Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Муса Җәлилне искә алып... 15.02.2019
Бүген бакчабызда Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган чара узды. Чараның максаты - балаларда якташлары, үз Ватаннары өчен милли горурлык хисе тәрбияләү. Әлеге чарада тәрбияче Марданова А.Д. балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңладылар, кушылып җырладылар, шулай ук балачакта шагыйрь үзе уйнаган уеннарны уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
14 февраль - "Изге Вәли көне" 14.02.2019
Балалар бакчасында балалар белән бик күп төрле темага әңгәмәләр уздырыла. Ә бүген, зурлар төркемендә узган әңгәмә, ахырда бик матур итеп валентинкалар ясау белән төгәлләнде. Чөнки "Изге Вәли" көнендә яраткан кешеңә йөрәк формасындагы открыткалар бирү гадәткә кергән. Балалар исә әлеге матур бүләкләрен иң яраткан якын кешеләренә: әни, әти, апа, абый һәм әби-бабайларына бирәчәкләре турында тәмләп сөйләделәр.
Тормышны яратыйк, бер-беребез белән ягымлы итеп сөйләшик, чөнки балалар - дәвамчыларыбыз, ә без - үрнәк күрсәтүчеләр.
"Изге Вәли" көне белән, дуслар!
-
Театр - яктылыкка, нурга илтә! 13.02.2019
"Театр" төшенчәсе үз эченә бик күп мәгънә сыйдырган. Бер яклап, нинди дә булса сәхнәләштерелгән театр карау булса, икенче яктан, сәхнә костюмнарының персонажны ача алуында. Без дә театрр карарга һәм бигрәк тә театр куярга яратабыз. Кул астында булган ташландык материаллардан бик тә кызыклы маскалар килеп чыга икән, ләбаса. Көтегез, нәниләр, тиздән сезнең өчен сәхнәләштерелгән театрыбыз да әзер булачак!
-
"Бүләк" базасында семинар 12.02.2019
"Педагогическое проектирование в контексте инновационной образовательной деятельности" темасына "Бүләк" базасында район педагоглары, психологлары һәм ата-аналары өчен семинар оештырылды. Методик эшчәнлектә куллану өчен яңа идеялар алып кайттык
-
Катлы-катлы уенчык 11.02.2019
Кечкенәләр өчен булган уенчыклар барысы да күз явын алырлык, ләкин матрешкалар белән уеннар - кечкенәләр төркеме балаларының аеруча яраткан шогыле.
-
Россия чаңгы ярышы/Лыжня России 09.02.2019
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән мәкальне истә тотып, бүген, бакчабыз коллективы, районыбызда оешмалар арасында уздырылан чаңгы ярышында актив катнашты. Һәм нәтиҗәләр дә юк түгел: тәрбиячебез Исламова Зөлфия Зәет кызы - 3 урын, оешма җитәкчеләре арасында үткәрелгән ярышта, безнен җитәкчебез Закиржанова Лилия Рәмзил кызы - 3 урын яулады. Әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Ай-яй яңа уенчык 07.02.2019
Бер дә аптырап тормаган
Фәрсия апабыз безгә
Кызык уен уйлаган...
-
"Йолдызлык-2019" 05.02.2019
Һәр елда үткәрелә торган "Йолдызлык" бәйгесенә уртанчылар төркеме балалары һәм ата-аналары бик тырышып әзерләнделәр. Балаларның сәләтләрен төрле яктан күрсәттек. Икенче турда уңышлар телибез.
-
Куркытмый безне суык 04.02.2019
Суык безне чеметсә дә
Көн салкын дип тормадык.
Җыйнаулашып мәйданчыкта
Шау килеп бер уйнадык
-
"Ак калач, ак калач!" 02.02.2019
Нәни балалар да, зурлар да туган көн бәйрәмен түземсезлек белән көтеп ала. Зурлар төркемендә дә һәр баланың туган көне матур итеп билгеләп үтелә. "Ак калач, ак калач, теләгәнеңне ал да, кач!" Бәхет, шатлык телибез!