Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
"Татар халык әкиятләре көне"
20.07.2015
Бүген бездә "Татар халык әкиятләре көне". Без 2 кечкенәләр В төркеме балалары әкиятләрне бик яратабыз. "Йомры икмәк", "Шалкан", һәм башка әкиятләрне яратып тыңлыйбыз.
-
"Оста әкият сөйләүчеләр"
15.07.2015
1 нче кечкенәләр В төркемендә "Оста әкият сөйләүчеләр" көне үтте. Хэлилов Сәид белән Каюмов Булат балаларга "Йомры икмәк", "Чуар тавык" әкиятен бик кызыклы итеп сөйләделәр.
-
"Рус халык әкиятләре"
14.07.2015
1 нче кечкенәләр Б төркемендә "Рус халык әкиятләре" көне узды. Айназ Айдаш кызы балаларга кызыклы әкият китаплары күрсәтте. Бергәләп өйрәнгән әкиятләрне искә төшерделәр. Көн күңелле узды.
-
"Әкият иленә сәяхәт"
13.07.2015
Бүген бакчабызда татар халык әкиятләре көне. Кечкенәләребезгә тәрбияче Миләүшә Роберт кызы әкият иленә сәяхәт оештырды. Балалар әкият геройлары белән очраштылар, аларның кайсы әкиятләрдә булганнарын белделәр.
-
"Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә"
09.07.2015
Уеннар балалар тормышында бик зур роль уйный. Уен аша балаларның хәрәкәт активлыгы үсә, уйлау,фикерләү сәләте ныгый. 2 кечкенәләр төркемендә тәрбиячсе Зөлфия Зәит кызы балалар белән "Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә" уенын оештырды. Балаларның игътибарлылыгы артты,сөйләм теле үсте.
-
"Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" 08.07.2015

1 "В" кечкенәләр төркемендә тәрбияче Эльвира Дилшат кызы җитәкчелегендә "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" көне уздырылды. Әлеге көндә балаларда яхшы һәм начар сыйфатлар турында күзаллаулар булдырылды, начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәтү өстендә эш алып барылды, яхшы сыйфатлар башкаруга теләк уятылды. "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" дидактик уенын оештырдылар, яхшы, начар сыйфатлар турында әңгәмә алып бардылар. Шулай ук "Күңелле уеннар"да оештырылды. Балалар зур түгәрәккә бастылар. Эльвира Дилшат кызы балаларга шигырьләрдән өзекләр укыды, ә балалар яхшы сыйфат булса кул чаптылар, начар сыйфатка тыпырдап җавап бирделәр.
Һәр көн иртән балалар бит-кулларын юалар!
Борыннарын, колакларын, тешләрен чистарталар!
Уенчыкларын алар җыярга яраталар!
Һәм шулай ук мендәрдә бик оста сикерәләр!
Әниләре белән алар әкиятләр укыйлар!
Укып аргач китапның битләрен ерткалыйлар!
Елыйлар, киреләнәләр,юкка да сугышалар!
Әниләрне тыңлыйлар олыларны зурлыйлар!
-
"Кояш көне" 07.07.2015

Беренче "Б" кечкенәләр төркемендә июльнең икенче атнасында "Кояш көне" үткәрелде. Тәрбияче Лилия Марат кызы балаларга кояшның тормышта никадәр зур роль уйнаганын төшендерде. Балалар белән бергәләп кояш рәсеме ясадылар, саф һавага чыккач, кояш нурларында җылындылар, кояшка карап сөенештеләр. Ә кояш болытлар артына кереп качкач, бергәләшеп кояшны чакырдылар:
Кояшкаем чык- чык,
Майлы ботка бирермен
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда!
Бергәләп "Кояш чыкты" уенын уйнадылар. "Кояш көне" бик күңелле узып китте.
-
"Су көне" 06.07.2015

Бүген бакчабызда "Су көне". Бу көн уңаеннан 1"а" кечкенәләр төркемендә балалар белән суның файдасы һәм зыяны турында әңгәмә үткәрелде.Балалар тәрбияче апалары Миләүшә Роберт кызы белән бергәләп уенчыкларны юдылар, өстәл өсләрен сөрттеләр.Эш беткәч су белән бит-кулларны юдылар, һәм бергәләп шигырь юлларын кабатладылар: Йомшак су, йөгерек су! Син мине чиста ю! Прогулка вакытында участоктагы чәчәкләргә су сиптеләр. Шулай итеп көн бик күңелле үтте.
-
"Чәчәкләр көне"
02.07.2015
Җәй үзенең аллы- гөлле чәчәкләре белән истә кала торган айларның берсе. Шул уңайдан без бүген "Чәчәкләр көне"н билгеләп үттек. II кечкенәләр төркеме балалары бакчада үсүче чәчәкләрне күзәттеләр, үзләре дә матур-матур чәчәкләр ясадылар. Чәчәкләр матур булып үссен өчен һәр көнне су сибеп, төпләрен йомшартып торырга кирәклегенә төшенделәр.
-
"Математиклар көне" 30.06.2015

Беренче Б кечкенәләр төркемендә июльнең беренче атнасында "Математиклар көне" үткәрелде. Балалалр белән бергәләп яшелчәләр санадык, төсләрен белдек. Бу шөгыль балаларга бик охшады. Һәр яшелчәне дә балалар үз кулларына тотып карап өйрәнделәр.








