Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
"Доктор Айболит көне" 17.06.2015

1 нче кечкенәләр В төркеме бүген "Доктор Айболит көне" уздырдылар.Уенчыклар ярдәмендә балалар мөстәкыйль рәвештә үз сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәнделәр, үз-үзләренә ярдәм күрсәтү күнекмәләре ныгытылды, физик күнегүләр ясарга, хәрәкәтле уеннар уйнарга, витаминнар ашарга, саф һавада йөрергә кирәк икәнлеге аңлатылды.
-
"Оста куллар көне" 15.06.2015

Бүген безнең бакчабызда "Оста куллар көне". 1 нче кечкенәләр А төркеме тәрбияче апалары белән пластилиннан төрле сыннар әвәләделәр. Балалар оста сынчылар икәнен үзләренең эшләрендә күрсәттеләр.
-
Күңелле туп көне 10.06.2015

Июнь аеның икенче атнасы үтеп бара. Бүгенге көн безнең бакчабызда "Күңелле туп көне" дип игълан ителде. Балалар тәрбияче апалары белән туп ярдәмендә төрле уеннар уйнадыла. Тупларның төрләрен карадылар, чагыштырдылар.
Күңелле туп, тиз-тиз әйдә,
Кулдан кулга тәгәрә.
Күңелле туп кемдә калса
Хәзер шул биеп ала.
-
"Дару үләннәре көне" 09.06.2015

Беренче кечкенәләр Б төркемендә бүген "Дару үләннәре көне" үткәрелде. Табигатьтә балалар белән бергә дару үләннәре турында әңгәмә алып барылды. Ңару үләннәре белән балалар бик кызыксындылар. Бергәләп фотосурәткләргә дә төштек.
-
Физкультурниклар көне 08.06.2015

Сәламәтлек һәм спорт атналыгы. Сабан туе ярышларында көчләрен сынап, бүләкләр җыеп килгән балаларга бүгенге көн сабан туеның дәвамы кебек булды. Балалар озынлыкка сикерерү, каршылык аша чыгу, ераклыкка туп ыргыту һәм башка тагын бик күп төрле ярышларда катнашып үз көчләрен сынадылар.
-
"Яхшылык эшләү көне" 04.06.2015

Бүген бездә "Яхшылык эшләү көне". Икенче кечкенәләр төркеме балалары бик тату һәм дус яшиләр. Чишенгәндә, киенгәндә берберсенә төймәләрен эләктерешәләр, күлмәкне салырга булышалар. Ярдәм иткән иптәшенә рәхмәт әйтергә дә онытмыйлар.
-
Аккаен көне бездә 03.06.2015

Июнь ае безнең бакчабызда "Бала кешеләр тирәсендә" исеме астында үтә.Бүгенге көнебез "Ак каен көне" дип билгеләп үтелде. Балалар каен агачына багышланган җырны бик теләп өйрәнделәр һәм башкардылар.
Яфраклары яшел ак каенның
Хэтфә җәйгән кебек һәр ягы
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар
Гөрләп тора һәркөн тау ягы.
-
Дуслык көне 02.06.2015

Бүген бездә Дуслык көне.Балаларга бергә уйнаганда бер-берсе белән дус, тату уйнарга кирәклеге турында әңгәмә алып барылды. Бүгенге көнебез бик куңелле үтте.
-
1 июнь - балаларны яклау көне! 01.06.2015

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек
Үзе бәйрәм - балачак!
Балачакның шат еллары
Мәңге истә калачак!
Әйе, балачак кеше гомеренең иң матур чагы. Бүген - бөтен дөнья балаларны саклау көне! Шушы уңайдан, район үзәгендә үткәрелгән бәйрәм чарасында безнең балаларыбыз да уңышлы чыгыш ясадылар
-
"Сабан туе- хезмәт туе" 29.05.2015

Сабантуйлар ямьле бездә
Рәхим итеп карагыз.
Сезгә матур бәйрәм көнне
Бәхет теләп калабыз!
Бүген безнең бакчада татар халкының иң зур, иң гүзәл бәйрәме Сабан туе үткәрелде.








