МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
"Габдулла Тукай исемендәге фәнни-тикшеренү укулары"
11.04.2024
11 апрель көнне Яңа Әлем мәктәбендә "Габдулла Тукай исемендәге фәнни-тикшеренү укулары" үткәрелде.Әлеге чара укучыларның интеллектуаль һәм сәнгать иҗатын үстерүгә ярдәм итү, аларны тикшеренү һәм иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү; педагогик хезмәткәрләрнең методик дәрәҗәсен күтәрү максатыннан уздырылды.Укучылар 3 юнәлешкә бүленеп, үз көчләрен сынадылар:"Сәнгатьле уку", "Фәнни-гамәли тикшеренү эшләре", "Видеоязмалар".Мәктәпләрдән 75 дән артык эш кабул ителде.Һәр юнәлештә җиңүчеләр билгеләнеп, дипломнар тапшырылды.Җиңүче исеменә лаек булган укучыларның эшләре республикага җибәреләчәк.Укучыларга уңышлар телибез.
-
«Закон территориясе» республика конкурсы нәтиҗәләре / Итоги республиканского конкурса «Территория Закона»
09.04.2024
2024 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды. Ул җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшүсмерләрне һәм яшьләрне хокукый тәрбияләүгә, хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән авыл җирлекләренең, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның, уку йортларының һәм физик затларның уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан танылуны һәм таратуны тәэмин итү максатында үткәрелә. Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе «Закон Территориясе» конкурсының республика этабы нәтиҗәләре буенча «Белем бирү оешмалары арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән өлеше өчен» номинациясендә II урынны алды. Мәктәп директоры Җәмилов Ринат Флүн улы. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
9 апреля 2024 года в министерстве внутренних дел по Республике Татарстан прошла церемония награждения победителей и лауреатов республиканского конкурса «Территория закона». Он проводится в целях обеспечения общественного признания, поощрения и распространения положительного опыта сельских поселений, муниципальных районов и городских округов, предприятий и организаций, учебных заведений и физических лиц, внесших заметный вклад в обеспечение общественного порядка, правовое воспитание подростков и молодежи, профилактики правонарушений. По итогам республиканского этапа конкурса «Территория Закона» МБОУ «Аккузовская ООШ» заняла II место в номинации «За вклад в профилактику правонарушений среди обучающихся образовательных организаций». Директор школы Зямилов Ринат Флунович. Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
Олимпиада
08.04.2024
Бүген 8 апрель гимназия укучылары Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының туган телләре буенча төбәкара олимпиаданың сайлап алу этабында катнаша. Уңышлар телибез!
Сегодня 8 апреля ученики гуманитарной гимназии- интернат принимают участие в отборочном этапе межрегиональной олимпиады по родным языкам народов Сибири и Дальнего Востока. Желаем удачи!
-
Кызыл китап безне кисәтә / Красная книга предупреждает нас
08.04.2024
Химия-биология атналыгы чараларының берсе буларак Күҗәкә мәктәбендә Татарстанда сирәк очрый торган һәм юкка чыга баручы үсемлекләр, хайваннар турындагы мүгълуматны туплаган Кызыл китап турында экологик чара үткәрелде. Үзебезнең районда һәм җирлектә дә Кызыл китапка кергән хайваннарны, үсемлекләрне ачыкладык. Кызыл китапның кешелекне кисәтүче китап булуына тагын бер кат ышандык.
В качестве одного из мероприятий химико-биологической недели в Кузякинской школе было проведено экологическое мероприятие о Красной книге Республики Татарстан, в котором собрана информация о редких и исчезающих видах растений и животных. В нашем районе и на территории поселения мы выявили животных и растения, занесенные в Красную книгу. Мы еще раз убедились, что Красная книга - это книга, предупреждающая человечество.
-
Эвакуация
08.04.2024
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, мәктәп бинасыннан һәркем эвакуацияләнергә тиеш. Шул максаттан, Теләкәй мәктәбендә өйрәнүләр булды. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр тиз арада бинадан урамга чыктылар.
В случае возникновения чрезвычайной ситуации из здания школы должны эвакуироваться все. С этой целью в Тлякеевской школе проводились учения. Учащиеся, преподаватели, технические работники быстро эвакуированы из здания на улицу.
-
Полиция хезмәткәре белән очрашу / Встреча с сотрудником полиции
08.04.2024
2024 елның 08 апрелендә Аккуз төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларда социаль җаваплылык күнекмәләрен, законга ихтирамлы мөнәсәбәтне формалаштыру максатыннан укучыларының Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге начальнигы, полициянең кече лейтенанты Р.Р. Камалова белән очрашуы узды. Ул 1-9 сыйныф укучылары белән «Законга буйсыну –һәр РФ гражданының бурычы» дигән тема буенча әңгәмә үткәрде. Регина Радик кызы балигъ булмаганнарга аларның хокукларын һәм бурычларын аңлатты, хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы, хокук бозулар һәм җинаятьләр кылуга юл куймау турында сөйләде. Моннан тыш, мәктәп укучыларына балигъ булмаганнарның төнлә җәмәгать урыннарында олылар озата йөрмичә торуларын чикләүче гамәлдәге законнарны үтәү кирәклеген искәртте. Регина Радиковна укучыларга квадроциклларны һәм мотоциклларны нинди шартларда һәм нинди яшьтән куллана алуларын аңлатты. Очрашу укучылар өчен бик тә тәрбияви әһәмияткә ия булды.
08 апреля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ», с целью формирования у учащихся навыков социальной ответственности, уважительного отношения к Закону, состоялась встреча учащихся школы с начальником отдела по делам несовершеннолетних отдела МВД России по Актанышскому району, младшим лейтенантом полиции Камаловой Р.Р. Она провела с учащимися 1-9 классов беседу по теме: «Быть законопослушным – обязанность каждого гражданина РФ». Регина Радиковна разъяснила несовершеннолетним их права и обязанности, рассказала об административной и уголовной ответственности за совершение правонарушений, недопущении совершения правонарушений и преступлений. Кроме того, школьникам напомнила о необходимости соблюдения действующего законодательства, ограничивающего пребывание несовершеннолетних в ночное время в общественных местах без сопровождения взрослых. Регина Радиковна с особым акцентом разъяснила учащимся, при соблюдении каких условий и с какого возраста они могут использовать квадроциклы и мотоциклы. Встреча имела большое воспитательное значение для учащихся.
-
Космонавтика көненә багышланган рәсем күргәзмәсе / Выставка рисунков, посвященная Дню Космонавтики
08.04.2024
2024 елның 8 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә Ватан космонавтикасы казанышларын популярлаштыра, балалар сәнгать иҗатына ярдәм итә, шулай ук патриотизм хисе тәрбияли. Укучыларның эшләре бик кызыклы һәм оригиналь килеп чыкты. Күргәзмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
8 апреля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» была организована выставка рисунков, посвященная Дню Космонавтики, в которой учащиеся активно приняли участие. Выставка популяризует достижения отечественной космонавтики, содействует детскому художественному творчеству, а также воспитывает чувство патриотизма. Работы учащихся получились очень интересными и оригинальными. По итогам выставки будут определены победители.
-
9 нчы сыйныф укучыларының шәхси проектларын алдан яклап карау / Предварительная защита индивидуальных проектов учащимися 9 класса
08.04.2024
2024 елның 08 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучыларының шәхси проектларын алдан яклап карау уздырылды. Әлеге чараның максаты-сайланган белем өлкәләренең эчтәлеген һәм ысулларын үзләштерүдә, максатчан, нәтиҗәле эшчәнлекне проектлау һәм гамәлгә ашыру сәләтен үзләштерүдә үз казанышларын күрсәтү иде. Һәр 9 нчы сыйныф укучысы өчен индивидуаль йомгаклау проектын үтәү мәҗбүри. 9 нчы сыйныф укучылары тарафыннан барлыгы 5 проект тәкъдим ителде. Проектларны яклау өчен балалар презентацияләр әзерләделәр һәм үз тикшеренүләренең гамәли нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Комиссия эшләрне мәктәптә эшләнгән критерийлардан чыгып бәяли, анда проектның гипотезасы, максатлары, бурычлары, эш ысулларын күрсәтү, сайланган теманың күренеп торучанлыгы, актуальлеге, социаль әһәмияте һ. б. исәпкә алына.
08 апреля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» прошла предварительная защита индивидуальных проектов учащимися 9-го класса. Целью данного мероприятия было продемонстрировать свои достижения в самостоятельном освоении содержания и методов избранных областей знаний, способности проектировать и осуществлять целесообразную, результативную деятельность. Выполнение индивидуального итогового проекта, обязательно для каждого обучающегося 9 класса. Всего учениками 9-го класса было представлено 5 проектов. Для защиты проектов ребята подготовили презентации и представили практические результаты своих исследований. Комиссия оценивала работы, исходя из разработанных в школе критериев, где учитывались наличие гипотезы, целей, задач проекта, указание методов работы, наглядность, актуальность выбранной темы, социальная значимость и т.д.
-
Парламент дәресләре кысаларындагы бәйгедә Татар Суыксу мәктәбе укучысы җиңүче булды
06.04.2024
Парламент дәресләре кысаларында «Выбираем будущее!» бәйгесенең нәтиҗәләре буенча Татар Суыксу мәктәбенең башлангыч класс укучысы Малихов Муса җиңүче булды. Мусаны, укытучысын, коллективны, мәктәп директоры Фидан Фирдависовичны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.
-
«Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» («Мы выбираем энергоэффективность») республика яшьләр инициативалары конкурсы
05.04.2024
3-5 апрель көннәрендә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Энергетика һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы – ТЭФ узды. «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» («Мы выбираем энергоэффективность») республика яшьләр инициативалары конкурсында аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Амирханов Илнур проект эше белән катнашып, җиңүче булды. Бүген әлеге форумда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Илнур диплом һәм планшет белән бүләкләнде. Остазы, проект җитәкчесе Илназ Илшат улы Шәрипов. Илнурны, коллективны, мәктәп директоры Илназ Илшатовичны котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!!!