Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
23 февраль - "Ватанны саклаучылар көне" 23.02.2019
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безнең “Умырзая” балалар бакчасы балалары әтиләренә бүләк әзерләделәр. Мәктәпкә әзерлек “Б” төркемендә балалар әтиләргә самолет ясадылар. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен балалар шатлана-шатлана әтиләренә бүләк иттеләр. Әтиләрнең күңеленә бүләкләр хуш килде.
-
"Җитәкчеләр спартакиадасы - 2019" 23.02.2019
Районыбызда спорт буенча бик күп ярышлар узып тора. Ә менә бүгенге спартакиада аеруча да кызыклы. Чөнки әлеге ярышта районыбыз җитәкчеләре көч сынашты. Безнең бакчабыз мөдире Лилия Рәмзил кызы да бүген үзен чын спортсменка итеп күрсәтте. Бадминтон-III, өстәл теннисы-II урыннар алып, чангы ярышында катнашып, троеборьебуенча III лаек булды. Без үз чиратыбызда, җитәкчебезне спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм бик тә горурланабыз.
-
Котлыйбыз! 22.02.2019
Һәр һөнәр иясе үзенең белемен камилләштереп торырга, эзләнүдә булырга тиеш. Бары шул вакытта гына иҗади уңышларга ирешеп була. Бүген Актаныш технологик техникумы базасында зур тантана узды: "Ел тәрбиячесе - 2019" бәйгесенең район этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Безнең балалар бакчасында хезмәт куючы рус теле тәрбиячесе Сабирова Эльвира Рафис кызы лаеклы 1 урын иясе. Без аны әлеге зур җиңүе белән тагын бер кат котлыйбыз. Эшендә иҗади уңышлар телибез!
-
Янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә 21.02.2019
Балалар белән шөгыльләр һәм режим моментларында янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр оештырабыз. Янгын чыгу очрагы була калса, нинди номерга шалтыратырга кирәклеген аңлатабыз. Шушы темага кагылышлы ширмалар эшләп куелды. Янгын куркынычсызлыгы уенчык машиналары булдырылды. Шулай ук дидактик уеннар уйнатабыз. Уен вакытында нәрсә белән уйнарга ярамаганлыгын балалар үзләре рәсемгә карап аңлаталар. Төркемдә бу темага кагылышлы рольле – сюжетлы уенга да зур игътибар бирелә. Ата –аналар белән дә төрле конкурслар, әңгәмәләр оештырабыз.
-
"Ут - дус та, дошман да!" 20.02.2019
Бакчабызда "Янгын куркынычсызлыгы!" атналыгы кысаларында бик куп төрле чаралар уздырылды. Кечкенәләр төркеме ата-аналары да бу чаралардан читтә калмады. 1-2 яшьлек сабыйларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү, профилактик чара буларак "Ярамый" төшенчәсен аңлату максатыннан төркемебез ата-аналары белән "Ут - дус та, дошман да!" девизы астында тематик рәсем күргәзмәсе оештырдык.
-
"Янгыннар булмасын!" 19.02.2019
Без балаларга янгынның бик куркыныч икәнен һәрвакыт аңлатып, сөйләп, исләренә төшереп торабыз. Мәктәпкә әзерлек В төркеме балаларының “Янгын кайдан килеп чыга?” дигән сорауга җавапларын тыңлагач, янгын куркынычсызлыгы стенды янында сөйләшүне дәвам иттек. Стендтагы рәсемнәрдә кем нәрсә эшләгәнен, янгын сүндерү машинасы ни өчен кирәклеге турында сөйләштек. Әти-әнидән башка рөхсәтез шырпы, газ плитәсе, электр приборларына тияргә ярамаганын тагын бер тапкыр искә төшердек. Дөньялар имин бусын, янгыннар булмасын дигән теләктә төркемебезгә кайттык. Балалар белән “Янгыннар булмасын” дигән темага рәсем ясадык.
-
Ерак араларны якын итеп... 18.02.2019
Безнең бакчабыз берничә ел дәвамында Башкортстан республикасының тәрбиячеләре белән аралашып, элемтәдә тора. Бүген дә бездә зур кунаклар - Башкортстан республикасы Илеш районыннан мәгариф хезмәткәрләре бакчабыз белән танышырга килгәннәр. Алар барлык төркемнәрдә булып, музыка залы, рус теле бүлмәсен карап, бик нык ошатып киттеләр. Һәм безне дә үзләренә кунакка чакырдылар. Ут күршеләребез белән дуслык чылбыры һәрчак ныклы булсын дигән теләктә калабыз.
-
Шырпы - уенчык түгел! 18.02.2019
Бүген безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек Б төркеме балалары янгын куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында янгын булдырмау максатыннан тематик раскраскалар буядылар. Шырпы белән уйнарга ярамау, электр җиһазларын кулланганда сак булу балаларга кабат искәртелде.
-
Дөньялар имин булсын! 16.02.2019
Шырпы белән уйнауның нәрсә белән янавын аңлату, бигрәк тә янгын чыга калса, нишләргә кирәклеге турында төшендерү мөһим. Балалар бакчасында бу темага зур әһәмият бирәбез. Янгын куркынычсызлыгына багышланган әңгәмәләр оештырабыз, төрле әкиятләр, хикәяләр укыйбыз. Ата-аналар беләндә һәрдаим эш алып барабыз.
-
Тәрбиячеләр тренингта/Воспитатели на тренинге 15.02.2019
Бүген 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында районның яшь педагогларның критик фикерләү үсешенә юнәлдерелгән "Преобразование обучения в XXI веке: развитие культуры мышления" тренингы үткәрелде. Әлеге чарада тәрбиячеләр Шавалиева Н.М. һәм Гардиева Г.Р. да бик теләп катнаштылар.