МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
E-Mail: | sarvarova2014@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 52 воспитанников |
У нас учат: | 8 педагогов |
Доска объявления / Белдерүләр тактасы.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Гриппка каршы прививка вакциналары кайтты, балаларга ясатырга рөхсәт кәгазьләрен тутырып бирсәгез иде.
31 январьда Манту пробаларын үлчибез, балалар килми калмасыннар иде!
28 январь көнне балаларга Манту пробасы куела, килми калмагыз!
Чәршәмбе, 28 ноябрь көнне мәктәпкә әзерлек, уртанчы-зурлар төркемнәренең "Йөрәк җылым сиңа, әнием" бәйрәм иртәсе була. Башлана: 9.15 Әниләр, рәхим итегез!
20 апрель көнне 9.00 да 1 кечкенәләр төркеме балалары "Кошлар көне" бәйрәм иртәсе оештыра.
Хөрмәтле әти-әниләр! 18 апрель көнне балаларның сәхнәләштергән әкиятләрен карарга рәхим итегез. Башлана 9.00.
17 апрель көнне балалар Яңа Әлем тугызъеллык мәтәбенә курчак театры карарга керәләр.
12 апрель конне бакчада район тәрбиячеләре киңәшмәсе була.
5,6,7 март көннәрендә балаларның әниләр бәйрәмнәре уза.
28 февраль. Тәрбиячеләр "Мини музейлар оештыруда яңа алымнар" Республика семинар-практикумында
катнашалар.
26 февраль. Балалар һәм тәрбиячеләр "Моң кайтавазы" шигъри бәйгесендә катнашалар.
22 февральдә балалар бакчасында "Кышкы уеннар" спорт бәйрәме оештырыла. Башлана 9.00. Рәхим итегез!.
19 февраль. бакчада Әфганстанда хәрби хезмәттә булган ир-егетләр белән очрашу уздырыла.
17 февральдә "Йолдызлык - 2018" бәйгесенең гала-концерты. РДК. Башлана 17.00.
10 февральдә Актаныш чаңгы базасында "Лыжня России" ярышы була. Барыгыз да рәхим итегез! башлана 10.30.
23 январь көнне Яңа Әлем балалар бакчасында "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" дип аталган бәйрәм иртәсе була. Анда телевидение, радио хезмәткәрләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырулы.
5 январь. Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы.
26 декабрь Балаларның чыршы бәйрәмнәре башланды.
22 март көнне 10.30 сәгатьтә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтә.
7 март көнне "Куянкай" төркемендә "Әниләр бәйрәме" үткәрелә. Башлана:9.30.
Хөрмәтле ата-аналар! 4,5,6 ноябрь - ял көннәре.
4 октябрь көнне балалар бакчасында Өлкәннәр көненә бәйрәм иртәсе үткәрелә. Башлана 10,00 да. Рәхим итегез!
22 февраль көнне сәг. 9.30 да "Куянкай" 2 кечкенәләр- уртанчылар төркемендә "Әтиләр бәйрәме үткәрелә.
18 февраль көнне Яңа Әлем мәдәният йортында "Теремкәй" һәм "Тиенкәй" төркемнәренең "Гаилә бәйрәме" уздырыла. Башлана 10,00. Рәхим итегез!
13 февраль көнне сәг. 8.00 дә Актаныш район мәдәният сараенда "Йолдызлык - 2017" конкурсының туры була. Әти-әниләр, сезнең ярдәмгә ышанып калабыз!
28 декабрь көнне "Нарасый" (9.00) һәм "Тиенкәй" төркемнәренең чыршы бәйрәмнәре уздырыла, әти-әниләр, рәхим итегез!
26 декабрь көнне "Куянкай" (9.00) һәм "Теремкәй" (9.50) төркемнәренең чыршы бәйрәмнәре уздырыла, әти-әниләр, рәхим итегез.
28 ноябрь көнне 9.30.сәг.балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе уздырыла. Эниләр, рәхим итегез!
18 ноябрь, җомга көнне балалар бакчасында Минзәлә курчак театры "Кощей бессмртный" әкиятен куя. Бэясе 70 сум.
2016 елның 2 ноябре көнне сәг. 15.30 да балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы була. Әти-әниләр, рәхим итегез!
27 октябрьдә сәг. 9.00 да "Куянкай" һәм "Нарасый" төркемнәрендә ачык ишекләр көне.
Баларга грипп авыруына каршы вакцина кайтты. Балаларыгызга ясатырга теләсәгез рөхсәт кәгазьләре тутырып бирегез. Бланклары шәфкать туташында бар.
2016 елның 3 октябрендә 9.30 да йлкәннәр көненә багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелә.
28 сентябрьдә мәктәпкә әзерлек, зурлар төркеме балалары Экскурсиягә баралар, әти-әниләр балаларны әзерләндереп җибәрсәгез иде.
2016 елның 14 сентябрендә балалар бакчасына Актаныш район хастаханәсеннән манту куярга киләләр. Барлык балаларны да китерегез, зинһар өчен!
Бакча территориясендә чия җыю эшләре бара, чия кирәк кешеләр мөрәҗәгать итегез.
27 май көнне сәг. 9.00 да балалар бакчасында Сабантуй үткәрелә. Балаларны җиңелчә киемнән алып килсәгез иде. Баш киемнәрен онытмагыз!
Әти-әниләр игътибарына!
26 май көнне сәг.10.00 да мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының чыгарылыш бәйрәме була.
Әтиләр игътибарына!
21 май, шимбә көнне бакчада өмә оештырыла. Әтиләр, сезне көтеп калабыз.
19 май көнне сәг.15,30 да балалр бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы була .Әти-әниләр рзхим итегез!
29 апрель көнне балалар бакчасында карга боткасы үткәрелә.
20 апрель көнне балалар бакчасында Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе була.
Ата-аналар игътибарына!
19 апрель көнне Яңа әлем мәдәният йортында ата-аналар Җыелышы була. Әти-әниләр, барыгызның да килүе сорала.
4 апрель көнне бакчада кошлар көне үткәрелә.
11 март көнне балалар бакчасында "Бакчада һәм гаиләдә балаларны тормыш иминлеге кагыйдәләренә өйрәтү" темасына ата-аналар җыелышы була. Ата-аналар, рәхим итегез!
4 март көнне уртанчы-икенче кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәме үткәрелә. Әниләр, рәхим итегез! Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Безнең гаилә-тату гаилә" дигән гаилә бәйрәме үткәрелә.
2 март көнне ясле төркемендә әниләр бәйрәме үткәрелә.Әниләр, рәхим итегез!
1 мартта уртанчы- зурлар төркемендә гаилә бәйрәме үткәрелә.Әти-әниләр, рәхим итегез!
19 февральдә уртанчы-икенче кечкенәләр төркемендә әтиләр бәйрәме үткәрелә.
15 февраль көнне район мәдәният сараенда "Йолдызлык-2016"конкурсының 2 туры була .
5 февраль көнне Яңа Әлем мәдәният йортында "Йолдызлык-2016" конкурсының 1 туры була.
25,28 декабрь көннәрендә төркемнәрдә чыршы бәйрәмнәре үткәрелә.
Игътибар!!!
Бүген 13 ноябрь, җомга көнне 15.30 сәгатьтә гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелә. Барлык ата-аналарны көтеп калабыз.
2015 елның 23 октябрендә (җомга) балалар бакчасында "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелә.
Родителская плата через портал услуги татар ру
Иртәгә, 27 ноябрь көнне балалар бакчасында "Әниләр көне" үткәрелә. Сәг. 9.00 да төркем җыелышлары, 9.30 да бәйрәм иртәсе була . Барлык әниләр дә бәйрәмгә рәхим итегез!
1 май көнне ял, 2,3 май көннәрендә балалар бакчасында гадәти эш көннәре, 4 май -якшәмбе -ял көне.
27 март көнне Яңа Әлем балалар бакчасында Яр Чаллы курчак театры "Кызыл Калфак" спектаклен күрсәтә. Билет бәясе 45 сум.
7 март көнне "Нарасый" төркеме балалары "Гаилә бәйрәме" үткәрә. Әти - әниләр, бәйрәмгә рәхим итегез
6 матр көнне сәгать 9.00 да "Нарасый" төркеме, 09.30 да "Тиенкәй" төркеме балаларының 8 мартка багышланган бәйрәм иртәләре була. Әниләр, рәхим итегез!
25 февраль, сишәмбе көнне 9.30 сәгатьтә Яңа Әлем балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе булачак. Анда ЮХИДИ фонды директоры Р.З. Сәетова да чакырулы. Барлык төркем балаларының әтиләре, бабайлары бәйрәм иртәсенә рәхим итегез!
Хөрмәтле әти-әниләр!
18 март көнне бакчабызда Яр-Чаллы курчак театры "Кызыл калфак" спектаклен күрсәтәчәк. Башлана 10.00 сәг. Билет бәясе 45 сум.
Хөрмәтле әти-әниләр!
6 февраль көнне Яңа Әлем балалар бакчасына фотограф Рамиль Ахметов килә. Бер комплект фото ( 20х30 1шт., 10х15 2 шт.) бәясе 250 сум.
Ата-аналар игътибарына!
Көннәр салкын булу сәбәпле 4 февральгә билгеләнгән "Йолдызлык-2014" конкурсы 11 февральгә күчерелде. Үткәрү урыны Яңа Әлем мәдәният йорты.
Ата-аналар игътибарына!
2014 елның 24 январенда гомуми ата-аналар җыелышы була.көн тәртибендә балалар бакчасы мөдире Гүзәл Рифәк кызы Сарврованың ата-аналар взносы түләүдәге үзгәрешләр һәи компенсацияләр турындагы чыгышы. Барлык ата-аналарга да килү мәҗбүри. Рәхим итегез!
Ата-аналар игътибарына!
25 декабрь көнне 9.30 сәгатьтә "Куянкай" төркеме, 10.30 сәгатьтә "Теремкәй" төркеме балаларының; 26 декабрь көнне 9.30 сәгатьтә "Нарасый" төркеме, 11.00 сәгатьтә "Тиенкәй" төркеме балаларының яңа ел бәйрәме иртәләре була. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Хөрмәтле әниләр!
Сезне якынлашып килүче 8 март-халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар, бала тәрбияләүдә уңышлар теләп калабыз. Сезне үзебезнең бакчада 5 март көнне 9.30 сәгатьтә "Нарасый", 10.30 сәгатьтә "Теремкәй" төркемнәренең; 6 март көнне 9.15 сәгатьтә, "Куянкай", 10.00 сәгатьләрдә "Тиенкәй" төркеме балаларының бәйрәм иртәләрен карарга чакырабыз. Рәхим итегез!
Ата-аналар игътибарына!
19 февраль - сишәмбе көнне безнең балалар бакчасында "Светофорны хөрмәт ит" исеме астында ярыш-кичә уздырыла. Кичәдә әтиләрнең кул эшеннән күргәзмә, балаларның рәсем эшләреннән күргәзмә оештырылуы, ЮХИДИ фонды директоры Р.З.Сәетова һәм телевидение килүе көтелә. Ярыш - кичәгә рәхим итегез!
Хөрмәтле әти-әниләр! Балалар белән өйдә индивидуаль шөгыльләнергә теләсәгез яки кичләрне, ял көннәрен мавыктыргыч итәсегез килсә, татарча мультфильмнар һәм методик ярдәмлекләрне түбәндәге сайтка кереп таба һәм карый алачаксыз.
Дошкольное образование mon.tatar.ru