Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Тылсымлы көн" 03.08.2015

Бүген районыбызда тагын бер яңа балалар бакчасы ачылды. "Тылсым" дип аталган бу бакчаны ачар өчен бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы Миннеханов та бар иде. Әлеге бәйрәмдә безнең балаларыбыз да уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
"Тере һәм тере булмаган табигать"
31.07.2015
Бүген уртанчылар һәм зурлар төркеме "Тере һәм тере булмаган табигать" көне буларак үткәрде. Балалар мәйданчыкта бөҗәкләрне, агачларны, чәчәклектәге чәчәкләрне күзәтеп, тере һәм тере булмаган табигать турында үзләренә бик күп белемнәр тупладылар.
-
"Халык уеннары көне" 30.07.2015

Икенче кечкенәләр төркемендә "Халык уеннары көне" уздырылып үтте.
Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам
Ватып булырмы икән?
Бүләккә бер чиккән яулык
Алып булырмы икән?!
-
"Яраткан уеннар көне" 28.07.2015

Бүген безнең балалар бакчасында "Яраткан уеннар көне" булып узды. беренче кечкенәләр Б төркеме балалары да бу көнне бик кызыклы үткәрде. Сюжетлы уеннар: "Бала һәм әни", саф һавада хәрәкәтле уеннар: "Куяннар", "Чыпчык һәм автомобиль", "Күңелле туп", комлыкта ирекле һәм индивидуаль уеннар уйнадылар. Бик күңелле булды!
-
"Өстәл уеннары көне"
27.07.2015
Менә "Өстәл уеннары" көне дә җитте. Без кечкенә генә булсак та өстәл уеннарыннан: кубиклар, пазллардан һәм мозайкалардан төрле-төрле әйберләр төзергә яратабыз. Без дус һәм тату балалар.
-
"Серле сүзләр һәм предметлар көне" 24.07.2015

Абра-Кадабра! Ахалай-махалай...
Нинди сүз бу дисезме?
"Серле сүзләр", "көчле сүзләр"
Күрсәтимме? Телисемзме?!
Уртанчылар һәм зурлар төркеме бу көнне "Серле сүзләр һәм предметлар көне" дип билгеләп үтте. Балалар тәрбияче апалары белән гади генә фокуслар күрсәтергә өйрәнделәр.
-
"Ягымлы сүзләр иленә сәяхәт" 24.07.2015

Тәрбияче Эльвира Бәһрәм кызы нәниләрне "Ягымлы сүзлә иленә" сәяхәткә алып барды. Анда аларны куян баласы-Назлыкай каршы алды. Балалар көн дәвамында бергәләп уйнадылар, шигырьләр, җырлар тыңландылар мәкаль һәм әйтемнәр өйрәнделәр. Ягымлы сүзләрне йомшак, җылы итеп, урынлы кулланырга кирәклегенә төшенделәр.
-
"Сабын куыклары көне" 22.07.2015

"Сабын куыклары көне". 2 нче кечкенәләр, зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары Аглямова М.В. һәм Шарапова Ф.Ф. белән сабынны суда җебетеп эксперимент ясадылар. Соңыннан сабынлы суны аерым савытларга салып сабын куыкларгы очырдылар.
-
"Бию көне" 21.07.2015

Бүген бакчабызда бию көне! 1"Б" кечкенәләр төркемендә Айназ Айдаш кызы Халилова балалар белән биюләр турында әңгәмә оештырды.Рус, татар, инглиз көйләренә балалар рәхәтләнеп биеделәр. Көн дәвамында күңелле көйләр уйнап торды.Балаларның кәефләре күтәренке, күңелләре бик шат булды.
-
"Шахмат көне" 20.07.2015

20 июль - Халыкара шахмат көне уңае белән 2 кечкенәләр, уртанчылар һәм зурлар төркеме балаларын тәрбияче Ф.Ф. шарапова шахмат уенының килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Шахмат алиһәсе Алисә Галләмованың безнең район белән бәйле гаилә җепләре сурәтләнгән фотоларын күрсәтте. Шахмат фигураларын балалар бик кызыксынып өйрәнделәр.








