Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Беренче кар! 08.10.2015

"Умырзая" балалар бакчасына йөри торган балалар бүген саф һавага бик күтәренке күңел белән чыктылар. Чөнки... Бүген беренче кар яуды!!! Балалар карны бик сагынганнар, кар белән бик теләп уйнадылар. Кар атыштылар, Кар Бабай ясап куйдылар, веранданы кардан чистарттылар. Саф һавага чыгу бүген аеруча күңелле үтте!
-
Кадерлибез Сезне өлкәннәр! 02.10.2015

Бүген бакчабызда зур бәйрәм - өлкәннәр көненнә багышланган "Безнең кадерлеләребез" исемле бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмгә кадерле дәү әниләр һәм дәү әтиләребез килде.
Чәчәк эзләп йөрдек кырлардан
Белмибез Сезне ничек зурларга.
Телибез сезгә изге теләкләр,
Йолдыз булып янсын йөрәкләр!
Бәйрәмдә кадерле кунакларыбызга уеннар, җырлар, биюләр аша өлкәннәребезгә буган зур хөрмәтебезне, чиксез рәхмәтебезне, йөрәк җылыбызны бүләк иттек. Бәйрәмегез белән Сезне!
-
"Табышмаклар кичәсе" 30.09.2015

Бүген безнең бакчабызда II кечкенәләр Б төркеме белән "Табышмаклар кичәсе" үткәрелде. Балалар тәрбияче белән берлектә презентация ярдәмендә таптылар, уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә Тапкыр бабай белән Айзирәкнең кунакка килүе дә кичәне тагын да җанландырып җибәрде.
-
"Маша һәм аю" әкияте 29.09.2015

Бүген бакчабызга йөрүче кечкенәләр төркеме балаларына "Маша һәм аю" исемләнгән әкиятне өстәл курчак театры итеп сәхнәләштереп күрсәттек. Балалар бик кызыксынып бирелгән сорауларга дөрес җаваплар бирделәр. Мультфильм герое булган Машаны балалар танып алдылар һәм рәхәтләнеп күзәтеп утырдылар.
-
"Безнең заман" фестивале 25.09.2015

Республика күләмендә үткәрелгән "Безнең заман" фестиваленең Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән зона этапында безнең бакчабыз коллективы да уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Чәчәкләр җыю 22.09.2015

Атнаның бу көнендә икенче кечкенәләр Б төркемендә балалар белән музыка залында "Чәчәкләр җыю" уены оештырдык. Балаларга бу уен бик ошады, аларга көз турында әңгәмәләр сөйләнде. Бергәләп фотосурәтләргә төштек
-
Чәчәкләр атналыгына йомгак ясалды 18.09.2015

Бүген бакчабызда 14.09-18.09 көннәрендә үткәрелгән чәчәкләр атналыгына йомгак ясалды. Әлеге чарада: кызыклы шөгыльләр үткәрү, мавыктыргыч стенгазеталар ясау, күргәзмәләр эшләү дисеңме, берсе дә бездән читтә калмады. Балалар белән бергә безнең ата-аналарыбызда әлеге чарада бик актив һәм теләп катнаштылар. Зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз!
-
"Ямьле бакчабыз" 17.09.2015

Көзгә дә аяк бастык, димәк инде киләсе ел турында бүгеннән үк кайгыртырга кирәк. Уртанчылар төркеме балалары чәчәк орлыклары җыйдылар. Ниятьләре, киләсе елга да матур итеп гөлбакчаны нурга күмәргә.
-
"Изгеләр чишмәсенә" экскурсия 16.09.2015

“Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишиә бар якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән”,- дип язган сөекле шагыйребез Г.Тукай
Әйе, туган авылларыбыз чишмәләрдән башлана. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә.
Бүген бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәре Актанышыбызда булган чишмәләрнең берсе - "Изгеләр чишмәсе"нә экскурсиягә бардылар.Тәрбиячеләрнең сөйләгәннәреннән чыгып балалар, суның табигый байлык икәнен, чишмәнең изге җир булуын белделәр. Әлеге экскурсия киләчәк буынның чишмәләргә сак караш, табигатьнең байлыгын, матурлыгын күрә, аңлый белергә өйрәтү максатыннан уздырылды.
-
"Чәчәкләр көне" 16.09.2015

Икенче кечкенәләр В төркемендә ччәчәкләр атналыгы уңаеннан "Чәчәкләр көне" уздырылды. Балалар бик теләп түгәрәккә басып "Чәчәкләр" җырын җырладылар.
Алсу йөри болында
Матур чәчәкләр җыеп.
Ал, кызыл, сары чәчәк
болында ямьле була.
Шулай ук төркемддәге тәрәзә төбендә булган матур гөлләр белән таныштылар, аларның исемнәрен өйрәнделәр.








