МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм / Гуманитарная помощь участникам специальной военной операции 25.10.2024
Көзге хәйрия ярминкәсе кысаларында җыелган акчага беренче мәктәпнең укучылар, укытучылар, ата-аналар коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән 2 генератор һәм 6 рация алып волонтерлар үзәгенә тапшырды. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын, егетләребез исән-имин генә әйләнеп кайтсыннар!
На средства, собранные в рамках осенней благотворительной ярмарки, коллектив учащихся, учителей, родителей первой школы в помощь ребятам, участвующим в специальной военной операции преобрели 2 генератора и 6 раций и передали их в волонтерский центр. Пусть наша страна будет спокойной, небо ясным, пусть наши ребята благополучно вернутся домой!
-
2024-2025нче уку елының беренче чирегенең сонгы атнасы / Последняя неделя первой четверти 2024-2025 учебного года 25.10.20242024-2025нче уку елының беренче чирегенең сонгы атнасы Такталачык мәктәп- интернатында гадәти режимда, җанлы үтте. Атна дәвамында укучыларга көзге каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, кагыйдәләрне үтәмәүнең нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкин булуы искәртелде. 25нче октябрь көнне мәктәптә ата- аналар җыелышы булып, укучылар һәм укытучы- тәрбиячеләр көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Мәктәп директоры Н.Х.Хазиева үз чыгышының ахырында уку чиреген унышлы тәмамлаучы укучыларның әти- әниләренә мәктәп дирекциясенең Рәхмәт хатын тапшырды, ата- аналардан кергән сорауларга җавап бирде. Класс- җитәкчеләре, тәрбиячеләр ата- аналарны шулай ук көзге каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләрен анлатып, каникул чорында балаларның иминлеге, сәламәтлеге һәм тәртибе тулысынча әти- әниләр өстендә икәнлеген искәртеп, имзалар алдылар. 24нче октябрь көнне Такталачык мәктәп- интернаты коллективы махсус - хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен кертеп кушылдылар.Последняя неделя первой четверти 2024-2025 учебного года в Такталачукской школе-интернате прошла в обычном режиме. В течение недели учащимся разъяснялись правила безопасности на период осенних каникул, также они были предупреждены о том, к каким печальным ситуациям может привести несоблюдение правил. 25 октября в школе прошло родительское собрание, был показан концерт, организованный учащимися, учителями и воспитателями. В завершение своего выступления директор школы Н.Х.Хазиева вручила родителям хорошистов Благодарственное письмо дирекции школы, ответила на вопросы родителей. Классные руководители, воспитатели также приняли подписи, уточнив, что в период каникул безопасность, здоровье и порядок детей полностью находятся под ответственностью родителей. 24 октября коллектив Такталачукской школы-интернат внёс вклад в создании гуманитарной помощи ребятам, оказавшимся в зоне проведения специальной военной операции.
-
Икенче мәктәптә ата-аналар җыелышы / Общешкольное родительское собрание в АСОШ №2 25.10.2024
25 октябрь көнне Актанышның 2 нче урта мәктәбендә «Позитив тәрбия стратегиясе. Ата-аналарның һәм башка өлкәннәрнең бала тормышында үз-үзләрен тоту моделе буларак роле» темасы буенча 8,10,11 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Ата - аналар алдында төрле оешмалардан, мәктәп администрациясеннән, мәктәпнең социаль-психологик хезмәтеннән вәкилләр чыгыш ясады.
1. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 103 нче янгыннан саклау бүлеге башлыгы-Мортазин Илдар Минсәлих улы;
2. 2 нче Актаныш урта мәктәбенең социаль педагогы-Шәехова Ландыш Габит кызы;
3. Яр Чаллы территориаль идарәсенең Актаныш районындагы «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсе башлыгы-Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы;
4. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының «Форпост " үзәге МБУ директоры-Кирамова Ландыш Рәдиф кызы;
5. Актаныш муниципаль районында «Игелек үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече-Габдрахманова Рәсүлә Марсель кызы;
6. 2 нче Актаныш урта мәктәбенең педагог-психологы - Хаҗиева Гөлчәчәк Нурмөхәммәт кызы.
25 октября в МБОУ «Актанышская СОШ № 2» прошло общешкольное родительское собрание учащихся 8,10,11 классов на тему «Стратегии позитивного воспитания. Роль родителей и других взрослых в жизни ребенка как моделей поведения». Перед родителями выступили представители различных организаций, администрации школы, социально - психологической службы школы.
1. Начальник отдела пожарной охраны № 103 Главного управления МЧС России по Республике Татарстан - Муртазин Ильдар Минсалихович;
2. Социальный педагог МБОУ «Актанышская СОШ № 2» - Шаехова Ландыш Габитовна;
3. Начальник отделения ГБУ «Безопасность дорожного движения» в Актанышском районе Набережно-Челнинского территориального управления - Мухаметова Лейсан Радифовна;
4. Директор МБУ Центр «Форпост» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - Кирамова Ландыш Радифовна;
5. Специалист по социальной работе Отделения социальной помощи семье и детям ГАУСО «КЦСОН «Игелек үзәге» МТЗ И СЗ РТ в Актанышском муниципальном районе» - Габдрахманова Расула Марселевна;
6. Педагог-психолог МБОУ «Актанышская COШ № 2» - Хазиева Гульчачак Нурмехаматовна. -
Информатика укытучылары семинары / Семинар учителей информатики 24.10.2024
24 октябрь көнне Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә информатика укытучыларының "Мәктәпнең мәгълүмати-белем бирү мохите шартларында укучыларның универсаль уку гамәлләрен формалаштыру"темасына семинары булып узды. Югары категорияле информатика укытучысы Газизов Гадел Фирдәвис улы 9 нчы сыйныфта "Таблицалы мәгълүмати модельләр"дигән темага ачык дәрес үткәрде. Аннары чыгыш ясаучыларга сүз бирелде: Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле информатика укытучысы Әхмәдуллина Р.З., Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Гатина Р.Ф. Семинарның икенче өлешендә 2-9 класс укучылары кунакларны биология, экология буенча үз проектлары белән таныштырдылар. Алар проект идеяләренең ничек барлыкка килүе һәм гамәлгә ашыру барышы турында сөйләделәр.
24 октября в Уразаевской основной общеобразовательной школе состоялся семинар учителей информатики на тему “Формирование универсальных учебных действий обучающихся в условиях информационно-образовательной среды школы”. Учитель информатики высшей категории Газизов Гадел Фирдависович провел открытый урок в 9 классе “Табличные модели”. Затем слово было предоставлено выступающим: учителю информатики первой категории МБОУ “Кузякиская ООШ” Ахмадуллиной Р.З, учителю информатики МБОУ “Кузякинская ООШ” Гатиной Р.Ф. Во второй части семинара учащиеся 2-9 классов ознакомили гостей со своими проектами по биологии, экологии. Они рассказали о том, как появились идеи проектов и о ходе реализации.
-
Химия һәм биология укытучылары семинары / Семинар учителей химии и биологии 23.10.2024
23 нче октябрь көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә химия һәм биология укытучыларының “Уку процессында укучыларның функциональ грамоталылыган формалаштыру” дигән темага район семинары узды. “Ак каен”балалар бакчасы мөдире Ю.Р.Михайлова тәрбияләнүчеләр белән – аппликация, укытучылар - Ч.Р.Шәвәлиева, Л.Р.Хәбирова - башлангыч сыйныф укучылары белән “Алманың кызыклы үзенчәлекләре” темасына дәрестән тыш эшчәнлек һәм “Алан маҗаралары” әкиятен тәкъдим иттеләр, химия-биология укытучылары - Г.Р.Әхметова, А.Т.Рәхимова 7 нче сыйныфта “Мүксыманнар” темасына интеграл дәрес уздырдылар. Ч.Р.Шәвәлиева, Л.Р.Хәбирова, Р.С.Әмирова, А.Т.Рәхимова укучылары кызыклы проект эше якладылар.
23 октября в Чалманаратской основной школе состоялся районный семинар учителей химии и биологии на тему «Формирование функциональной грамотности обучающихся в учебном процессе». Заведующий детским садом “Ак каен” Ю.Р.Михайлова провела открытое занятие с воспитанниками по аппликации. Учителя начальных классов Ч.Р.Шавалиева, Л.Р.Хабирова показали внеурочное занятие на тему “Интересные свойства яблока” и сказку “Приключения на лесной опушке”. Учителя химии и биологии Г.Р.Ахметова, А.Т.РАхимова провели интегральный урок “Мохообразные”. Интересные проекты на различные темы по экологии представили обучающиеся Шавалиевой Ч.Р., Хабировой Л.Р., Амировой Р.С., Рахимовой А.Т.
-
Информатика буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасы 23.10.2024
Бүген – 23 октябрь көнне информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының гимназия этабы уза. 5-11 сыйныф укучылары, Сириус платформасында теркәлеп, олимпиада биремнәрен эшли. Фотоларда – 10 сыйныф укучылары олимпиада вакытында.
Сегодня -23 октября проходит школьный этап Всероссийской олимпиады для школьников по информатике. Учащиеся 5-11 классов Гуманитарной гимназии на сайте Сириус выполняют задания олимпиады.
-
Без сезне Җиңү белән көтәбез!/ Мы ждем вас с победой! 23.10.2024
23 октябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, ата-аналар, укытучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан батырларга гуманитар ярдәм җыюга кушылды. Тартмаларда озак саклана торган продуктлар, тәм-томнар, чәйләр, кипкән җиләк-җимешләр, шәхси гигиена чаралары һәм болар барысы да солдатларыбызга җибәреләчәк. Укучылар, сугышчыларыбызга әхлакый ярдәм күрсәтү һәм рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен, хатлар яздылар, аларны азык-төлек тартмаларына саклык белән тутырдылар."Макулатура тапшыр - агачны коткар !" акциясе кысаларында тапшырылган макулатура акчасы да хәрбиләребезгә ярдәм өчен тапшырылды. Сугыш җиле гаиләләребезгә тимәсен, "Сугыш бетте!" дигән тансык сүзләрне тизрәк ишетсәк иде.
23 октября учащиеся, родители, учителя МБОУ “Такталачукской ООШ” присоединились к сбору гуманитарной помощи героям с целью оказания помощи участникам специальной военной операции.Продукты длительного хранения в коробках, сладости, чай, сухофрукты, средства личной гигиены и все это будет отправлено нашим солдатам. Чтобы выразить моральную поддержку и слова благодарности нашим воинам, учащиеся писали письма, аккуратно упаковывали их в ящики с продуктами. "Сдай макулатуру - спаси дерево! макулатура, переданная в рамках акции"", также была передана в помощь нашим военнослужащим. Пусть ветер войны не обрушится на наши семьи, хотелось бы, чтобы мы быстрее услышали слова " Война окончена! ".
-
Могҗизалар кыры / Поле чудес 22.10.2024
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф сәгате “Россия аграр азык-төлек сәнәгате, җәмәгать туклануы” темасына багышланган иде. 8 нче сыйныф җитәкчесе – Р.С.Әмирова “Азык-төлек сәнәгате” темасына “Могҗизалар кыры” уены уздырды. Уенда 5-9 нчы класс укучылары катнашты. 7 нче сыйныф укучысы - Ильгина Гильманова җиңүче булды. Ул пешекчелек буенча иң яхшы белемле булуын күрсәтте. Хәзер укучылар бу өлкәдәге һөнәрләрнең шәхсән аларга ни дәрәҗәдә кызыклы булуын яхшырак аңлыйлар.
В МБОУ “Чалманаратская ООШ” классный час, проведенный сегодня, был на тему “Россия аграрная, пищевая промышленность, общественное питание”. Классный руководитель 8 го класса Р.С.Амирова на тему “Пищевая промышленность” провела игру “Поле чудес”. Участвовали учащиеся 5-9 классов. Победителем стала ученица 7 класса Ильгина Гильманова. Она показала лучшие знания по кулинарии. Теперь обучающиеся лучше понимают, насколько интересны профессии из этой сферы лично им.
-
Республика семинары 21.10.2024
Бүген Яр Чаллы шәһәренең 56нчы санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Актаныш 1нче санлы, Пучы, Киров урта гомуми, Теләкәй төп белем бирү мәктәпләре педагоглары "Функциональ грамоталылыкны үстерүдә педагогларның һөнәри компетенциясен күтәрү буенча методик эшнең уңышлы практикалары" темасы астында Республика семинарында катнашты.
Семинарда укучыларда функциональ грамоталылыкның һәр төрен үстерүгә юнәлтелгән ачык дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек, мастер-класслар каралды, чыгышлар тыңланды. Чара эчтәлекле һәм эшлекле булды.
-
Ярмарка/Ярминкә 18.10.2024
“Тылсым” балалар бакчасында күңелле ярминкә узды. Балалар бу вакыйгага зур энтузиазм белән әзерләнделәр: җырлар, халык биюләрен өйрәнделәр, көзге яфраклардан һәм табигый материаллардан эшләнмәләр ясадылар. Көзге сый-нигъмәтләргә аерым игътибар бирелде. Балалар һәм ата-аналар ярминкәгә үз бакчаларыннан алма, кишер, кабак, ташкабак һ.б. уңыш алып килделәр. Моннан тыш, ярминкәдә төрле конкурслар һәм уеннар оештырылды. Балалар урып-җыю ярышларында һәм башка чараларда бик теләп катнаштылар. Бу аларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә генә түгел, ә көзге традицияләр һәм гореф-гадәтләр турында да күбрәк белергә мөмкинлек бирде. Күңелле ярминкә чын иҗат, уңыш һәм дуслык бәйрәменә әверелде. Ул балаларга дуслары һәм якыннары белән аралашудан ләззәт алырга, халык традицияләре турында күбрәк белергә һәм вакытны яхшы үткәрергә мөмкинлек бирде.
В детском саду “Тылсым” прошло яркое и весёлое событие — веселая ярмарка. Ребята с большим энтузиазмом готовились к этому событию: учили песни, разучивали народные танцы, мастерили поделки из осенних листьев и природных материалов. Особое внимание уделялось осенним угощениям. Дети и родители принесли на ярмарку урожай со своих огородов: яблоки, морковь, тыквы, кабачки и многое другое. Кроме того, на ярмарке были организованы различные конкурсы и игры. Дети с удовольствием участвовали в соревнованиях по сбору урожая и других мероприятиях. Это позволило им не только проявить свои творческие способности, но и узнать больше об осенних традициях и обычаях. Веселая ярмарка стала настоящим праздником творчества, урожая и дружбы. Она позволила детям насладиться общением с друзьями и близкими, узнать больше о народных традициях и просто хорошо провести время.