Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Табышмаклар көне" 29.06.2015

Табышмаклар әйтешү балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Шуңа күрә бүген без бакчабызда "Табышмаклар көне" үткәрергә булдык. 1 нче кечкенәләр А төркеме балалары җиләк-җимеш һәм яшелчәләр турында табышмакларга җавап табып кына калмадылар, алармуляждан күрсәтеп, исемен, төсен, формасын ачыкладылар. Табышмаклар аша балаларның кызыксынучанлыклары, фикерләү сәләтләре артты.Бу көн бик күңелле үтте!
-
Беренчелек безнең кулда! 27.06.2015

"Актаныш таңнары" газетасы призына оештырылган җиңел атлетик эстафета ярышында безнең балалар бакчасы командасы Беренчелекне яулады.Кызлар афәрин!!!
-
"Көлке көне" 26.06.2015

Бүген бездә "Көлке көне". Шул уңайдан зурлар төркеме балалары күңел ачтылар. Алар ике төркемгә бүленеп бер-берсенә әкият сәхнәләштереп күрсәттеләр һәм фантазияләрен кушып шарны бизәделәр. Әлеге шардагы сурәтне күреп рәхәтләнеп көлеп алганнан соң, бер-берсенә кызык хәлләр сөйләделәр. Балалар "Көлке көне"ннән бик канәгать калды. Дуслар! Көлегез, көлегез - файдасы күп - белегез!
-
"Джунглияда спорт бәйрәме"
25.06.2015
"Джунглияда спорт бәйрәме" дип исемләнгән көн уңаеннан 2 нче кечкенәләр төркеме балалары үзләренең белемнәрен ныгыттылар. Джунглиядә яшәүче маймыл, елан, арыслан роленә кереп төрле спорт уеннары уйнадылар. Мондый чара балаларның белемнәрен генә ныгытып калмый, кәефләрен күтәрә, хәрәкәтчәнлекләрен дә үстерә.
-
"Фантиклар көне" 24.06.2015

1 кечкенәләр В төркеме бүген "Фантиклар көне" үткәрде. Бу күңелле көндә балалар фантиклар җырын бик кызыксынып тыңладылар һәм өйрәнделәр.
Фантикны без кулга алдык,
Тиз генә без йөгердек.
Фанткилар бик матур төсел.
ШУ-шу-шу-шу-шу-шу
Фантиклар шыгырдый!
-
"Фокусниклар көне" 23.06.2015

Бездә бүген "Фокусниклар көне". Шул уңайдан 1 кечкенәләр Б төркеме тәрбияче апалары әзерләп килгән фокуслар карадылар һәм күпчелегендә үзләре дә бик теләп катнаштылар.
-
"Бантиклар көне" 22.06.2015

Бүген безнең бакчабызда "Бантиклар көне" уздырылды. Шул көн уңаеннан 1 кечкенәләр А төркемендә бантиклар турында әңгәмә оештырылды. Балалар тәрбияче белән берлектә бантикларның төсләрен, формаларын һәм аларның нәрсәгә охшаганлыкларын ачыкладылар. Бәйрәм, кызларның чәчәләренә куелган бантиклар белән истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
-
"Иң күп белүчеләр көне" 19.06.2015

"Иң күп белүчеләр көне" уңаеннан уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары үзара көч сынашып, "Иң күп белүче"не ачыкладылар. Тәрбияче апалары Эльвира Рафис кызы оештырган "Зирәкләр һәм тапкырлар" диеп аталган ярыш балаларның белемнәрен генә түгел, зирәклеген дә ачыкланды. Балалар хәрефләрне, саннарны тану, рәсемнәр буенча җөмләләр төзү, әкият геройларын табу, табышмакларга җавап табу кебек уеннар аша үзләренең белемнәрен күрсәтте. Җыелган очколар саны буенча "Иң күп белүче" дигән исемгә Шарипова Айзилә һәм Шамсиев Ильмир лаек дип табылды. Аларга "Зирәкләр һәм тапкырлар" уены символы итеп истәлеккә чуклы эшләпә тапшырылды.
-
"Чүп-чарларга яңа сулыш бирү көне" 18.06.2015

"Чүп-чарларга яңа сулыш бирү көне" уңаеннан 2 кечкенәләр төркеме балалары газета калдыкларыннан керпе ясадылар. Балалар бик теләп эшләделәр.
-
"Осторожно: открытое окно и дети"
17.06.2015
Обращение о мерах по предотвращению случаев выпадения детей из окон жилых помещений(1).doc








