Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 93 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Республиканская научно-практическая конференция/Республикакүләм фәнни-гамәли конференция 17.05.2019
17 нче май көнне Биек Тау районының "Сандугач" балалар бакчасында бик тә эчтәлекле фәнни-гамәли конференция оештырылды. Әлеге конференциядә безнең балалар бакчасыннан Эльвира Рафис кызы катнашып, тәҗрибә уртаклашып кайтты. " Балалар бакчасында ФДББС шартларында тәрбиячеләрнең компетенциясен үстерү нигезендә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту" темасы астында узган әлеге очрашу "Ел тәрбиячесе - 2019" профессиональ конкурсының республикакүләм этабы җиңүчеләре уздырган мастер-класслар карау белән төгәлләнде.
17 мая в детском саду "Сандугач" Высокогорского района прошла научно-практическая конференция. Конференция прошла на тему "Развитие профессиональных компетенций педагога ДОО как фактор повышения качества образования в условиях реализации ФГОС ДО". Встречу завершили мастер-классы победителей заключительного этапа республиканского профессионального конкурса "Воспитатель года - 2019"
-
15 мая - День Семьи/15 май - Гаилә көне! 15.05.2019
15 май - Халыкара Гаилә көне. Барыгызга да ныклы һәм имин гаилә тормышы телибез! Күзләрегездә бәхет нуры балкысын, күңелләрегез күтәренке һәм тыныч булсын! Өйләрегездә һәрчак сезне сагынып, колач җәеп көтеп торырдай якыннарыгыз булсын!
15 мая - Международный День Семьи. Семья - это самое важное, чем богат человек.
Пусть ваш семейный очаг всегда горит и дарит тепло.
-
Рабочее родительское собрание/Эшлекле ата-аналар җыелышы 14.05.2019
14 нче май көнне "Бүләк" базасында "Мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч белем бирү арасында дәвамчанлыкны тәэмин итүнең заманча алымнары" темасы астында эшлекле ата-аналар җыелышы, түгәрәк өстәл булып узды. Безнең балалар бакчасыннан да әлеге җыелышта тәрбиячеләр һәм әти-әниләр катнашып, түгәрәк өстәлдә катнашып, үзләренә мәгълүмат туплап кайттылар. Җыелыш бик кызыклы итеп оештырылган иде. Башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр эчтәлекле чыгыш ясадылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме ата-аналары үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар.
14 мая на базе ОЦ "Буляк" прошло рабочее родительское собрание, круглый стол на тему "Современные подходы в обеспечении преемственности дошкольного и начального образования". Из выступлений педагогов начальных классов, воспитателей родители подготовительной группы нашли ответы на многие волнующие их вопросы, выслушали советы о том, на что нужно обратить внимание при подготовке ребенка к школе.
-
На свежем воздухе/Саф һавада 13.05.2019
Кояш якты елмая, кошлар сайрый, бар табигать уяна,
Алмагачлар чияләр, хуш исләрен сибәләр...
Әйе, урамда табигать нәкъ әкияттәгечә. Көннәр матурлану белән, иртәнге гимнастика һәм физкультура шөгыльләре дә саф һавада уза башлады. Иртәнге гимнастика баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәләтен үстерә. Әти-әнисеннән соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай ук шук булган баланы дисциплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга өйрәтә.
Солнце светит ярче, даря своё тепло. А детям так и хочется гулять. В весенне-летний период утренняя гимнастика и занятия по физкультуре проходят на свежем воздухе. Так как утренняя гимнастика рассматривается как важный элемент двигательного ркжима и средство для поднятия эмоционального тонуса детей.
-
День Победы/Җиңү көне 08.05.2019
Бүген безнең бакчабызда 9 май - Җиңү көне уңаеннан билгеләп үтелә торган бик күркәм кичә үтте. Әлеге бәйрәмебезне ямьләндереп балачак еллары авыр сугыш елларында үткән өлкәннәребез Иманаев Данияр һәм Саматның карт әбисе Мөсрә әби һәм дәү әнисе Сирина апа, Нурлыева Динәнең дәү әнисе Рәвидә апа чакырылган иде. Бәйрәмебез җыр-биюләргә, матур шигырьләргә үрелеп барды. Балаларның Җиңү көненә әзерлеген чагылдырган видео карап, кадерле кунакларыбызга бүләкләр биргәннән соң, өлкәннәребез киләчәк буынга үзләренең үгет-нәсихәтен җиткерде...
Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын,
Елмайсыннар җирдә сабыйлар.
Сегодня в детском саду прошел праздник в честь Дня Победы. Праздник был организован как для гостей, так и для самих дошколят. Дети не только принимали участие в музыкальных танцевальных, театрализованных номерах, но и смогли узнать много нового о тех страшных событиях времен Великой Отечественной Войны. Были приглашены дети времен ВОВ. Их глаза были наполнены слезами, а сердце радостью за счастливое будущее наших детей.
Сияет солнце в День Победы
И будет нам всегда светить.
В боях жестоких наши деды.
Врага сумели победить.
-
Акция "Георгиевская ленточка"/"Георгий тасмасы" акциясе 07.05.2019
Актаныш районы "Благодарение" фонды "Ангелы Добра" волонтерлары 9 май уңаеннан "Георгий тасмасы" акциясе үкәрделәр. Шушы акция вакытында алар безнең бакчабызның мәктәпкә әзерлек "Б" төркеме балаларына экскурсия дә оештырдылар. Алар Актанышыбызның "Җиңү Паркы" белән таныштырдылар, Бөек Ватан сугышы турында сөйләделәр һәм балаларга георгий тасмалары өләштеләр.
Волонтеры Фонда "Благодарение" "Ангелы Добра" Актанышского района провели акцию в честь 9 мая "Георгиевская ленточка". Во время этой акции волонтеры провели экскурсию для наших детишек подготовительной "Б" группы. Они показали "Парк Победы", рассказали о ВОВ и раздали нам георгиевсие ленточки.
-
В детском саду планетарий/Балалар бакчасында планетарий 06.05.2019
Бүген безнең бакчабыз балалары планетарийның эчендә булып, анда галәм киңлекләрен күрә алдылар. Ни өчен кояш кичен йоклый? Ә ай нигә түгәрәк? Чәкәләр нигә үсә? Һава нигә зәңгәр? кебек үзләрен борчыган бик күп сорауларга балалар кызыклы һәм эчтәлекле мультфильмнар аша җавап таптылар.
Сегодня наши дети смогли побывать под куполами планетария. Они увидели космос своими глазами. И конечно же нашли ответы на свои вопросы: Почему солнце спит ночью? Почему небо голубое? Детям было очень интересно.
-
1 мая/ 1 май 01.05.2019
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме! Балаларның күңелен күтәрү, татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклау максатыннан бүген безнең бакчабыз каршында Иҗат үзәге коллективы белән берлектә "карга боткасы" оештырылды. Бәйрәмгә килгән балалар уеннар уйнап, дәртле җырлар җырлап, биюләр биеп күңелләрен ачтылар. Соңыннан бакчабызның поварлары тәмле итеп пешергән "карга боткасы"ннан авыз иттеләр, тәмле тәбикмәк белән сыйландылар. 12 нче квартал гөрләп торды. Балаларның күңелләрен күтәргән өчен барлык ата-ана зур рәхмәтләрен җиткерде.
1 мая- праздник Весны и Труда! С целью сохранения татарских народных традиций, сегодня около нашего детского сада совместно с коллективом ЦДТ, устроили веселый праздник для детей. Дети смогли поучаствовать в разных играх, танцах, хороводах. И конечно же всех гостей угостили вкусной кашей и чаем с блинами. В конце праздника у всех было веселое праздничное настроение.
-
По следам Тукая/Тукай эзләре буйлап 26.04.2019
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? Мин беләм:
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның ттуына 133 ел тулу уңаеннан бакчабызда шигырь кичәсе узды. Бәйрәмне психолог-тәрбияче Имаметдинова М.З. һәм музыка җитәкчесе Салихова Ч.Д. бик тә кызыклы һәм эчтәлекле итеп әзерләгән иде. Иң кечкенә ясле төркеменнән алып мәктәпкә әзерлек төркеменә кадәр балалар Г.Тукайның шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, сәнгатьле итеп сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр. Бәйрәм барышында шагыйрьнең шигырьләрен чагылдырган бик тә мавыктыргыч видео да карадык. Күпме еллар үтсә дә Г.Тукай һәрвакыт безнең күңелләрдә яши...
Сегодня прошел праздник ко дню рождения Габдуллы Тукая, который подготовили психолог-воспитатель Имамутдинова М.З. и музыкальный руководитель детского сада Салихова Ч.Д. В празднике участвовали воспитатели, дети разных возрастов. Дети читали стихи поэта, инсценировали стихотворения, вспоминали сказки. Важно, чтобы у детей с самого раннего возраста накапливалась любовь и уважение к личности великого поэта.
-
Встреча птиц/Кошларны каршы алдык 25.04.2019
Музыка залыннан моңлы көй агыла...
Шул көйгә бер-бер артлы тезелеп нәни кошлар керә. Әлеге мизгелдә күңелдә туган ягыбызны сагынып кайткан кошларга карата җылы хисләр уяна. Бүген 1 нче кечкенәләр төркеме балалары зур әзерлек белән кошларны каршы алды. Тәрбияче апалары Фәрсия Фәһим кызы һәм музыка җитәкчесе Чулпан Дәниф кызы белән берлектә матур бәйрәм оештырылды. Шулай ук ата-аналар белән дә тыгыз эш алып барылган - балаларның һәрберсенең өстендә кош киеме. Әле кечкенә булулуарына карамастан, балалар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Туган ягыбызны сагынып кайткан кошларга үзләренең сәламнәрен юлладылар.