МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
E-Mail: | sarvarova2014@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 52 воспитанников |
У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Әниләр көне. 22.11.2017
Бүген бакчабызда гөрләп "Әниләр көне" нә багышланган бәйрәм иртәсе үтте. Барлык әниләрне бу көн белән тәбрик итәбез!
-
Тестирование. 08.11.2017
Бүген Актанышның 1 нче санлы мәктәбе базасында аттестация үтүче тәрбиячеләребез Әгъләмова Р., Әгъләмова Ф., Максутова Л. тестирование үтәләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Уңыш бәйрәме 27.10.2017
Бүген бакчабызда тәрбиячеләр Максутова Ләйсән һәм Әгъләмова Филиза җитәкчелегендә уртанчы-икенче кечкенәләр төркеме балалары "Сөмбелә кунакта" дип аталган бәйрәм иртәсе үткәрделәр. Җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Сөмбеләнең кунакка килүе бәйрәм иртәсен тагын да җанландырып җибәрде.
-
Гражданнар оборонасы. 26.10.2017
Балалар бакчасы хезмәткәрләре гражданнар оборонасы укулары буенча үткән эвакуцияләнеп килүчеләрне каршы алу, һәм урнаштыру эшләрендә катнаштылар.
-
Санитар уку. 21.10.2017
Бүген "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә балалар бакчалары тәрбиячеләре, мөдирләре, шәфкать туташларының санитар укуы булды.
-
Укытучылар көне 05.10.2017
Бүген укытучылар көне! Бәйрәмне коллективыбыз белән кафеда билгеләп үттек. Барлык балалар бакчасы хезмәткәрләрен профессиональбәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
Өлкәннәр көне. 04.10.2017
Өлкәннәр коне уңаеннан балалар бакчасында балаларның әби-бабалары һәм коллективыбызның өлкәннәре катнашында бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар аларга үзләренең матур җыр-биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Өлкәннәребезгә күчтәнәч пакетлары тапшырылды.
-
Юлда балалар куркынычсызлыгы. 22.09.2017
21-28 сентябрь - "Юлда балалар куркынычсызлыгы" атналыгы. Атналык кысаларында балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту буенча әңгәмәләр үткәрергә, юл йөрү темасына уеннар уйнау, эшчәнлекләр үткәрү, ата-аналарга инструктаж үткәрү һ.б. планлаштырылган. Шул уңайдан балалар урамдагы юл билгеләренең нәрсә аңлатканын өйрәнделәр.
-
Экскурсия. 21.09.2017
Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәре балалары бүген көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар.
-
Көзге муллык. 20.09.2017
Бакча хезмәткәрләре бүген бакчада кишер, чөгендер алу белән мәшгуль. Балаларга экологик чиста яшелчәләр базга урнаштырылды.