Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Педсовет/Педагогик киңәшмә 28.03.2019
Бүген бакчабызда чираттагы педагогик киңәшмә утырышы үтте. Киңәшмәдә балалаларның сөйләм телен үстерүдә уенчыкларның роле һәм җырлы-биюле уеннарның әһәмияте турында сүз барды. Шулай ук тәрбиячеләрнең үз куллары белән эшләгән балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән дидактик үстерешле уеннар күргәзмәсе дә оештырылды.
-
Делимся опытом/Тәҗрибә уртаклашабыз 28.03.2019
Бу атна дәвамында бакчабызның барлык тәрбиячеләре дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр. Инде мәктәпкә барырга әзерләнгән балалар белән беррәттән 1-2 яшьлек кечкенә нәниләребез дә бу җаваплы эштән читтә калмадылар: тәрбияче апалары Марданова А.Д. белән режим моментының бер өлешен тәкъдим иттеләр.
-
Подготовка к педсовету/Педагогик киңәшмәгә әзерлек 27.03.2019
Үзара тәҗрибә уртаклашу, шөгыльләр карау балалар бакчасында традициягә кереп киткән бик матур күренеш. Бүген 1 нче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча Фәрсия Фәһим кызы бик матур эшчәнлек күрсәтте. Балалар үзләренең матур сөйләме һәм кызыклы уеннары белән барлык тәрбиячеләрне шаккатырдылар.
-
"Да здравствует-Навруз!"Нәүрүз мөбәрәкбад!" 26.03.2019
Урамда яз, ә безнең бакчабызда менә шул матур, көтеп алынган язны зурлап, "Нәүрүз" бәйрәме гөрләде. Зурлар төркеме балалары, тәрбияче апалары Энҗе Фәнис кызы белән берлектә язны чакырдылар, җылы, матур, кояшлы көннәрне чакырып эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. "Нәүрүз" кызы да озак көттермәде, үзенең күчтәнәчләрен, кояшлы көннәрен, сихәтле яңгырларын алып, бәйрәмебезгә кушылды.
Язлар, җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!
-
Язгы бөреләр 25.03.2019
Балалар бакчасында рәсем ясауның төрле ысуллары кулланыла. Бүген 1 нче кечкенәләр төркемендә балалар язның билгеләрен санадылар, агачларда күренә башлаган бөреләрне күзәттеләр. Тәрбияче апалары Гөлгенә Рифкать кызы белән традицион булмаган алым кулланып, тал бөреләрен рәсемгә төшерделәр. Соңыннан үзләренең рәсемнәрен күреп бик нык куандылар.
-
Авазлар иленә сәяхәт... 22.03.2019
Балалар әле кечкенә генә булуларына карамастан, инде балалар бакчасында ук авазларны аерырга, хәрефләрне танырга өйрәнәләр. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән "Авазлар иленә сәяхәт" эшчәнлеге шуны исбатлап күрсәтте. Чөнки тәрбияче Алия Илгиз кызы әйткән авазларны балалар сүз башында, сүз ахырында, сүз уртасында шундый оста итеп табып күрсәттеләр һәм үзләре ук хәрефләрдән сүзләр дә төзергә өлгерделәр. Эшчәнлектән күренгәнчә, малайлар һәм кызлар, һичшиксез, мәктәптә Әлифбаның чын дусларына әйләнерләр.
-
Сәламәтлек - зур байлык! 21.03.2019
“Сәламәтлек – зур байлык!” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Безнең бакчаның барлык хезмәткәрләре дә балаларга әлеге төшенчәне кече яшьтән үз үрнәкләрендә аңлатырга тырыша. Бакчабызның традициясенә әверелгән сезон саен үткәрелеп килүче “Күңелле флешмоб” моның ачык дәлиле булып тора. Аның чираттагысы Рәсәйкүләм “Спорт – альтернатива пагубным привычкам” акциясе кысаларында үтте. Чарада 2 яшьлек сабыйлар да, 60 яшьлек өлкән буын кешеләре дә бик теләп катнашты.
-
Юлда йөрсәң- бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! 19.03.2019
Балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә күнектерәбез. Безнең үрнәк – иң яхшы өйрәтү чарасы. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә тәрбиячене һәм әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәтү максатыннан безнен балалар бакчасында Яр Чаллы шәһәреннән Гилметдинова Резеда Рәҗәп кызы кунакта булды. Күргәзмә, күңел ачулар каралып, чыгышлар тыңланды, үзебезнең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштык.
-
Сак булыгыз зур юлларда! 18.03.2019
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юл йөру кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру, үстерү максатыннан бакчабызда күләмле күргәзмә оештырылды. Ата-аналар, балалар һәм тәрбиячеләр әлеге күргәзмәдә актив катнаштылыр, иҗадый эшләре белән уртаклаштылыр, үзләрендә дидактик кулланма булдырдылар.
-
Инглиз телен өйрәнә нәниләр. 14.03.2019
“Умырзая” балалар бакчасында чит тел булып балаларга агымдагы уку елыннан инглиз теле дә өйрәтелә башлады.
Хәзерге тормышта чит тел белүнең кирәклеген аңламаган бер кеше дә юктыр. Шуңа күрә дә инглиз телен өйрәнүне балалар бакчсыннан ук башлау үзенең уңай нәтиҗәсен бирә. Чит телне өйрәнү – фикерләү, хәтерне, игътибарны үстерә, кузаллауны активлаштыра.
Инглиз теленең үзенчәлекләренә һәм аралашырга өйрәтүче – югары белемле, агымдагы елда инглиз теле түгәрәген оештыручы Муллахметова Илюзә үз эшенең остасы. Балалар инглиз телен бик яраттылар, ә ата-аналар бу яңалыкны хуплап кабул иттеләр.
Инглиз телен өйрәнү балалар бакчасында зурлар һәм ике мәктәпкә әзерлек тәркемендә атнага 3 тапкыр уеннар формасында үткәрелә. Шөгыль үткәрүнең төп принципы – балалар белән инглиз телендә аралашу. Үзара аралашкан очракта тел җиңеллерәк үзләштерелә, балалар үзләре сизмәстән яңа сүзләрне тиз истә калдыралар. Төрле уеннарны, әкиятләр тыңлауны өстен куялар, инглиз телендәге шигырьләрне, җырларны, диалогларны алар кызыксынып башкаралар. Шөгыльләр уен формасында уза, уенда балалар үзләрен иркен тоталар һәм инглиз сүзләрен курыкмыйча кабатлыйлар.