МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Башлангыч сыйныф укытучылырының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре белән практик юнәлешле киңәшмәсе
Опубликовано: 28.01.202528 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында “Кече яшьтәге мәктәп укучыларын район, бөтенрәсәй, халыкара әһәмиятенә ия булган фән олимпиадаларына, иҗади конкурсларга әзерләүдә сәләтле балалар белән системалы эш оештыруның әһәмияте» дигән темада башлангыч сыйныф укытучылырының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре белән практик юнәлешле киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә мәгариф идарәсенең өлкән методисты Алинә Марат кызы башлангыч сыйныф укучыларының олимпиадаларга катнашуын анализлады, тәҗрибәле укытучылар Муллаярова С.Т., Мухтарова А.А., Набиева З.Р., Хакимова З.З. укучыларны олимпиадаларга, конкурсларга әзерләүнең алымнары, системасы белән таныштырдылар.Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы Гыйлмуллина Ч.З., башлангыч сыйныф укучылары Валиева Л.Г, Хасанова А.З. нейрочелтәрләр, ясалма интеллект, Gamma һәм башка цифрлы ресурслар белән ничек эшләү алымнарын өйрәттеләр. Мәгариф идарәсе методисты Имамова Роза Асгатовна киңәшмәне оештырып, укучыларның сәләтен үстерүдә укытучыларның һөнәри осталыгын, компетентлыгын камилләштерүгә басым ясады. Киңәшмә эчтәлекле, файдалы һәм эшлекле булды.
К списку новостей