында чыгу юлларын күрсәтә, эшләрендә ярдәм итә. Бар нәрсәгә дә өлгерә ул. Мәктәп кысаларында гына түгел авыл күләмендә узган җырлы-биюле чараларда да теләп катнаша. Матур-матур шигырь юллары да яза. Хезмәттәшебезне Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек булуы белән котлыйбыз. Алга таба да сәламәтлек, уңышлар телибез!
Если считать ее Почетные грамоты, Дипломы, то их немало. Но главное-любить свое дело, находить в нем удовольствие, чувствовать уважение своих учеников и их родителей. Учитель английского языка нашей школы, Танзиля Мирфайдовна, оставшаяся верной своей учительской профессии на протяжении всей жизни, считает, что ее наставники, коллеги всегда готовы были прийти на помощь, понять, найти правильные решения. Ей суждено было работать с сильными профессионалами. Очень человечная, отзывчивая учительница русского языка и литературы Василя Марданова, учитель татарского языка и литературы Галия Гильманова, учитель с глубокими знаниями Данифа Арсланова. Танзиля Мирфайдовна не просто учитель, она уже более десяти лет занимает ответственную должность - заместитель директора по учебно-воспитательной работе. Теперь она сама наставник. Она дает молодым мудрость, помогает в трудные минуты, помогает в работе. Она успевает во всем. С удовольствием участвует не только в школьных, но и в сельских песенно-танцевальных мероприятиях. Пишет стихи. Поздравляем нашего коллегу с удостоением Почетной грамоты Министерства образования Российской Федерации. Желаем здоровья и успехов!
-
Такталачык мәктәп-интернатта Халыкара Укытучылар һәм Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды / В Такталачукской школе-интернате состоялся праздник, посвященный Международному дню учителей и пожилых людей
05.10.2024
Укытучы-изге бер сүз ул. Һәр кеше аның тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларына яхшылыкны күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә. Өлкән яшьтәгеләр бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без-яшь буын һәберсен хөрмәт итәргә тиеш. Бүген Такталачык мәктәп-интернатта Халыкара Укытучылар һәм Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.Өлкәннәребезне чәчәк бәйләмнәре һәм балалар үз куллары белән ясаган бүләкләр белән каршы алдык. Бәйрәм чәй табыны артында жырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Һәркем үзенең истәлекләре белән бүлеште.Учитель - это священное слово. Каждый человек понимает и осознает глубокий смысл этого слова. Учитель изо всех сил старается привить своим ученикам добро, понять жизнь, полюбить ее. Пожилые -это люди, которые пережили много невзгод, испытали горечь мира. Мы , молодые поколение, должны уважать каждого. Сегодня в Такталачукской школе-интернате состоялся праздник, посвященный Международному дню учителей и пожилых людей. Мы встретили их букетами цветов и подарками, сделанными своими руками. Праздник сопровождался песнями, стихами за чаепитием. Каждый поделился своими воспоминаниями.
-
Өлкәннәр һәм Укытучылар бәйрәме / Праздник учителей и пожилых
05.10.2024
Октябрьнең беренче ункөнлеге Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Теләкәй мәктәбендә дә өлкән укытучы һәм техник хезмәткәрләрне кунакка чакыру матур бер гадәткә керде. Быел да укытучыларыбыз мәктәпкә килеп, үзләренең истәлекләре белән таныштылар. Укучылар үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Чара бик күңелле һәм истәлекләргә бай булды.
Первая декада октября отмечается как День пожилых людей. В Тлякеевской школе стало доброй традицией приглашать в гости старших преподавателей и технических работников. И в этом году наши учителя посетили школу и познакомились со своими воспоминаниями. Учащиеся показали свои концертные номера, сыграли в различные игры. Праздник продолжился за чаепитием. Мероприятие было очень веселым и насыщенным.
-
Өлкәннәр көне-ул игелек һәм хөрмәт көне; барлык буыннар өчен мөһим бәйрәм / День пожилых людей- это день добра и уважения; праздник, который важен для всех поколений
05.10.2024
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Иске Богады авылы мәдәният йортында Богады мәктәбе укучылары мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләшеп "Өлкәннәр күңеле - гөлбакча" исемле әдәби- музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап мәктәбебез директоры Васил Максут улы Салихов, авыл җирлеге башлыгы Илсур Филис улы Фаттахов үзләренең изге теләкләрен юлладылар. Безнең кадерле әби-бабайларыбыз хөрмәтенә матур шигырьләр, җырлар, җылы котлаулар яңгырады. Укучыларыбызның матур биюләре дә кичәбезне җанландырып җибәрде.
В рамках Декады пожилых в Старобугадинском сельском Доме культуры учащиеся Бугадинской школы совместно с работниками культуры провели литературно - музыкальный вечер "Өлкәнләр күңеле - гөлбаҡча". На вечере поздравили с праздником директор школы Васил Максутович Салихов, глава сельского поселения Ильсур Филисович Фаттахов. В честь наших дорогих бабушек и дедушек прозвучали стихи, песни, теплые поздравления. Прекрасные танцы наших учеников оживили наш вечер.