Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
"Уйный-уйный үсәбез" 01.02.2019
Балаларның кул-бармак моторикасын ныгыту, төсләрне өйрәну максатыннан кечкенәләр төркеменд режим моментларында пластик пазллар белән эшчәнлек һәрдаим оештырылып бара.
-
"Ел тәрбиячесе-2019" зона ярышы 31.01.2019
Мөслим районы "Күбәләк" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2019" бәйгесенең зона этабында Мөслим, Азнакай, Сарман, Актаныш районы балалар бакчалары педагоглары көч сынашты. Безнең "Умырзая"дан катнашучы Сабирова Эльвира Рафис кызына уңышлар теләп һәм җиңүгә ирешүен теләп калабыз!
-
Табигатьне саклап яшик 28.01.2019
Бүген безнең балалар бакчасында кунак килде. Минзәлә һәм Актаныш районнары буенча эшләүче эколог Фарухшин Ринат төркемнәрдә әңгәмәләр үткәрде. Балалар экологиягә багышланган шигырьләрен сөйләделәр, үзләре белгән бик күп мәгълуматны кунак абыйларына җиткерделәр. Кызыклы очрашу ахырында Ринат абый балаларга үзенең бхләкләрен таратты.
-
"Моң кайтавазы" 26.01.2019
26 нчы гыйнвар - Актанышыбызда истәлекле көн булып куңелләрдә калды. Эльвира Ибраһимова исемендәге II республикакуләм "Моң кайтавазы" нәфис сүз бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Сабиров Самир дипломга лаек булды. Котлыйбыз Самир!!!
-
Җиңүче! 23.01.2019
"Ел тәрбиячесе-2019" конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Әлеге бәйгенең җиңүчесе итеп безнең тәрбиячебез, Сабирова Эльвира Рафис кызы танылды. Бу җиңүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм Мөслим муниципаль районында үтәчәк зона ярышында зур уңышлар теләп калабыз. Афәрин!
-
"Ел тәрбиячесе-2019" конкурсының муниципаль этабы 22.01.2019
2нче санлы балалар бакчасы базасында бүген "Ел тәрбиячесе-2019" конкурсының муниципаль этабы дәвам итте. Безнең "Умырзая" балалар бакчасы тәрбиячесе Сабирова Эльвира Рафис кызы да әлеге бәйгедә үзенең көчен сынады. Педагогыбыз бик уңышлы чыгыш ясады, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
- Җиң 22.01.2019
-
"Ел тәрбиячесе -2019" 21.01.2019
Бүген безнең "Умырзая" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе - 2019" бәйгесенең муниципаль этабының беренче көне үтте. Әлеге бәйгедә 8 тәрбияче белем бирү эшчәнлеге һәм үзләре турында булган мәгълумат белән таныштырдылар.
-
Яшел чыршы янында 27.12.2018
Бүген кечкенәләр төркеме балалары өчен яңа ел бәйрәме үтте. Әти-әниләрне, кунакларны, кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бөтен галәм яңа ел хисенә чумган иде. Балалар җырладылар, биеделәр, Кар кызына шигырләрен сөйләделәр. Яңа ел бәйрәменә кунакка Төлке, Аюкай, Куян да килгән иде. Алар да балалар белән шаян уеннар уйнады. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Саф һавада булу - чыныктыру чарасы 25.12.2018
Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә. Дөрес итеп оештырылган саф һавада булулар балаларның һәр яклап үсеше өчен дә файдалы. Бакчабызның барлык төркемнәрендә дә балаларның саф һавада йөрүе һәрдаим алдагы әйтелгәннәрне истә тотып оештырыла.