Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 93 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Наше время/Безнең заман 24.04.2019
24 нче апрель көнне мәдәният йортында район үзәге оешма, предприятие, учреждениеләр арасында уздырылган "Безнең заман - Наше время" эшче яшләрьнең I иҗат фестиваль-конкурсы узды. Әлеге конкурста коллективлар вокал, вокал-соло, хореография, йолдызлы мизгел кебек номинацияләрдә көч сынаштылар һәм үзләрен яклап визитка әзерләделәр. Барлык номинацияләрнең нәтиҗәләре буенча безнең коллектив I урынга лаек булды. Бары тик бердәм, дус-тату булып эшләгәндә генә шундый зур җиңүләргә ирешеп була. Җиңүебез белән кызлар!
24 апреля в ДК прошел I фестиваль творчества "Безнең заман - Наше время" среди работающей молодежи предприятии и организаций района. В конкурсе участники показали себя в разных номинациях: вокал-соло, вокал, хореография, минута славы. По итогам конкурса наш коллектив занял I место. Так держать!
-
Дни открытых дверей/Ачык ишекләр көне 22.04.2019
23 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр бакчабызда "Ачык ишекләр көне" узачак.
ХӨРМӘТЛЕ ӘТИ-ӘНИЛӘР! Әле яңа гына сезнең белән бергәләп, бик матур итеп уку елын башлап җибәргән идек, сиздерми дә уку елы ахырына да якынлаштык. Без сезгә кызыклы, эчтәлекле интегральләштерелгән шөгыльләребезне тәкъдим итәчәкбез. РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
-
День Земли/Җир көне 22.04.2019
22 апрель - "Халыкара җир көне -чиста су, җир һәм һава бәйрәме. Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Эльвира Бәһрәм кызы белән Җир көнен билгеләп үттеләр. Апалары нәниләргә Җир планетасының экологик торышы, табигатьнең гүзәллеге, байлыклары турында сөйләде. Җирнең барлык тереклек ияләре өчен уртак йорт икәненә басым ясады. Балаларда сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелелек сыйфатлары тәрбияләнде.
-
В детском саду весенний субботник/Бакчабызда язгы өмә 20.04.2019
Бүген кояш үзенең шәфкатьле нурларын тагын да ныграк сипте, табигать чистарып, яшәреп калды. Ни өчен дигәндә, Актанышыбызның һәр почмагында диярлек язгы өмә гөрләде. Безнең бакча коллективы да әлеге акциядән читтә калмады. Күмәкләшеп, эшләгән урыныңның ишегалларын чистарту, агарту һәм яшеллеккә баету максатыннан агачлар утырту бик күркәм күренеш.
Балалар бакчасы администрациясе бүгенге өмәдә актив катнашкан хезмәтеәрләргә зур рәхмәтләрен җиткерә!
-
Общее родительское собрание/Гомуми ата-аналар җыелышы 18.04.2019
ФДББСның бер өлеше буларак, ата-аналар белән партнерлык мөнәсәбәтләренә бакча коллективы зур өлеш бирә. Бүген бачабызда узган, төрле өлкәләрне үз эченә алган ата-аналар җыелышы шуның ачык мисалы. Җыелышны бакчабызның мөдире Лилия Рамзилевна ачып җибәрде. Ул бакчабызда булган үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде. Һәрчак актив булганнары һәм ярдәм кулы сузганнары өчен әти-әниләргә рәхмәтләрен җиткерде. Һәм шулай ук бакчабызның өлкән шәфкать туташы Гаптелхаева З.Ф. сәламәтлекнең торышы, туклану, режим моментлары турында сөйләп үтте. Җеылышыбыз бик тә эчтәлекле чыгышлар, эшлекле уеннар белән дәвам итте. Өйдә, балалар бакчасыннан тыш вакытта балалар белән шөгыльләнү өчен, Сабирова Э.Р. мастер-класс күрсәтте. Эшлекле уеннар, мастер-класс вакытында әти-әниләр бик актив булдылар һәм бик канәгать калдылар. Җыелышыбыз бакчабыз тормышы турында төшерелгән нәфис фильм карау белән төгәлләнде.
-
На курсах повышения квалификации/Белем күтәрү курсларында 17.04.2019
Бакчабызның музыка җитәкчесе Салихова Ч.Д. Яр Чаллы шәһәрендә белем күтәрү курслары үтә. Чулпан Дәниф кызы "Музыкаль тәрбия бирүдә ата-аналар белән эшчәнлек формасы буларак блиц-оркестр" темасы астында узган мастер-класста катнашып, бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат туплаган.
-
Экскурсия в школу/Мәктәпкә экскурсия 16.04.2019
Бүген мәктәпкә әзерлек "В" төркеме балалары мәктәп, андагы мөхит, укытучылар белән танышу максатыннан, тәрбияче апалары Мәзнәвиева М.Р. һәм Исламова З.З. җитәкчелегендә 2 нче мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балалар парта артына утырып, чын укучылар кебек кызыклы биремнәр чиштеләр, уеннар уйнадылар. Булачак укытучы апалары әйткән мәсьәләләргә җавап эзләделәр. Соңыннан спорт залында спорт уеннары уйнап күңел ачтылар. Китапханәдә балалар китаплары белән танышып, үзләренә бик кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладылар. Безне җылы каршы алганнары өчен мәктәп коллективына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, иҗади уңышлар телибез!
-
День экологии/Экология көне 15.04.2019
Экология мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.
Бүген 15 апрель - "Экология көне" уңаеннан, балалар белән табигатьне саклау, терек табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү турында әңгәмәләр үтте.
Ә менә бакчабызның иң кечкенә ясле төркеме балалары, кояшның якты нурлары астында җылылык эзләп йөргән күбәләкне күзәттеләр.Һәм бөҗәкләргә тияргә ярамаганлыгы турында тәрбияче апалары Гардиева. Г,Р. ның сөйләвен тыңладылар.
-
День Космонавтики/Космонавтика көне 12.04.2019
Юрий Гагарин-
Исеме аның.
Ул хәбәр итә
Биектән барын:
Таулар, елгалар,
Шәһәрләр күркәм:
Дала һәм кырлар
Ямь – яшел үлән.12 апрель көнне гаҗәеп матур бәйрәм - "Космонавтика көне"н билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, безнең бакчабызда да бик күп эшчәнлекләр, әңгәмәләр, күңелле чаралар узды. Һәр төркемдә дә бу көнне каршылау өчен алдан ук эш алып барылды. Балалар беренче космонавт Юрий Гагарин турында презентация карадылар, хикәяләр тыңладылар, рәсемнәр ясадылар. Балалар беренче космонавтның космоска очу турында хыялланган гап-гади малай булы турында мәгълүмат алдылар.Үзләре ясаган ракетаны матур итеп буядылар. Бәлки, киләчәктә, безнең балалар арасында да яңа “Гагариннар һәм Терешковалар” булыр дигән теләктә калабыз.
-
Региональный семинар инструкторов по физической культуре/Физкультура инструкторларының региональ семинары 12.04.2019
Бүген физкультура инструкторы Зөлфия Зәет кызы Чаллы шәһәрендә семинарда тәҗрибә уртаклашып, яңалыклар алып кайтты. 75 нче "Гвоздика" балалар бакчасы базасында, "ФДББСка нигезләнеп физкультура-сәламәтлек саклау эшчәнлеген модельләштерү" темасы астында үткән әлеге семинарда тәрбиячебез яңа уен алымнары, дидактик уеннар, мастер-класслар һәм шөгыльләр карап, үзенә тәҗрибә туплап кайтты.