Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 93 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Язгы бөреләр 25.03.2019
Балалар бакчасында рәсем ясауның төрле ысуллары кулланыла. Бүген 1 нче кечкенәләр төркемендә балалар язның билгеләрен санадылар, агачларда күренә башлаган бөреләрне күзәттеләр. Тәрбияче апалары Гөлгенә Рифкать кызы белән традицион булмаган алым кулланып, тал бөреләрен рәсемгә төшерделәр. Соңыннан үзләренең рәсемнәрен күреп бик нык куандылар.
-
Авазлар иленә сәяхәт... 22.03.2019
Балалар әле кечкенә генә булуларына карамастан, инде балалар бакчасында ук авазларны аерырга, хәрефләрне танырга өйрәнәләр. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән "Авазлар иленә сәяхәт" эшчәнлеге шуны исбатлап күрсәтте. Чөнки тәрбияче Алия Илгиз кызы әйткән авазларны балалар сүз башында, сүз ахырында, сүз уртасында шундый оста итеп табып күрсәттеләр һәм үзләре ук хәрефләрдән сүзләр дә төзергә өлгерделәр. Эшчәнлектән күренгәнчә, малайлар һәм кызлар, һичшиксез, мәктәптә Әлифбаның чын дусларына әйләнерләр.
-
Сәламәтлек - зур байлык! 21.03.2019
“Сәламәтлек – зур байлык!” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Безнең бакчаның барлык хезмәткәрләре дә балаларга әлеге төшенчәне кече яшьтән үз үрнәкләрендә аңлатырга тырыша. Бакчабызның традициясенә әверелгән сезон саен үткәрелеп килүче “Күңелле флешмоб” моның ачык дәлиле булып тора. Аның чираттагысы Рәсәйкүләм “Спорт – альтернатива пагубным привычкам” акциясе кысаларында үтте. Чарада 2 яшьлек сабыйлар да, 60 яшьлек өлкән буын кешеләре дә бик теләп катнашты.
-
Юлда йөрсәң- бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! 19.03.2019
Балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә күнектерәбез. Безнең үрнәк – иң яхшы өйрәтү чарасы. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә тәрбиячене һәм әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәтү максатыннан безнен балалар бакчасында Яр Чаллы шәһәреннән Гилметдинова Резеда Рәҗәп кызы кунакта булды. Күргәзмә, күңел ачулар каралып, чыгышлар тыңланды, үзебезнең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштык.
-
Сак булыгыз зур юлларда! 18.03.2019
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юл йөру кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру, үстерү максатыннан бакчабызда күләмле күргәзмә оештырылды. Ата-аналар, балалар һәм тәрбиячеләр әлеге күргәзмәдә актив катнаштылыр, иҗадый эшләре белән уртаклаштылыр, үзләрендә дидактик кулланма булдырдылар.
-
Инглиз телен өйрәнә нәниләр. 14.03.2019
“Умырзая” балалар бакчасында чит тел булып балаларга агымдагы уку елыннан инглиз теле дә өйрәтелә башлады.
Хәзерге тормышта чит тел белүнең кирәклеген аңламаган бер кеше дә юктыр. Шуңа күрә дә инглиз телен өйрәнүне балалар бакчсыннан ук башлау үзенең уңай нәтиҗәсен бирә. Чит телне өйрәнү – фикерләү, хәтерне, игътибарны үстерә, кузаллауны активлаштыра.
Инглиз теленең үзенчәлекләренә һәм аралашырга өйрәтүче – югары белемле, агымдагы елда инглиз теле түгәрәген оештыручы Муллахметова Илюзә үз эшенең остасы. Балалар инглиз телен бик яраттылар, ә ата-аналар бу яңалыкны хуплап кабул иттеләр.
Инглиз телен өйрәнү балалар бакчасында зурлар һәм ике мәктәпкә әзерлек тәркемендә атнага 3 тапкыр уеннар формасында үткәрелә. Шөгыль үткәрүнең төп принципы – балалар белән инглиз телендә аралашу. Үзара аралашкан очракта тел җиңеллерәк үзләштерелә, балалар үзләре сизмәстән яңа сүзләрне тиз истә калдыралар. Төрле уеннарны, әкиятләр тыңлауны өстен куялар, инглиз телендәге шигырьләрне, җырларны, диалогларны алар кызыксынып башкаралар. Шөгыльләр уен формасында уза, уенда балалар үзләрен иркен тоталар һәм инглиз сүзләрен курыкмыйча кабатлыйлар.
-
Масленица!!! 13.03.2019
Эй, веселей собирайся, народ!
Нынче Масленица в гости идёт.
Спешите, спешите, спешите!
Друзей с собой захватите!
Масленица – очень веселые, озорные и вкусные дни, полные веселья и задора. Это веселые проводы зимы, озаренные радостным ожиданием близкого тепла, весеннего обновления природы. Сегодня, 13 марта, в нашем детском саду прошёл праздник "Масленица". Солнышко выглядывало из-за туч, и уже совсем по- весеннему пригревало наряженных детей. Ребята с румяными щечками, в ярких платках кружились в хороводе, завлекая в весёлую пляску весь детский сад, а затем играли в веселые русские народные игры. Детские глаза выражали восторг, а на лице сияла улыбка от ярких эмоций праздника.
В завершении детей ожидали вкусные блины и горячий чай. Повсюду царила атмосфера радости и веселья.
Веселым и задорным праздником встретили весну!!!
-
Тәрәзә төбендә витаминлы түтәл 12.03.2019
Зурлар төркемендә “Тәрәзә төбендә витаминлы түтәл” акциясенә старт бирелде. Бер атна алдан балалар белән утырткан суганнарның тамырын күзәтү, суларын алыштыру,үсентеләргә су сибү – болар барсыда балаларда кызыксыну уятты, аларның үсентеләр турында белемнәрен ныгытты.
-
Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы 11.03.2019
Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә.
Уртанчылар төркеме балалары бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карап үстерергә, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында күзаллауларын киңәйттеләр.
-
Безнең гаилә - тату гаилә 07.03.2019
Уртанчылар төркемендә гаилә бәйрәме узды. Балалар һәм ата – аналар бергә күңел ачтылар, бер – берсенә ярдәмләшеп, уңган – булганлыкларын күрсәттеләр. Үз гаилә әгъзаларының уңышларын күреп шатлану, горурлану хисләре кичерделәр. Татар халкының милли трацияләрен, гореф – гадәтләрен искә төшерделәр, алар буенча булган белемнәрен ныгыттылар, кызыксынуларын арттырдылар. Бәйрәм кичәсе ата – аналар һәм балалар бакчасы арасында булган җылы мөнәсәбәтне ныгытты. Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үткәрелгән чарадан кәнәгать калды.