Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Юбилеегыз котлы булсын Миләүшә апа! 12.03.2015

Ягымлы һәм тыйнак,усал һәм сөйкемле,
Моңсу да, гүзәл дә – алтын көз шикелле.
Үзгәрми яшәгез ,тормыштан тәм табып,
Яраткан хезмәттән яшәргә дәрт алып.
Ходайдан бирелгән гомерегез ул булсын,
Башлаган эшегез һәрвакыт уң кылсын.
Сөю һәм сәгадәт үтмәсен читләтеп,
Телибез нык саулык, исәнлек, зур бәхет.
-
"Шалкан" әкияте 12.03.2015

Беренче кечкенәләр В төркеме бүген кечкенә тамашачыларына үзләре сәхнәләштергән "Шалкан" әкиятен тәкъдим иттеләр. Каюмов Булат автор булып әкиятне башыннан азагына кадәр сөйләп башкарып чыкты. Балалар бик матур маскалар киеп рольләрен кызыклы һәм матур итеп уйнап чыктылар.
-
"Йолдызлык" 10.03.2015
Район мәдәният йортында "Йолдызлык-2015" конкурсының финалы үтте. Күңелле, шаян биюләре, моңлы, матур җырлары белән безнең балалар бакчасы да уңышлы чыгыш ясады. -
"Кояш гомере телим мин әнием сиңа" 06.03.2015

Беренче кечкенәләр В төркеме белән 8 март - әниләр бәйрәме уздырылды. Балалар үзләренең матур чыгышларын әниләргә бүләк иттеләр. Бәйрәмдә әниләр дә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әниләр арасында үткәрелгән кул эшләренә урннар чыгарылды.
-
"Әнием - иң кадерлем син минем" 06.03.2015

Бүген зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме белән 8 март - халык ара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты үткәрелде. Бәйрәм иртәсе шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
-
"Гаилә бәйрәме"
05.03.2015
2 нче кечкенәләр төркемендә бүген "Гаилә бәйрәме" үткәрдек. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырулы иде. Алар белән күңелле итеп ярышлар үткәрдек. Балалар үзләре эшләгән бүләкләрне бу бәйрәмдә тапшырдылар
-
"Әнием кадерлем"
05.03.2015
Беренче кечкенәләр Б төркеме балалары кунакка әниләрен, әбиләрен чакырдылар. "Әнием кадерлем!" дигән бәйрәм программасы тәкъдим иттеләр. Балаларның көче белән әзерләнгән бәйрәм иртәсе кунакларның күңеленә бик хуш килде.
-
"Гаилә бәйрәме" 04.03.2015

бүген I А төркеме балаларының "Гаилә бәйрәме" узды. Бәйрәмгә балалар да, әти-әниләр дә бик нык әзерләнделәр. Балалар шигырьләр ятладылар, җырлар,биюләр өйрәнделәр, үз куллары белән бүләкләр ясадылар. Бу һөнәрләрен әти-әниләренә дә күрсәттеләр, бүләкләрен тапшырдылар. Әти-әниләр үз чиратында бәйрәм залын кул эшләре һәм гаилә альбомнары белән бизәделәр, уен-ярышларда катнаштылар.Бәйрәмнән әти-әниләр дә, балалар да зур канәгатьлек алып, бакча коллективына рәхмәтләрен әйтеп таралштылар!!!
-
"Тәрәз төбем -гөлбакча" 04.03.2015

Ямьле язларны көтәбез
Үзебезчә тырышабыз
Көндә карап торабыз
Суганнарга су сибәбез.
кечкенә генә булсак та
Үскәнен күзәтәбез, ди 1 кечкенәләр В төркеме балалары
-
"Спорт сөюче гаилә" 04.03.2015

Уртанчылар төркемендә бүген гаилә бәйрәме үткәрелде. Гаиләләр "Карлыгачлар" һәм "Җитезлзр, өлгерләр" командаларына бүленеп төрле кызыклы спорт ярышларында көч сынаштылар.








