МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Агрохакатон" конкурсы 25.04.2024
Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе "Агрохакатон" конкурсында 3 урынга лаек дип табылды. Коллективны, Киров мәктәбе директоры Даниал Дәниф улын котлыйбыз!!! Молодцы!!!
-
Мәгариф өлкәсендә чебешләрне язда саныйлар 24.04.2024
Уку елы тәмамлануга санаулы көннәр калып килә. Бүген район башлыгы Ленар Зарипов мәгариф учреждениясе җитәкчеләре белән очрашты. Көн кадагында Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнары (ОГЭ һәм ЕГЭ) нәтиҗәләре. Сер түгел, узган ел белән чагыштырганда быелгы күрсәткечләр бераз аксый. алар белән мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләре буенча урынбасары Гөлназахан Дәүрән кызы таныштырды. Вакыт күп калмады. Бүген инде итәк-җиңнәрне җыеп ныклап кимчелекләр өстендә эшләү кирәклеген ассызыклады Ленар Рафак улы.
-
«Мин сине яратам, Туган ягым» туган якны өйрәнү хәрәкәтендә катнашучы- укучыларның төбәк - ара фәнни-гамәли конференциясе / Межрегиональная научно- практическая конференция учащихся- участников краеведческого движения «Люблю тебя, мой край родной» 24.04.2024
2024 елның 24 апрелендә туган якны өйрәнү хәрәкәтендә катнашучы укучыларның Пенза өлкәсенең Мәгариф министрлыгы белән бергә оештырылган Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе офисы базасында Төбәк-ара фәнни - гамәли конференциясенең читтән торып катнашу этапларына йомгак ясалды. Жюри протоколы нәтиҗәләре буенча Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл «Әдәби туган якны өйрәнү – минем төбәгемнең шигыре, хикәяләре, әкиятләре» номинациясендә төбәктә II нче һәм III нче урыннарны алды. Җитәкчесе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Р. Г. Котлыйбыз!
24 апреля 2024 года подведены итоги заочных этапов Межрегиональной научно-практической конференции учащихся-участников краеведческого движения на базе офиса татарской национально - культурной автономии Пензенской области, организованной совместно с Министерством образования Пензенской области. По итогам протокола жюри ученица 6 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Назлыгуль заняла II и III места в номинации «Литературное краеведение – стихотворение, рассказы, сказки моего региона». Руководитель учитель истории и обществознания Зямилова Р. Г. Поздравляем!
-
«Бергә бәхетле» муниципаль гаилә иҗат бәйгесе / Муниципальный семейный творческий конкурс «Счастливы вместе» 24.04.2024
Актаныш балалар иҗат үзәге үзәге тарафыннан үткәрелгән «Бәхетле бергә» исемле гаилә иҗади муниципаль бәйгесендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Вәлеевлар гаиләсе 1 урынны алды. Җитәкчесе Җәмилова Р. Г. Котлыйбыз!
На муниципальном семейным творческом конкурсе «Счастливы вместе», посвященного году Семья в РФ, проводимом ЦДТ с. Актаныш семья Валеевых МБОУ «Аккузовская ООШ» заняла 1 место. Руководитель Зямилова Р.Г. Поздравляем!
-
«Киләчәкне сайлыйбыз!»/ «Выбираем будущее!» 24.04.2024
Бүген Казанда «Киләчәкне сайлыйбыз!» «Парламент дәресе-2024» кысаларында уздырылган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Татар Суыксу урта гомүми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Малихов Муса әлеге конкурста катнашып 1 дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчесе: Гильманова Р.М. Мусаны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Церемония награждения победителей республиканских конкурсов, проведенных в рамках Парламентского урока-2024 «Выбираем будущее!», состоялась сегодня в Казани. В мероприятии принял участие Председатель Государственного Совета Татарстана Фарид Мухаметшин. Ученик 4 класса МБОУ “Татарско-Суксинской СОШ” Малихов Муса принял участие в этом конкурсе и был награжден дипломом 1 степени. Руководитель: Гильманова Р. М. Поздравляем Мусу с этой победой и желаем ему дальнейших успехов.
-
Афәрин, Самат! / Молодец, Самат! 24.04.2024
Мөслимдә уздырылган “Без – сәләтле буын” районара фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, Чалманарат ТГББМнең 4 класс укучысы – С.А.Фәррахов призёр булды. Котлыйбыз! Фәнни җитәкчесе - Хәбирова Л.Р.
Ученик 4 класса МБОУ “Чалманаратская ООШ” Фаррахов Самат, принял участие на межрайонной научно-практической конференции “Без – сәләтле буын” и стал призёром. Поздравляем! Научный руководитель: Хабирова Л.Р.
-
Мәктәп директорларының район семинары / Семинар директоров школ на базе МБОУ “Такталачукская ООШ” 23.04.2024
23 нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Уку-укыту һәм тәрбия эшчәнлегендә функциональ грамоталылык” темасы буенча мәктәп директорларының район семинары узды. Семинарда Актаныш Мәгариф бүлеге җитәкчесе Р.М.Шакирова, аның урынбасары Г.Д.Имамразыева, методистлар катнашты. Мәктәп коллективы тирән әзерлекле дәресләр күрсәтте, мастер-классларда тәҗрибәләрен уртаклашты, дәрестән тыш чара барышында концерт номерлары һәм сәхнә әсәре тәкъдим итте. Семинар җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсе белән төгәлләнде. Мәктәп эшчәнлеге уңай бәяләнде.
23 апреля на базе МБОУ “Такталачукская ООШ” прошел районный семинар директоров школ. Учителя показали открытые уроки, поделились опытом работы на мастер-классах. На общешкольном мероприятии показали концертные номера и театральное выступление в рамках школьного театра. Семинар завершился совещанием.
-
Йомгаклау шөгыльләре / Итоговые занятия 23.04.2024
«Умырзая» балалар бакчасында тәрбиячеләр барлык төркемнәрдә дә йомгаклау шөгыльләре уздырдылар. Әлеге шөгыльләр балаларның ел дәвамында алган белемнәрен, күнекмәләрен гомумиләштерергә мөмкинлек бирә. Әлеге чара һәр уку елы ахырында еллык план нигезендә даими үткәрелә. Шөгыльләр кызыклы итеп оештырылган, бер сюжетка салынган, уен формасында узды. Зурлар һәм кечкенәләр төркеме балаларының уен сюжетына яки тәрбияче тудырган ситуациягә рәхәтләнеп керүләрен, ә педагогларның балаларның эшчәнлеген дөрес һәм сиздермичә кирәкле юнәлешкә юнәлтүләрен күзәтү бик күңелле булды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шөгыль ахырында бик кызыклы әкият тә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Афәрин,балалар, диясе генә кала.
В детском саду «Умырзая» воспитатели провели итоговые занятия во всех группах. Эти занятия позволяют обобщить знания, навыки, полученные детьми в течение года. Мероприятие проводится регулярно в конце каждого учебного года в соответствии с годовым планом. Занятия проходили в игровой форме. Было приятно наблюдать, как дети старших и младших групп с удовольствием погружаются в игровой сюжет или ситуацию, созданную воспитателем, а педагоги правильно и незаметно направляют деятельность детей в нужное русло. Дети подготовительной к школе группы в конце занятия инсценировали очень интересную сказку. Остается только сказать, молодцы, ребята!
-
"Тоталь диктант / Тотальный диктант 23.04.2024
"Тоталь диктант" акциясе – активистлар һәм волонтерлар көче белән гамәлгә ашырыла торган иҗтимагый проект. Беренче тапкыр ул 2004 елның 11 мартында Новосибирск дәүләт университетының Гуманитар факультеты студентлары акциясе буларак уздырыла. Аның максаты грамоталылыкның һәркем өчен мөһим булуын күрсәтү, рус телен өйрәнү җиңел түгел, әмма мавыктыргыч һәм файдалы, русча язарга һәм сөйләшергә теләгән һәркемне берләштерү. Узган 2023 елда чарада 456 меңнән артык кеше катнашкан, текст авторы язучы Василий Авченко була. 20 апрель көнне узган акциянең башкаласы итеп быел Томск сайланды. Быел- 2024 ел - "Тоталь диктант"өчен юбилей елы булып тора. Ул 41 илне һәм 700 гә якын шәһәрне колачлады. Шул исәптән Богады мәктәбендә дә 9 сыйныф укучылары һәм укытучылар әлеге диктантны яздылар.
Акция "Тотальный диктант" – общественный проект, который реализуется силами активистов и волонтеров. Впервые он прошел в 2004 году как акция студентов гуманитарного факультета Новосибирского госуниверситета. Ее цель - показать, что грамотность важна для каждого, убедить, что изучать русский язык нелегко, но увлекательно и полезно, объединить всех, кто хочет писать и говорить по-русски. В 2023 году в мероприятии приняли участие более 456 тыс. человек, автором текста является писатель Василий Авченко. Столицей акции, которая прошла 20 апреля, в этом году был выбран Томск. Нынешний год-2024-является юбилейным для "Тотального диктанта". Он охватил 41 страну и около 700 городов. В том числе в Бугадинской школе ученики 9 класса и учителя писали этот диктант.
-
“Көмеш кыңгырау дусларын җыя” / ”Серебряный колокольчик собирает друзей” 23.04.2024
Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә “Шәүкәт Галиев” премиясен тапшыру тантанасы –исемле республикакүләм чара узды. Теләкәй мәктәбеннән каләм тибрәтүче 7 нче сыйныф укучысы Миргалимова Зәлия бу чарада катнашып, “Ачыш” номинациясендә җиңүче дипломына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Зәлиягә киләчәктә дә иҗади уңышлар!
В гимназии № 2 им. Мулланура Вахитова г. Набережные Челны прошла церемония - республиканское мероприятие “Вручение премии Шауката Галиева” – ”Серебряный колокольчик собирает друзей”. Ученица 7 класса Миргалимова Залия из Тлякеевской школы приняла участие в этом мероприятии и получила диплом победителя в номинации “Открытие” и ценный подарок. Дальнейшие творческие успехи!