МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Башлангыч сыйныф укучыларының районкүләм «Иң яхшы эзләнү эше» проектлар конкурсы
Опубликовано: 16.04.202614–15 апрель көннәрендә район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында «Иң яхшы эзләнү эше» проектлар конкурсы оештырылды. Бу чара яшь тикшеренүчеләрнең фәнни-гамәли эшчәнлеген үстерүгә, аларның аналитик фикерләү, иҗади һәм тикшеренү сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән иде. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен ача.
Эзләнү эшләре биш төп юнәлеш буенча бәяләнде:
- «Милләтем – горурлыгым» (милли кием, милли ризык, йолалар, бәйрәмнәр);
-«Мир волшебных открытий»(тәҗрибәләр, экспериментлар);
- «Цифровая эпоха» (робототехника, ясалма интеллект, нейросетлар һ.б.);
-«Мир науки»;
- «Творчество без границ» (төрле төрдәге кул эшләре).
Ике көн дәвамында барган чарада барлыгы 50 проект эшчәнлеге тыңланды. Укучылар йомырка, яшелчә кабыкларыннан файдалы эшләнмәләр дә ясадылар, экологик тирәлекне саклау юлларын да табып күрсәттеләр, яшь кулибинчы икәнлекләрен дә расладылар, көнкүреш калдыкларын роботка да әйләндерделәр, милли ризык, киемнәрнең килеп чыгу тарихы, аларны әзерләү юллары белән таныштырдылар. Һәр укучы үз тикшеренүен оста итеп яклады, экспериментларын күрсәтте яки иҗади проектларын презентацияләде. Жюри әгъзалары һәр эшнең актуальлеген, фәнни нигезләнешен, практик әһәмиятен һәм укучының үзлегеннән эшләү дәрәҗәсен бәяләде. Нәтиҗәдә укучыларның фәннәр һәм фәнни ачышлар турындагы карашларын киңәйтүенә, фән, техника яки сәнгатьнең билгеле бер өлкәсендәге белемнәрен тирән үзләштерүләренә игътибар итте. Конкурс катнашучыларының югары әзерлек дәрәҗәсе, проектларның заманча технологияләргә һәм милли кыйммәтләргә таянуы аеруча билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы. Укучы, укытучы хезмәттәшлеге белән беррәттән ата-аналарның да ярдәме сизелә. Бердәм хезмәтнең нәтиҗәсен булдыру- әлеге методның өстенлекле ягы. Балада көтелгән нәтиҗәгә ирешүгә кызыксыну булганда гына, проблеманы чишүдә уңай мотивация тудырып, аның эшкә дәртен, мөстәкыйльлеген үстерергә мөмкин. Гомумән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе.
К списку новостей











