МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Хәйрия ярминкәсе / Благотворительная ярмарка 04.12.2024
2 нче декабрь көнне Балалар иҗат үзәгендә хәйрия ярминкәсе үтте. Ярминкәдә барлык хезмәткәрләр дә, балалар да бик теләп катнашты. Аеруча, "Финанс грамоталыгы", техник иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалар үз продукцияләрен сатуга куйдылар. Сатып алучылар тарафыннан бик җылы кабул ителделәр. Сатудан кергән акча балаларның үзләренә тапшырыла. Хезмәткәрләр үз әйберләрен сатудан керткән акчаны инвалидлар декадасында оештырылачак чарада кулланачак. Ел саен үткәрелеп килүче "Өмет торналары" бәйгесе быел да Республика күләм бәйге буларак оештырыла. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре әлеге ярминкәдән кергән акчалардан алыначак.
2 декабря в Центре детского творчества прошла благотворительная ярмарка. На ярмарке с удовольствием присутствовали все сотрудники и дети. В частности, свою продукцию на продажу выставили дети, занимающиеся в кружках технического творчества и "Финансовая грамотность". Вырученные от продажи средства передаются самим детям. А сотрудники будут использовать на мероприятии, которое будет организовано в рамках Декады инвалидов. Ежегодный конкурс " Журавли надежды " и в этом году проводится на Республиканском уровне. Памятные призы победителям будут вручены на средства, поступившие от этой ярмарки.
-
“Шәҗәрәләр – нәсел агачы” / ”Родословная – дерево поколений" 02.12.2024
Район күләмендә уздырылган Вахит Имамов исемендәге фәнни – гамәли конференциядә “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” номинациясендә катнашып, 8 нче сыйныф укучысы Миргалимова Зәлия 3 нче урынга ия булды. Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы.
Участвуя в районной научно – практической конференции имени Вахита Имамова в номинации ”Родословная – дерево поколений" ученица 8 класса Тлякеевской ООШ Миргалимова Залия заняла 3 место. Руководитель: учитель татарского языка и литературы Хабирова Майсара Фаисовна.
-
К сожалению первое происшествие на льду 29.11.2024
29.11.2024 года, рядом с населённым пунктом Такталачук Актанышского МР, на реке Шабиз утонул гражданин Республики Башкортостан 1953 г.р. Не соблюдая правил безопасности при выходе на лёд (толщина льда менее 7 см, ночное время суток) провалился под лёд. Очевидцы находившиеся рядом извлекли из водоема тело человека, не подававшего признаки жизни. Особую благодарность выражаем Исламову Айзату Минисламовичу за оказанную смекалку и смелость при извлечении утонувшего рыбака.
МЧС России предупреждает! Не выходите на лёд менее 7 см. Однако безопасным считается лёд толщиной более 10 см. При повышении температуры воздуха выше 0 градусов, снижается прочность льда на 15-25%. Не выходите на незнакомые водоемы. Категорически запрещается выходить на лёд в состоянии алкогольного опьянения. Берегите себя и своих близких.
-
«Башлангыч мәктәптә функциональ грамоталылыкны формалаштыру алымнары» мастер - класс бәйгесе 29.11.2024
«Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында 28-29 нчы ноябрь көннәрендә район башлангыч сыйныф укытучыларының «Башлангыч мәктәптә функциональ грамоталылыкны формалаштыру алымнары» темасы астында мастер - класс бәйгесе үтте. Бәйгедә 16 укытучы функциональ грамоталылыкны педагогик эшчәнлектә куллану буенча тәҗрибә уртаклаштылар, көч сынаштылар, үзләренен осталыкларын күрсәттеләр. Бәйге иҗади һәм кызыклы атмосферада узды.
Среди учителей начальных классов на базе МБОУ «Актанышской средней общеобразовательной школы №1» 28-29 ноября прошел конкурс мастер – классова на тему “Методы формирования функциональной грамотности в начальной школе". В конкурсе 16 учителей поделились опытом применения функциональной грамотности в педагогической деятельности, соревновались в мастерстве. Конкурс прошел в творческой и интересной атмосфере.
-
Мастер-класс бәйгесе / Конкурс мастер-классов 29.11.2024
28-29 нчы ноябрь көннәрендә Актаныш беренче санлы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары арасында “Башлангыч мәктәптә функциональ грамоталылыкны формалаштыру алымнары” дигән темага мастер-класс бәйгесе узды. Богады мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ахмадуллина М.М., Галләмова Г.М. әлеге бәйгедә катнашып уңышлы чыгыш ясадылар . Ахмадуллина М.М. “Иң һөнәри мастер-класс”, Галләмова Г.М. “Иң танып белүчән мастер-класс “ номинацияләрендә җиңү яуладылар. Аларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.
28-29 ноября в МБОУ “Актанышская СОШ № 1” прошел конкурс мастер-классов среди учителей начальных классов на тему "Приемы формирования функциональной грамотности в начальной школе". Учителя начальных классов МБОУ “БугадинскойООШ” Ахмадуллина М. М., Галлямова Г. М. успешно выступили в этом конкурсе. Ахмадуллина М. М. победила в номинации” Самый профессиональный мастер-класс“, Галлямова Г. М.- “ Самый познавательный мастер-класс". Поздравляем их с успешным выступлением.
-
Әниләр көне/День матери 27.11.2024
Әниләр көне - искиткеч күңелгә үтеп керә торган бәйрәм, ул безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен ассызыклый. Әниләребезгә «рәхмәт» әйтергә, аларга ихлас җылы сүзләр бүләк итәргә, аларны никадәр нык яратуыбызны кабат-кабат кабатларга менә дигән сәбәп бу. 27 ноябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Рәхмәт сиңа,әнием!» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм программасы ачык төсләр, кызыклы номерлар һәм төрлелек белән тулы иде. Котлауларны укучылар, укытучылар, әниләр, әтиләр музыкаль бүләк формасында җиткерде.Чара дәвамында әниләребезгә рәхмәт , хөрмәт һәм мәхәббәт сүзләре яңгырады. Бәйрәм концерты гаҗәеп җылы мохиттә үтте, барысына да бик күп күңелле тәэсирләр бүләк итте.Тамашачылар балаларның чыгышларын сокланып карап тордылар һәм чын күңелдән аларга көчле алкышлар яудырдылар.
-
"Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа" / "Я желаю тебе солнечную жизнь, Мама" 25.11.2024Такталачык мәктәп-интернаты тәрбиячесе Кулиева Л.Ф. әниләргә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан "Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа" дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатендә, башка вакыттан аермалы буларак, кечкенә генә мастер-класс оештырылды. Бу, үз чиратында, тәрбия сәгатен тагы да ныграк җанландырып җибәрде.С целью воспитания любви и уважения к матерям, воспитатель Такталачукской школы-интерната Кулиева Л. Ф. провела открытый воспитательный час "Я желаю тебе солнечную жизнь, Мама". В отличии от других воспитательных уроков, был организован небольшой мастер-класс. Это, в свою очередь, еще больше оживило сегодняшний воспитательный час
-
"Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасы 25.11.2024
Актаныш кадет интернат-мәктәбе кадетлары рус теле, җәмгыять белеме, математика һәм физика буенча узган "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасында катнашып җиңүче һәм призёрлар булдылар. 22-28 ноябрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус теле, җәмгыять белеме, математика һәм физика буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасы узды. Олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән муниципаль районнарыннан 15 кадет мәктәпләреннән һәм мәктәп-интернатларыннан кадетлар катнашты.
Кадеты Актанышской кадетской школы-интерната приняли участие и стали победителями и призёрами в республиканской олимпиаде по русскому языку, обществознанию, математике и физике «Служу Отчизне! Служу народу!» С 22 по 28 ноября Республиканским олимпиадным центром Министерства образования и науки РТ на базе оздоровительно-образовательного комплекса «Дуслык» проведена республиканская олимпиада школьников по русскому языку, обществознанию, математике и физике «Служу Отчизне! Служу народу!» среди обучающихся 7-11 классов кадетских школ и кадетских школ-интернатов. В олимпиаде приняли участие учащихся-кадеты из 15 кадетских школ и школ-интернатов Казани, Набережных Челнов, Мензелинского, Сабинского, Зеленодольского, Чистопольского, Актанышского, Бугульминского, Спасского, Тетюшского, Камско-Устьинского, Нижнекамского, Черемшанского муниципальных районов Татарстана.
-
Л.Т.Толстой ис. конференция / Конференция им. Л. Т. Толстого 25.11.2024
Теләкәй мәктәбе укучылары төрле конкурс һәм конференцияләрдә еш катнашалар, уңышларга да ирешәләр. Казан шәһәрендә республикакүләм үткәрелгән Л.Т.Толстой ис. конференциядә 7 нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Ләйлә уңышлы чыгыш ясады. Киләчәктә дә аңа уңышлар телибез.
Учащиеся Тлякеевской школы часто участвуют в различных конкурсах и конференциях, добиваются успехов. В республиканской конференции им.Л. Т. Толстого в г. Казани успешно выступила ученица 7 класса Гайнетдинова Лейля. Желаем ей дальнейших успехов.
-
Актанышта – Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш бәйгесе.../ В Актаныше – соревнования по борьбе памяти Ильфата Анварова... 23.11.2024
Илфат Әнвәров истәлегенә оештырылып килүче көрәш бәйгесе ел саен аның туган көне якынлашканда яңа батырларны барлый. Бу инде унынчы ел дәвам иткән истәлек, бу – улларының әтиләренә булган хөрмәте дә. 23 ноябрь көнне Актанышта, күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, М. Җәлил турниры җиңүчесе легендар Илфат Әнвәров истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үзды. Мәктәбебез укучылары үз авырлыкларында Илназ Аюпов 2 урынны, Рүзәл Арсланов 3 урынны, Искәндәр Нурлыев 3 урынны яуладылар. Мәктәбебез 1 урында! Тренерлары: Илфир Анваров. Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Ежегодно, в преддверии дня рождения Илфата Анварова, организуемый турнир по национальной борьбе собирает новых борцов. Это память, которая длится уже десятый год, и это дань уважения сыновей к отцу. 23 ноября в Актаныше состоялся турнир по национальной борьбе среди юношей, памяти легендарного Ильфата Анварова-многократного батыра Сабантуя, мастера спорта РСФСР, чемпиона ТАССР, победителя турнира им. М. Джалиля. В своих весовых категориях Ильназ Аюпов занял 2 место, Рузал Арсланов, Искандер Нурлыев – 3 место. Наша школа на 1 месте! Тренер: Илфир Анваров. Поздравляем их, желаем дальнейших успехов!