МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Телефон горячей линии по приему в 1-ый и 10-ый класс 28.08.2024
Телефон горячей линии МКУ "Управления образования" по приему в 10-ый класс Актанышского муниципального района:
8(855)523-44-29, 89372965900 в рабочие дни (понедельник- пятница) с 7.30 до 16.15.Телефон горячей линии МКУ "Управления образования" по приему в 1-ый класс Актанышского муниципального района:
8(855)523-44-29, 89270423063 в рабочие дни (понедельник- пятница) с 7.30 до 16.15. -
Телефоны «горячей линии» на период подготовки и проведения государственной итоговой аттестации по образовательным программам основного общего и среднего общего образования в 2023/2024 учебном году 15.07.2024
Телефон горячей линии МКУ "Управления образования"Актанышского муниципального района:
8(855)523-44-29, 8(855)523-44-70 в рабочие дни (понедельник- пятница) с 7.30 до 16.15.Министерство образования и науки Республики Татарстан, отдел общего образования и итоговой аттестации:
8(843)294-95-06 (ЕГЭ); 8(843)294-95-62 (ОГЭ, ГВЭ)Департамент надзора и контроля в сфере образования Министерства образования и науки Республики Татарстан:
8(843)237-74-36.Режим работы телефонов «горячей линии» Министерства образования и науки Республики Татарстан: в рабочие дни (понедельник- пятница) с 9.00 до 18.00.
-
БДИ-2024 11.07.2024
Гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары Гилаев Айнурның математика (профиль) һәм рус теленнән, Галиев Илназның математика (профиль) тапшырган дәүләт имтиханнары 100 әр баллга бәяләнгән!!! Айнур белән Илназны, әти-әниләрен, укытучылары Энҗе Фирдәвис кызы Шәгъзамованы, Земфия Гыйльфан кызы Вәлиеваны, гимназия коллективын, директорын Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанованы әлеге күркәм уңыш, мәгариф өлкәсендәге мәртәбәле казаныш белән ихлас котлыйбыз! Уңышлар - уңышка, җиңүләр җиңүгә ялгансын!
-
БДИ-2024 10.07.2024
БДИ-2024: Актаныш укучылары рус теле һәм химиядән имтиханнарын 100 баллга тапшырды. Инде беренче сөенечле хәбәрләр дә бар. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның чыгарылыш сыйныф укучысы Миләүшә Гыйльметдинова рус әдәбияты фәненнән, Актанышның икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Рузилә Гайнетдинова химия фәненнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Миләүшәне, аның укытучысы Нурыева Ирина Альбиновнаны, Рузиләне һәм аның укытучысы Исламова Миләүшә Дәниф кызын ихластан уңышлары белән котлыйбыз.
-
Әкият көне / День сказки 28.06.2024
Бүген ”Каенкай” балалар бакчасында “Әкият көне” булып узды. Безнең балаларның ни кадәр сәләтле икәннәренә кабаттан инанабыз. Берничә генә көн дәвамында әзерләнеп шул кадәр матур, килештереп, оста итеп “Төлке, куян һәм әтәч” әкиятен сәхнәләштереп куйдылар Шәйхетдинова Гүзәл апалары белән зурлар төркеме балалары. Яңача итеп куелган әкият кызыклы һәм бик мавыктыргыч булды. Бәйрәмне Салихова Миләүшә апалары “Әкияти викторина” белән дәвам итте. Төрле халык әкиятләре буенча бирелгән башваткыч сораулар, интерактив уеннар балалрны яңадан тылсымлы әкият иленә алып кереп китте. Тамашачы балаларның, иммерсив алымы ярдәмендә, үзлектән маскалар, костюмнар сайлап алып “Шалкан” әкиятен күрсәтү, балаларның ни кадәр комуникатив, кыю, төрле ситуациядан чыга белү сәләтенә ия икәннәрен күрсәтте. Бәйрәмебезнең азагында Вахитова Гүзәлия апалары җитәкчелегендә, кечкенәләр төркеме балалары үзләренең яраткан җырлары белән безне сөендерделәр. Бәйрәм бик күңелле, истә калырдай, уңай эмоциональ атмосферада үтте. Тәрбиячеләр: Шайхетдинова Г.Р. Салихова М.М. Вахитова Г.Х.
Сегодня в нашем детском саду прошел День сказки. Мы снова убедились, насколько талантливы наши дети. Воспитанники старшей группы вместе с воспитателем Шайхутдиновой Гузель всего за несколько дней подготовились и мастерски поставили сказку “Лиса, заяц и петух”. Сказка, поставленная по-новому, была интересной и увлекательной. Продолжила праздник воспитатель Салихова Миляуша со “Сказочной викториной". Вопросы-головоломки, интерактивные игры по мотивам сказок разных народов вновь погрузили детей в волшебную сказочную страну. Затем дети-зрители с помощью иммерсивного подхода самостоятельно подобрали маски, костюмы и показали сказку “Репка”. И еще раз доказали, насколько они коммуникативны, смелы, способны выходить из самых разных ситуаций. В завершение праздника дети из второй младшей группы под руководством воспитателя Вахитовой Гузалии порадовали нас своими любимыми песнями. Праздник прошел в очень приятной, запоминающейся, позитивной эмоциональной атмосфере. Воспитатели: Шайхетдинова Г.Р. Салихова М.М. Вахитова Г.Х.
-
Мәктәп җитәкчеләре узган уку елына хисап тота 25.06.2024Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, методистлар катнашында район мәктәпләренең 2023-2024 нче уку елында алып барылган эшчәнлегенә анализ ясала. Мәктәп директорларының ачык хисаплары барышында мәктәпнең киңкырлы эшчәнлеге яктыртыла. Мәктәп һәм укытучыларның проект эшчәнлекләренә нәтиҗә ясала. Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә таянып мәгариф учреждениясенә бәя бирелә.
-
Аклы татар сөлгесе - керсез күңел көзгесе/ Белое татарское полотенце - зеркало чистой души 21.06.2024
Борынгы заманнардан сакланып калган татар халкының мәдәни мирасы арасында сөлгеләр зур урын алып тора. Шунысы куанычлы авылыбызда сөлге, мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре чигүче апаларыбыз гына түгел яшь кызларыбыз да бар. Богады мәктәбе укучылары алар белән танышып, очрашып, чигү серләренә өйрәнеп тора. Ә “Аклы татар сөлгесе - керсез күңел көзгесе”район конкурсына әзерлек йөзеннән районыбызның танылган чигү остасы Илиза апа Хакимованың кул эшләреннән күргәзмә ясап таныштык. Аның кулы тудырган искиткеч могҗизаларга таң калдык. Конкурска мәктәбебез укытучылары Лениза Динәвис кызы Фаттахова, Инзилә Дөбәрис кызы Кирамова сөлге, ә 9 сыйныф укучысы Энҗе Хисамова мендәр тышлыгы чиккәннәр иде. 21 июнь көнне Яшьлек" яшьләр үзәгендә әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Лениза Динәвис кызы Фаттахова, Инзилә Дөбәрис кызы Кирамова 1 урынга лаек булдылар, ә 9 сыйныф укучысы Энҗе Хисамова 3 урын өчен бүләкләнде. Котлыйбыз! Афәрин безнекеләр булдыра!
Среди культурного наследия татарского народа, сохранившегося с древних времен, большое место занимают полотенца. Отрадно, что в нашем селе есть не только взрослые, которые вышивают полотенца, наволочки, занавески на окна, но и молодые девушки. Ученики Бугадинской школы знакомятся с ними, встречаются, учатся секретам вышивания. А в рамках подготовки к районному конкурсу ” Белое татарское полотенце - зеркало чистой души" мы познакомились с выставкой работ известной вышивальщицы Илизы Хакимовой. Мы были поражены чудесами, сотворенными ее рукой. На конкурс вышили полотенце учителя школы Лениза Динависовна Фаттахова, Инзиля Дубарисовна Кирамова, а ученица 9 класса Энже Хисамова-наволочку. 21 июня в молодежном центре "Яшьлек" состоялось подведение итогов конкурса. Лениза Динависовна Фаттахова, Инзиля Дубарисовна Кирамова заняли 1 место, а ученица 9 класса Энже Хисамова была награждена за 3 место. Поздравляем! Молодцы, наши могут!
-
Халыкара олимпиада 17.06.2024
12-15 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә рус теле һәм әдәбияты фәненнән Халыкара олимпиада булып узды. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 класс укучысы Авзалова Амелия җиңүче исемен яулады! Укытучысы: Нурыева Ирина Альбин кызы.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның
8 класс укучылары- Бикимова Камилла, Харисова Гүзәл, Хафизова Эвелина, Ильясова Энҗе, 10 класс укучылары -Хаернасова Алинә, Фәрдиева Илина, 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучылары- Миргалимов Ленар, Хәкимова Илзирә, Фазлиева Динара, Фарисова Лилия, Пучы мәктәбенең 8 класс укучысы Шакирова Әминә призер булдылар! Укытучылары: Рафикова Резеда Шамил кызы, Нурыева Ирина Альбин кызы, Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы, Могтазирова Әлфия Азат кызы, Әмирова Алсу Әнфәс кызы, Маликова Миләүшә Мәскап кызы, Шарифуллина Ангелина Вячеславовна. Укучыларны, укытучыларны, Гуманитар гимназия-интернат җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын,
1нче мәктәп җитәкчесе Альберт Мирхәт улын, Пучы мәктәбе җитәкчесе Алсу Рәшит кызын котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез! -
Суда сак булыгыз! 07.06.2024
1 июньнән рәсми рәвештә су коену сезоны башланды. Ул берни белән дә күңелсезләнмәсен өчен, гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Карточкаларда су янында да эшләргә ярамавын сөйлибез. Һичшиксез, балаларыгызга күрсәтегез.
-
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру / Опрос о качестве оказания услуг в сфере образования 07.06.2024
Актаныш муниципаль районы «Мәгариф идарәсе» ата-аналарның мәктәпкә һәм уку процессына мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан, ата-аналар җәмәгатьчелегенә https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm җирле үзидар органнарының рәсми сайтында мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфаты турында фикер белдерү мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә.
С целью выявления отношения родителей к школе и процессу обучения МКУ «Управление образования» Актанышского муниципального района информирует родительскую общественность о том, что на официальном сайте органов местного самоуправления https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm предоставлена возможность пройти опрос о качестве оказания услуг в сфере образования.