МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Барлык диннәр гыйбадәтханә - музее буйлап экскурсия / Экскурсия по храму - музею всех религий 21.04.2024
2024 нче елның 21 апрель көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы Казан шәһәренә якын урнашкан Иске Аракчино Бистәсендә урнашкан Барлык диннәр гыйбадәтханәсе - музеенда экскурсиядә булдылар. Бу музей төрле диннәрнең гыйбадәтханә стильләре берләштерелгән архитектура символы булып тора. Мондый гадәти булмаган комплекс булдыру идеясен рәссам һәм архитектор Илдар Ханов күтәреп чыга. Әлеге музейда һәр зал үзенең кабатланмас стилендә бизәлгән. Монда төрле илләр мәдәниятен тирәнтен өйрәнергә мөмкинчелек бар.
21 апреля 2024 года учащиеся 8 класса МБОУ «Аккузовская ООШ», учитель истории и обществознания Зямилова Розалия Гарифяновна совершили экскурсию по храму - музею всех религий, расположенному в поселке Старое Аракчино, расположенном в непосредственной близости от города Казани. Этот музей является архитектурным символом, в котором сочетаются храмовые стили разных религий. Идея создания такого необычного комплекса принадлежит художнику и архитектору Ильдару Ханову. В этом музее каждый зал оформлен в своем неповторимом стиле. Здесь есть возможность углубленно изучить культуру разных стран.
-
Республикакүләм "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурсы 20.04.2024
Флүс Латыйфи исемендәге Республикакүләм "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурсында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның укучылары - Шакирова Лиана 1 урын, Гарифуллина Руфина 3 урын яулады, укытучылары Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы. Лиана белән Руфинаны, Чулпан Рәмзил кызы, гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызын, коллективны кайнар котлыйбыз һәм һәрвакыт уңышлар теләп калабыз!!!
-
Татар теле һәм әдәбияты фәненнән Халыкара олимпиадасы 20.04.2024
Татар теле һәм әдәбияты фәненнән Халыкара олимпиадада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 класс укучысы Ильясова Энҗе призер, 9 класс укучысы Шакирова Лиана һәм 11 класс укучысы Гарифуллина Руфина - җиңүче, укытучылары Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы, Актаныш беренче мәктәбенең 11 класс укучысы Арсланова Энҗе -призер булды, укытучысы Солтанова Ирина Риф кызы.
Укучыларны, укытучыларын, коллективларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз! Молодцы!
-
Кузгатмакчы булсаң халык күңеллəрен..." Республикакүлəм яшьлəр фəнни-иҗади конкурсы 20.04.2024
Габдулла Тукайның туган көненə багышланган "Кузгатмакчы булсаң халык күңеллəрен..." Республикакүлəм яшьлəр фəнни-иҗади конкурсының "Без - Тукайлы халык" номинациясендə Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Авзалова Таңсылу, Галеева Алидə, Хамидуллина Ландыш 3 урынны яуладылар, укытучылары Сəлимҗанова Лилия Әхнəф кызы. Таңсылу, Алидə həм Ландышны, Лилия Әхнəф кызын, Яна Әлем мəктəбе директоры Рәмзил Хуҗагали улын котлыйбыз!!! Алда да уңышлар телибез!
-
"Синең гамәлләрең" - "Твои действия" 20.04.2024
20 апрель конне Татар Ямалы мәктәбе #ЭКОЯЗ конкурсына кушылып, укучылар мәктәп бакчасы территориясендәге корыган яфракларны, чыбык-чабыкларны җыештырдылыр. Бакчабыз чистарып, ямьләнеп китте.
Идет третья неделя конкурса #ЭКОВЕСНА. Учащиеся очистили территорию школы от опавшей листвы, сухих веток. Сад школы стал чистым, красивым.
-
“Тоталь диктант” / «Тотальный диктант» 20.04.2024
20 апрельдә Актанышның беренче мәктәбе “Тоталь диктант” халыкара мәгариф кампаниясенә кушылды. Акция кысаларында һәркемгә рус телендә диктант язу һәм аларның грамоталылыгын сынау мөмкинлеге бирелде. Акциянең төп максаты - информацион мохит булдыру, милли белем культурасын формалаштыру, шулай ук яшьләрне һәм тулаем халыкны грамоталылыкны арттыру һәм рус телен популярлаштыру мәсьәләсенә җәлеп итү. Мәгариф кампаниясенең девизы: дөрес язу - мода!
20 апреля АСОШ №1 присоединилась к Международной просветительской акции «Тотальный диктант». В рамках Акции у всех желающих была возможность написания диктанта по русскому языку и проверки своей грамотности. Основной задачей Акции является создание информационной среды, национального формирования культуры знаний, а также привлечение молодежи и населения в целом к вопросу повышения грамотности и популяризации русского языка. Девиз просветительской Акции: писать грамотно - это модно!
-
"Сәләткә нур булган йолдызлар” 20.04.2024
Ел саен республикакүләм үткәрелүче “Сәләткә нур булган йолдызлар” конкурсында Теләкәй мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары катнашты. Миргалимова Зәлия “Драматургия” номинациясендә 1 нче урынга, Әминова Чулпан «Публицистика» номинациясендә 3 нче урынга лаек булдылар. Кызларга киләчәктә дә уңышлар телибез! Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы.
В ежегодном республиканском конкурсе “Сәләткә нур булған йолдызлар” приняли участие учащиеся 7 класса Тлякеевской школы. Миргалимова Залия удостоена 1 места в номинации ”Драматургия”, Аминова Чулпан - 3 места в номинации “Публицистика". Желаем девушкам дальнейших успехов! Руководитель: учитель татарского языка и литературы Хабирова Майсара Фаисовна.
-
Җиңел атлетика эстафетасы / Легкоатлетическая эстафета 20.04.2024
20 апрель көнне Актанышта, җәйге спорт сезоны ачылу уңаеннан, данлыклы спортчы, дөньякүләм җиңел атлетика чемпионы Фирая Солтанова - Жданова Кубогына мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика эстафетасы узды. Ярышларның төп максатлары булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәпләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру тора. Мәктәбебезнең 6 укучыдан торган командасы бу ярышта катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты. Алар: Ралина Галиева, Зәлия Сафина, Азалия Агелуллина, Искәндәр Нурлыев, Нияз Салахов, Алмаз Габдуллин. Молодцы укучылар!
20 апреля в Актаныше, в честь открытия летнего спортивного сезона прошла легкоатлетическая эстафета среди школьников на Кубок знаменитой спортсменки, чемпионки мира по легкой атлетике Фирая Султановой - Ждановой. Основными целями соревнований являются укрепление здоровья учащихся, пропаганда здорового образа жизни и популяризация легкой атлетики в школах района. Команда нашей школы, состоящая из 6 учеников, успешно выступила в этом соревновании. Это Ралина Галиева, Залия Сафина, Азалия Агелуллина, Искандер Нурлыев, Нияз Салахов, Алмаз Габдуллин. Молодцы ребята!
-
Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасарларының "Мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә заманча алымнар" темасы астында район семинары/ В МБОУ «Уразаевская ООШ» прошел районный семинар заместителей директора по учебной работе на тему «Современные подходы к повышению качества школьного образования» 19.04.2024
19 нчы апрель көнне Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасарларының "Мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә заманча алымнар" темасы астында район семинары үтте. Кунакларны тантаналы рәвештә безнең яшь армиячеләр, орлята һәм укытучылар коллективы каршы алды. Мәктәпнең өстенлекле юнәлеш: "Экология мәктәбе: уйлау, тикшерү, эш итү" темасы кысаларында эшләнгән проект эшләре белән танышу булды. Кунаклар өчен башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан "Заманча шалкан әкияте" кечкенә театральләштерелгән тамаша оештырылды. Семинар барышында тарих фәне укытучысы Газизов Г.Ф., технология фәне укытучысы Гыймазов Н.Ф., математика фәне укытучысы Галимуллина Л.Н. ачык дәресләр күрсәттеләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәлахова В.Х., рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтшина Г.М., химия-биология укытучысы Шаймарданова Г.С. мастер-класслар күрсәтеп, заманча белем бирү технологияләрен куллану буенча үз тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.
19 апреля в МБОУ "Уразаевская ООШ" прошел районный семинар заместителей директора по учебной работе на тему "Современные подходы к повышению качества школьного образования". Го стей торжественно встречали наши юнармейцы, орлята и педагогический коллектив. Состоялось знакомство с проектными работами, выполненными в рамках приоритетного направления школы: "Экологическая школа: мышление, исследование, действие". Для гостей учащимися начальных классов было организовано небольшое театрализованное представление "Современная репка". В ходе семинара были показаны открытые уроки учителя истории Газизова Г. Ф., учителя технологии Гимазова Н.Ф., учителя математики Галимуллиной Л. Н. Учитель татарского языка и литературы Салахова В. Х., учитель русского языка и литературы Мухаметшина Г. М., учитель химии и биологии Шаймарданова Г. С. провели мастер-классы и представили свой опыт применения современных образовательных технологий.
-
«Игелекле капкачлар» акциясе /Акция «Добрые крышечки» 18.04.2024
Районыбызда барган Россиянең иң күренекле экоакцияләренең берсе булган «Игелекле капкачлар» акциясе гимназиядә дәвам итә.
Әлеге акциягә бу атнада 9 класс укучылары да кушылды.В нашем районе проходит экологическая акция «Добрые крышечки»."Добрые крышечки» – это российский эколого-благотворительный волонтерский проект, имеющий двойную цель: сделать наш мир чище и помочь детям, которым нужна поддержка. Конечно же гимназисты не смогли оставить данную акцию без внимания, именно поэтому они активно в ней участвуют.