МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Татарча диктант-2024" 09.11.2024
Гимназия укытучылары һәм укучылары «Татарча диктант – 2024» Бөтендөнья акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, татар телен яратучыларны берләштерүгә юнәлтелгән. Диктант өчен язучы Ш.Камалның «Матур туганда» повестеннән өзек сайланды. Диктантның текстын ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Нур Хөсәенов, гимназиябезнең татар теле укытучылары Чулпан Шәрипова, Айгөл Әхмәтгалиева укыды.
9 ноября учителя и ученики гуманитарной гимназии-интернат приняли участие во всемирной акции "Татарча диктант -2024". Основная цель акции направлена на привлечение внимания и объединению любителей татарского языка и культуры. Для диктанта был выбран отрывок из повести писателя Ш.Камала "Матур туганда". Текст читали заслуженный работник культуры РТ Нур Хусаинов, учителя татарского языка гимназии Чулпан Шарипова и Айгуль Ахмадгалиева.
-
“Татарча диктант” акциясе / Акция “Диктант по – татарски” 09.11.2024
Теләкәй мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Татарча диктант” акциясенә бик теләп кушылдылар. Шәриф Камал әсәреннән өзек яздылар. Табигать күренешләре бик матур сүрәтләнгән әсәр барыбызга да ошады. “Татарча диктант” туган телгә мәхәббәт тәрбияләүнең бер ысулы.
Учащиеся и учителя Тлякеевской школы с удовольствием присоединились к акции “ Диктант по - татарски”. Написали отрывок из произведения Шарифа Камала. Нам всем понравилось произведение, в котором очень красиво изображены природные явления. Диктант - один из способов воспитать любовь к родному языку.
-
УКЫТУЧЫЛАР ҺӘМ УКУЧЫЛАР «ТАТАРЧА ДИКТАНТ – 2024» БӨТЕНДӨНЬЯ АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАШТЫЛАР 09.11.20249 ноябрь көнне Актаныш икенче санлы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары «Татарча диктант – 2024» Бөтендөнья акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, татар телен яратучыларны берләштерүгә юнәлтелгән. Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм hәм язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язуны булдыру, татар теле белгечләрен һәм укытучыларын тагын да популярлаштыру максатындагы акция 2016 елдан бирле уткәрелә. Аны "Бөтендөнья татар конгрессы" Халыкара берлеге башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.9 ноября учителя и учащиеся Актанышской средней школы № 2 приняли участие во всемирной акции «Татарский диктант – 2024». Основная цель акции — привлечение внимания к татарскому языку и культуре, объединение любителей татарского языка. Акция проводится с 2016 года с целью повышения интереса к татарскому языку, развития навыков правильной речи и письма на литературном языке, создания письменности без орфографических и грамматических ошибок, популяризации татарских языковедов и учителей. Организаторами выступают исполнительный комитет Международного союза "Всемирный конгресс татар", Министерство по делам молодежи Республики Татарстан, Казанский (Приволжский) федеральный университет, Институт филологии и международных связей.
-
“Татарча диктант 2024” акциясе башланып китте/ “Диктант на татарском языке 2024” 09.11.2024
Әлеге акциядә республиканың барлык мәгариф оешмалары да катнаша. Быел да һәр белем йортында татарча диктант язу буенча мәйданчык оештырылган, 9 ноябрь көнне, безнең Богады мәктәбендә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант - 2024» Бөтендөнья акциясе узды. Диктантның максаты – дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру. Диктант өчен язучы Г. Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» повестеннан өзек сайланды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инзилә Дөбәрис кызы Кирамова әйтеп яздырды.
В акции принимают участие все образовательные организации республики. В этом году в каждом учебном заведении организована площадка по написанию диктанта на татарском языке. 9 ноября в нашей Бугадинской ООШ прошла Всемирная акция по проверке грамотности на татарском языке «Татарча диктант - 2024». Цель диктанта – повышение интереса к грамотному правописанию, владению литературным татарским языком. Для диктанта выбран отрывок из повести писателя Г. Башира «Туган ягым – яшел бишек». Продиктовала его учителҗ родного (татарского) языка и литературы Кирамова И.Д.
-
«Татарча диктант» 09.11.2024
2024 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Меңнәр төп гомуми белем бирү укучылары «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, татар телен яратучыларны берләштерүгә юнәлтелгән. Бүгенге көндә «Татарча диктант» – Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итүче акцияләрнең берсе. 6-9 нчы сыйныф укучылары Ш.Камалның “Матур туганда” әсәреннән өзек яздылар. Диктантның текстын туган (татар) теле укытучысы Фәррахова Рүзилә Рәсим кызыукыды. Башлангыч сыйныф укучылары әлеге күңелле чараны үзләренең чыгышлары белән тагы да ямьләндерделәр. Акциядә катнашып, диктант язучы һәркем татар конгрессыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Муниципальный этап республиканской и всероссийской олимпиад 08.11.2024
8 ноября в Актанышском муниципальном районе стартует муниципальный этап всероссийских и республиканских школьных олимпиад по 24-м общеобразовательным предметам. На муниципальном этапе примут участие ученики, которые набрали необходимое количество баллов на школьном этапе олимпиады текущего учебного года, а также победители и призёры муниципального этапа всероссийской и республиканской олимпиад предыдущего учебного года. В олимпиадах по русскому, английскому языкам и математике школьники могут участвовать уже с 4 класса, а по основам безопасности и защиты Родины — с 3 класса. Муниципальный этап всероссийских и республиканских школьных олимпиад завершится 20 декабря 2024 г. Желаем всем участникам удачи, успехов и побед!
-
Китапханәчеләр семинары/Семинар педагогов-библиотекарей 08.11.2024
8 ноябрь көнне Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә район мәктәп китапханәчеләренең “Мәгариф системасын үстерүдә мәктәп китапханәсенең эшчәнлеге” темасына семинары булып узды. Семинарда мәктәп укучылары китапханәчеләрне Халыкара мәктәп китапханәчеләре көне белән тәбрикләп музыкаль чыгышлар ясадылар, мәгариф идарәсенең китапханәчеләр методисты Илина Илфар кызы бәйрәм уңаеннан китапханәчеләрне котлап, мәгариф идарәсенең мактау грамоталары тапшырды, “Иң яхшы китапханәче-2024”, “Укый торган гаилә-укый торган ил” конкурсларына нәтиҗә ясады, дипломнар тапшырды. Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе Нурсия Мулланур кызы норматив документлар, аларны тәртипкә салу серләре белән таныштырды. Семинар эшлекле рәвештә узды.
8 ноября в Актанышской средней общеобразовательной школе №1 состоялся семинар школьных библиотекарей на тему “Деятельность школьной библиотеки в развитии системы образования”. На семинаре школьники выступили с музыкальными выступлениями, поздравив библиотекарей с Международным днем школьного библиотекаря, методист библиотек управления образования Илина Илфаровна поздравила библиотекарей с праздником, вручила Почетные грамоты Управления образования, подвела итоги конкурсов “Лучший библиотекарь-2024”, “Читающая семья-Читающая страна”, вручила дипломы. Библиотекарь Актанышской средней общеобразовательной школы №1 Нурсия Муллануровна ознакомила с нормативными документами. Семинар прошел в деловой форме.
-
Математика фәненнән II Халыкара олимпиадасы 07.11.2024
Бүген Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты үткәргән 5-6 класс укучылары арасында математика фәненнән II Халыкара олимпиадасының бүләкләү тантанасы булып узды. Тантанага сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 5 сыйныф укучылары Миниханова Лия, Закирова Алмазия, Имамова Румия - укытучылары Резеда Тимергази кызы Маликова, 6 сыйныф укучысы Әбүдаров Гадел - укытучысы Рәмилә Әдип кызы Хаҗиева , Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат мәктәбенең 6 класс укучысы Ганиев Илья, укытучысы Радмила Раил кызы Мисбахова чакырылды. Бу олимпиадада призер укучыларыбызны, укытучыларны, гимназия директоры Венера Хаматнасыйховнаны һәм кадет мәктәбе директоры Илсур Илдусовичны уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
“КЭС-Баскет” бәйгесенең муниципаль этабы / Муниципальный этап конкурса “КЭС-Баскет” 07.11.2024
2024 нче елның 7 нче ноябрендә "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы кысаларында Актаныш районы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында баскетбол буенча район ярышлары булып узды.Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 класс укучылары,әлеге бәйгедә III урынны яуладылар! Егетләребезне: Кузьмин Роберт, Гизетдинов Рүзәл, Галиев Фәнзил, Галимов Камиль, Мохтаров Самат, Ягудин Ризван, Фәрдиев Зиннур һәм аларның остазы - физкультура укытучысы Хаҗиев Алмаз Сәяп улын ихластан котлыйбыз!
7 ноября 2024 года состоялись районные соревнования по баскетболу среди учащихся общеобразовательных организаций Актанышского района в рамках школьной баскетбольной лиги "КЭС-БАСКЕТ". Команда юношей (7-9 классы) МБОУ “Такталачукская ООШ” заняла III место! Поздравляем наших парней: Кузьмина Роберта, Гизетдинова Рузаля, Галиева Фанзиля, Галимова Камиля, Мухтарова Самата, Ягудина Ризвана, Фардиева Зиннура - и их наставника - учителя физической культуры Хазиева Алмаза Саяповича!
-
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне / 6 ноября - День Конституции Республики Татарстан 06.11.20246 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. Бүген Татарстаныбыз - Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Шул уңайдан, Такталачык мәктәп-интернаты китапханәсендә "Татарстан Конституциясе көне" дигән темага укучылар белән мәгьлүмат сәгате үтте. Чарада балалар кыскача Татарстан тарихы һәм Конституция кабул ителү тарихы белән таныштылар. Конституциянең нәрсә аңлатуы турында сөйләшү булды.6 ноября отмечается как День Конституции Республики Татарстан. Сегодня Татарстан - одна из передовых республик в составе России. Мы гордимся его историей, культурным и духовным искусством. Поэтому День Конституции является для Татарстана одним из самых значимых праздников. В связи с этим в библиотеке Такталачукской школы-интерната прошел информационный час с учащимися на тему "День Конституции Татарстана". На мероприятии ребята познакомились с историей Татарстана и принятием Конституции. Был разговор о том, что означает Конституция.