МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Тату сыйныф серләре» бәйгесенең район туры / Районный тур конкурса "Секреты Дружного класса" 12.02.2025
Ата-аналарның мәктәп тормышында актив катнашуы, үзеннән өлеш кертүе бик мөһим. 7 февраль көнне «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең район этабы узды. Мәктәп туры визит карточкасы, иҗади проектны үз эченә алып, район этабына иң яхшылары гына сайланды. Алар арасында Богады мәктәбе командасының да булуы аеруча куанычлы булды. Әлбәттә, бу җиңү артында гаять зур хезмәт, көндәлек репетицияләр тора. Ата-аналарның мәктәп тормышында актив катнашуы, үзеннән өлеш кертүе бик мөһим шул. Нәтиҗәдә 6,7 сыйныф коллективлары «Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен» номинациясендә җиңүче булды. Укучыларны, сыйныф җитәкчеләре Л.Р.Фәрдиеваны, Т.М.Вазетдинованы котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
Очень важно, чтобы родители принимали активное участие в жизни школы, вносили свой вклад. 7 февраля прошел районный этап республиканского конкурса "Секреты Дружного класса". Школьный тур включал в себя визитную карточку, творческий проект. На районный этап были отобраны только лучшие. Особенно отрадно было, что среди них была и команда Бугадинской школы. Конечно, за этой победой стоит огромный труд, ежедневные репетиции. Очень важно, чтобы родители принимали активное участие в жизни школы, вносили свой вклад. В итоге наш коллектив победил в номинации “За сохранение национальных традиций". Поздравляем коллективы 6,7 классов и их руководителей Т.М.Вазетдинову и Л.Р.Фардиеву! Желаем дальнейших успехов!
.
-
Тату сыйныф серләре / Секреты дружного класса 12.02.2025
Теләкәй мәктәбе укучылары, ата – аналары, сыйныф җитәкчесе республикакүләм узырылучы “Тату сыйныф серләре” конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Визитка һәм проект якладылар. Командага уңышлар телибез!
Учащиеся, родители, классный руководитель Тлякеевской школы успешно выступили на зональном этапе республиканского конкурса “Секреты дружного класса”. Были визитка и защита проекта. Желаем команде успехов!
-
Биология фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабы 11.02.2025
Биология фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында гуманитар гимназия-интернатның 8 класс укучысы Рәшитова Мәрьям, 10 класс укучысы Маликова Азалия, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Закирова Эльвина призер булдылар! Укытучылары: Исламова Зөлфия Әсгать кызы, Вагизова Алсу Мирзаян кызы. Укучыларны, аларны эзерләгән укытучыларны, гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хаматнасыйх кызын, Пучы мәктәбе директоры Алсу Рәшит кызын котлыйбыз, һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Хокук фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабы
11.02.2025
Хокук фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында гуманитар гимназия-интернатның 9 класс укучысы Ямалов Азамат призер булды! Укытучысы: Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы. Азаматны, Миләүшә Мәгъсүм кызын, гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хаматнасыйх кызын котлыйбыз!
-
«Куңелле стартлар» / «Веселые старты» 07.02.2025Спорт -сәламәтлек, хәрби - патриотик айлык кысаларында тәрбиячеләр җитәкчелегендә укучылар белән саф һавада " Куңелле стартлар" дип исемләнгән җитезлеккә, кыюлыкка,көчләрен сынауга куңел ачу уеннары оештырылды.В Такталачукской школе-интернате в рамках спортивно- оздоровительного, военно- патриотического месячника под руководством воспитателей с учащимися были организованы развлекательные игры на свежем воздухе под названием " Веселые старты" на ловкость, смелость и испытание сил.
-
Әлифба белән саубуллашу бәйрәме 07.02.2025
Беренче сыйныф, беренче дәреслек!
Дөнья да иң матур ил
Ул минем туган илем!
Дөньяда иң матур тел
Ул минем туган телем!Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә зур тантана – 1нче сыйныф укучыларының иң яраткан китабы – Әлифба белән саубуллашу бәйрәме узды. Әлифба – ул белем юлына алып керә торган беренче сукмак, ул тел ачкычы, гыйлем дигән тауның беренче баскычы. Әлифба өйрәнүне уңышлы тәмамлап, 1нче сыйныф укучылары беренче җиңүләрен билгеләп үттеләр. Әлифба аларны 39 хәреф белән таныштырды. Безнең 1б сыйныф укучылары барысы да укырга, язарга, шигырьләр сөйләргә, җырларга, санарга өйрәнделәр. Бәйрәмебезгә төп кунак булып “Әлифба” килде. Ул балаларны укырга, язарга өйрәнүләре белән котлады, белемнәрен тикшерде, бик кызыклы сорауларга җавап алды, хәрефләрдән сүзләр төзетте. Укучылар Әлифбага рәхмәтләрен әйтеп, җыр белән озатып калдылар. Кунакка әкият герое - Белмәмеш тә килгән иде. Ул балаларга, әти-әниләргә алфавитның һәр хәрефенә башланган табышмаклар әйтте. Укучылар, мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгаларны, күңелле күренешләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр, әлифбалы бию биеделәр. Әлифбага алмашка, Туган тел китабы килә. Ул укучыларга күп хикәя, шигырь, табышмаклар һәм әкиятләр өйрәтер, акыллы, гыйлемле булып үсәргә өндәр. Укучылар, Әлифбаны өйрәнүдә ярдәм иткән әти-әниләренә рәхмәт әйтеп, үз куллары белән ясаган котлаунамә бүләк иттеләр. Матур бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр, укырга чакырыр, җаваплы булырга өйрәтер. Ышанам: балалар укуның төп эш, авыр хезмәт икәненә төшенерләр. Шул хезмәтне җиңеләйтүдә аларга өлкән кешеләрнең ярдәм күрсәтүен теләп калам. Сезнең өчен янып-көеп йөрүче әти-әниләрегезгә, дәү әти-әниләрегезгә зур рәхмәтемне әйтәм. Киләчәктә бергә-бергә, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә укучылар да тырыш, акыллы, тәртипле булырлар.
-
Тату сыйныф серләре/ Секреты дружного класса 06.02.2025
Ата–аналар комитетларының “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабына әзерлек башланды. Әлеге бәйгенең максаты: балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү. Узган елда Богады мәктәбенең ата-аналар комитетлары, укучылар һәм педагоглар жюрины үзләренең матур программалары белән сөендергәннәр иде. Бу уку елында да сынатмаслар, аларга уңышлар телибез.
Началась подготовка к муниципальному этапу республиканского конкурса родительских комитетов “Секреты дружного класса”. Цель конкурса: выявление и популяризация лучших практик взаимодействия образовательных организаций и родительских комитетов в воспитании обучающихся. В прошлом году родительские комитеты Бугадинской школы, ученики и педагоги порадовали жюри своей яркой программой. Желаем им успехов и в этом учебном году.
-
Утырыш / Заседание 03.02.2025
“Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы каршында оешкан ата – аналар советының еллык эшчәнлегенә анализ һәм өстенлекле юнәлешләрен билгеләү” темасы буенча Казан шәһәрендә уздырылган утырышта ата – аналар комитеты җитәкчесе Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнашты. Балаларның юлда куркынычсыз хәрәкәте, хокук бозуларны кисәтүдә ата – аналарның роле кебек темаларга чыгышлар тыңланды.
На совещании на тему «Анализ годовой деятельности и определение приоритетных направлений родительского совета, организованного при Министерстве образования Республики Татарстан» приняла участие представитель родительского комитета Миргалимова Эльвира Вакифовна. Были заслушаны выступления на такие темы, как безопасное движение детей на дороге, роль родителей в предупреждении правонарушений.
-
"Батырлык дәресе" / "Урок мужества" 03.02.2025
Бүген Актаныш 1 нче санлы урта мәктәбендә мөһим чара узды. 2022 елны махсус хәрби операциягә алынып, 2024 елның гыйнварендә яраланып Актанышыбызга кайткан Шайхелмәрдәнов Әлфис Әзгам улы белән "Батырлык дәресе" кысаларында очрашу булды. Әлфис Әзгам улы үзенең алдынгы чиктә булган вакытларын, яу кырында күргән вакыйгаларын сөйләп узды. "Ватанны саклаучылар" фонды филиалының социаль координаторы Бариева Ландыш Фирдәвис кызы да районыбызда якыннары махсус хәрби операциядә булганнарга карата нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде. Очрашу бик тирәнтен мәгънәле һәм дулкынландыргыч узды.
Сегодня в нашей школе прошло важное мероприятие. В рамках "Урока мужества" состоялась встреча с Шайхельмардановым Альфисом Азгамовичем, призванным в 2022 году на спецоперацию и вернувшимся в Актаныш после ранения в январе 2024 года. Альфис азгамович рассказал о своем пребывании на передовом рубеже, о событиях, которые он видел на поле боя. О том, какую помощь оказывают близким участникам специальной военной операции в нашем районе, рассказала и социальный координатор филиала Фонда "защитники Отечества" Бариева Ландыш Фирдависовна. Встреча прошла с глубоким смыслом и волнением.
-
Физика фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында 31.01.2025
Физика фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында катнашып гуманитар гимназия-интернатның 10 класс укучысы Шәймарданов Әмирхан призер булды! Укытучысы: Маликова Резеда Тимергази кызы. Әмирханны, Резеда Тимергази кызын, мәктәп коллективын, гимназия директоры Венера Хаматнасыйх кызын котлыйбыз!