Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Экскурсия в библиотеку/Китапханәгә сәяхәт 18.06.2019
Безнең балалар бакчасы китапханә белән элек-электән бик тыгыз элемтәдә тора. Бу элемтә балаларда китап укуга кызыксыну тудыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан уздырыла. Бүген балалар тәрбияче апалары белән Актанышбаш китапханәсенә бик тә файдалы һәм кызыклы сәяхәткә бардылар. Китапханәче Диләрә апа балаларга китап турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирде. Китапларны да дәваларга кирәклеге балаларга бик кызыклы булды. Балалар битләре ертылган, тышы купкан китапларны вакытында төзәтергә кирәклеген аңладылар.
Детские сады давно плодотворно сотрудничают с библиотеками. Это сотрудничество призвано способствовать пробуждению интереса детей к чтению, познанию нового. Воспитанники нашего детского сада посетили библиотеку деревни Актанышбаш. Детям было очень интересно. Нам провели небольшую экскурсию, познакомились с читательским залом.
-
Приикский Сабантуй - 2019/ Ык Сабантуе -2019 17.06.2019
16 июнь көнне районыбызда Ык Сабантуе гөрләп узды. Безнең бакчабыз башка оешмалар белән берлектә кунакларны "Чишмә аланы"нда каршы алды. Хөрмәтле кунакларны "Фазыл чишмәсе" җыры белән каршы алганнан соң чишмә суын авыз итәргә тәкъдим ителде. Соңыннан чишмә суыннан самавырда кайнап торган тәмле чәй белән кунакларга сый-хөрмәт күрсәтелде.
16 июня в Актаныше прошел III Межрегиональный грандиозный праздник "Приикский Сабантуй - 2019". Наш коллектив совместно с другими организациями встретили гостей в уголке "Чишмә аланы".
-
На конференции/Конференциядә 15.06.2019
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында "Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигатьнең тарихи үсеше. Актаныш районының тарихы һәм мәдәнияте" дигән тема астында Бөтенрәсәй фәнни-гамәли, тарихи-төбәкара конференция узды. Безнең балалар бакчасыннан да хезмәткәрләр әлеге чарада катнашып, бик матур һәм кызыклы чыгышлар тыңлап, мәгълүмат туплап кайттылар.
Сегодня в ДК имени Альфии Авзаловой состоялась конференция "Человек и природа в бассейне реки Ик в историческом развитии. Актанышский район: проблемы истории и культуры". Наши педагоги тоже приняли участие в секционной работе и узнали интересные факты об истории реки Ик.
-
Флаг России/Россия флагы 14.06.2019
Әвәләү эшчәнлеге бала өчен бик файдалы һәм кызыклы шөгыль. Кече яшьтән балалар төсләрне аерырга, төрле формалар әвәләргә өйрәнәләр. Бүген безнең балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Нәзифә Мирзаһидан кызы белән булып узган Россия көне уңаеннан, традицион булмаган алымны кулланып, Россия флагы ясадылар. Балаларда туган илгә карата патриотик хисләр тәрбияләнде һәм шул ук вакытта аларның вак бармаклар моторикасы һәм кызыксынучанлыклары да үсте.
Пастилинография очень увлекательна и полезна для детей. У них развиваются интеллектуальные способности, творчество и воображение,мелкая моторика рук. Сегодня ребята средней группы нарисовали флаг России. Детям было очень интересно.
-
Гордимся/Горурланабыз 13.06.2019
Районыбызда Россия көне уңаеннан булып узган хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышларында безнең җитәкчебез - Лилия Рәмзил кызы "Иң яхшы уенчы"исеменә лаек булды. Без, барлык коллектив исеменнән аны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яулавын телибез.
На соревнованиях по волейболу среди женских команд посвященных Дню России наш руководитель - Лилия Рамзилевна была признана лучшим игроком. Мы от имени всего коллектива поздравляем её и желаем больших успехов.
-
День России/Россия көне 11.06.2019
Бүген безнең бакчабызда 12 июнь - Россия көненә багышланган рәсем конкурсы булып узды. Әлеге бәйгедә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар безнең илебезнең гербын һәм флагын ясадылар. Ахырда әзер рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
Сегодня в нашем детском саду прошел конкурс рисунков посвященный празднику - День России. В празднике участвовали дети старшей и подготовительной групп. Дети нарисовали флаг и герб нашей страны.
-
День друзей/Дуслар көне 10.06.2019
9 июнь - Бөтендөнья Дуслар көне. Балачакта бергә уйнап үскән дус иң якыны һәм кадерлесе була. Дуслык булган җирдә явызлыкка урын юк. Шул уңайдан бүген бакчабызда балалар үзләренең дуслары турында сөйләделәр, рәсемнәр ясап дусларына бүләк иттеләр. Дуслыкны тагын да ныгытып, җыелышып фотога да төштеләр.
9 июня - Международный день друзей. Уже в детском саду, в общении со сверстниками дети учатся взаимному доверию и уважению. Поэтому формирование дружелюбных отношений между детьми является актуальным для педагогов ДОУ. Вот и в нашем детском саду ребята с удовольствием отметили этот праздник.
-
Мир детства/Балачак иле 05.06.2019
Бүген безнең музыка залында "Балачак иле" диеп исемләнгән кичә булып узды. Балалар матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ахырда барлык төркем балалары катнашында күңелле дискотека оештырылды. Балалар бакчасында нәниләребезнең балачагы бик күңелле уза.
Сегодня в музыкальном зале прошел праздник на тему "Мир детсва". Дети спели свои любимые песни, рассказывали стихи. А в конце праздника все ребята поучаствовали в конкурсах и веселой дискотеке. Детям было очень весело.
-
1 июня - День защиты детей/1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2019
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан үзәк стадионда бик матур бәйрәм булды. Безнең бакчабызның зурлар төркеме балалары да әлеге чарада катнашып, матур җырлар җырлап, уеннар уйнап, күңел ачып кайттылар. Бәйрәмне оештыручылар бер баланы да буш җибәрмәделәр - һәрберсе бүләк алып, кош тоткандай сөенеп кайттылар.
1 июня - День защиты детей. В центральном стадионе прошел праздник, посвящённый Дню Защиты детей. Праздник получился веселый, занимательный, озорной.
-
Экскурсия в природу/Табигатькә экскурсия 29.05.2019
Экскурсияләр - уку-тәрбия эшендә зур әһәмияткә ия. Шуны истә тотып, балаларны үзебез яшәгән туган як табигате белән таныштыру, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү максатыннан, бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары язгы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар юл буе әңгәмәләр корып, табигать байлыклары турында бик күп мәгълүмат тупладылар. Кызыклы уеннар уйнап, күңел ачып кайттылар.
Экскурсии - один из видов занятий и основная форма организации работы по экологическому воспитанию. На экскурсиях дети знакомятся с растениями, животными и условиями их обитания. Сегодня во время экскурсии дети средней, старшей и подготовительной группы узнали много интересного о природе своего родного края.