МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Өмәләр дәвам итә. 05.05.2017

Полосадагы агачларны агарту өмәсенә чыктык.
-
Өмә. 03.05.2017

Юл бендагы полосаны ботаклардан чистарту өмәсенә чыктык.
-
Карга боткасы
27.04.2017
Бүген балалар бакчасында уртанчы - 2 кечкенәләр төркеме балалары "Карга боткасы" бәйрәме үткәрделәр.
Җиребезгә язлар җиткәч,
Кошлар кайткач ерактан,
“Карга боткасы” пешергән
Халкыбыз чын йөрәктән.
Бу бәйрәм безнең көннәргә
Килгән гасырлар үтеп.
Каргалар да,бездә аны
Һәр ел алабыз көтеп.
-
Тукай туган көн...
26.04.2017
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм иртәсе оештырдылар. Бәйрәмдә Тукайның шигырь-әкиятләреннән бик күп геройлар катнашты. Балаларга бәйрәм бик ошады.
-
Өмә. 22.04.2017

Бүген балалар бакчасы коллективы бакча территориясен һәм юл буен чүп-чардан арындыру өмәсендә катнашты.
-
Юл билгеләре иленә сәяхәт. 19.04.2017

Балаларга юл хәрәкәте билгеләрен, кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту; балаларда мөстәкыйльлек, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан балалар бакчасында зурлар төркеме балалары һәм ата-аналары катнашында "Юл билгеләре иленә сәяхәт" дип аталган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәм иртәсе кунагы - ЮХИДИ фонды директоры Р.З. Сәетова балаларга юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче китаплар, брошюралар бүләк итте.
-
Кошлар көне. 14.04.2017

Бүген балалар бакчасында "Кошлар көне" билгеләп үтелде. Балаларның кышлаучы һәм җылы якка очучы кошлар турында белемнәре сыналды һәм ныгытылды. Бәйрәмне "Нарасый" төркеме балалары белән тәрбиячеләр Максутова Ләйсән һәм Мирзасалихова Лилия оештырдылар.
-
Гармун уйныйм, гармун уйныйм... 11.04.2017

Бүген балалар бакчасына сәнгать мәктәбенең баян классы укучылары кунакка керделәр. Алар баянда төрле көйләр уйнап күрсәттеләр. Җитәкчеләре Флүн Камалов балаларны баян серләренә өйрәнергә чакырды. Балалар бик кызыксынып тыңлап утырдылар.
-
Чәчәк үсентеләре үстерәбез. 04.04.2017

Җәйге сезонга әзерлек башланды. Балалар бакчасы участогына утыртырга чәчәк үсентеләре үстерәбез.
-
Табигать уяна. 01.04.2017

Тәрбиячеләрнең тәрәзә төпләрендәге "тәҗрибә участоклары" гөрләп үсә. Урамда кар булуга карамастан, балалар табигать уянганын күзәтеп хозурлана.
















