Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 94 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшү
13.02.2023
Бүгенге сыйныф сәгатенең темасы "Россия тынычлыкта". Инде берничә тапкыр укучыларга «Мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшү» башында күренекле шәхесләр: Валентина Матвиенко, Сергей Кравцов, патриарх Кирилл мөрәҗәгать иткән иделәр. Россиянең балалар алдында дөньядагы роле турында бүгенге сөйләшүдә Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров чыгыш ясады.
-
Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел
13.02.2023
13 нче февральдә танылган опера җырчысы Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулды. Шул уңайдан, мәктәптә сыйныф сәгатьләре узды. Ф.И.Шаляпинның сәнгате - халкыбызның милли байлыгы булып кала бирә.
-
"Созвездие - Йолдызлык-2023" иҗат фестиваленең зона туры үтте
11.02.2023
10 нчы февраль көнне авылыбыз мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык-2023" иҗат фестиваленең зона туры үтте. Муниципаль этапның сайлап алу турына узган укучыларга уңышлар телибез. Матур чыгышлары өчен укучыларга, ярдәм иткән әти-әниләргә, укучыларыбызның сәләтләрен ачып, сәхнәгә чыгарган укытучы-мөгаллимнәргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Рәсәй чаңгы юллары-2023" акциясенә кушылдык
11.02.2023
Хәрби-патриотик айлык кысаларында, мәктәбебез укучылары, укытучылары "Рәсәй чаңгы юллары-2023" акциясенә кушылды. Сәламәтлекне сатып алып булмый. Ул - матурлыкның нигезе, шуңа күрә аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. "Сәламәтлек - зур байлык", "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл".
-
Фәнис Яруллинның тууына 85 ел!
11.02.2023
«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса – егылмас өчен якасына ябышыгыз. Утларга салса – үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмәгез – асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайлагыз. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишеп чыгыгыз. Җилкәннәрегезне җилләр екса – сөюегезне җилкән итеп күтәрегез. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек!». Бу юллар бөек язучыбыз Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәреннән булуын күпләр тиз аңлап алгандыр. Шушы һәм башка төпле фикерләрне халыкка җиткерүче, татар әдәбиятында тиңсез эз калдыручы шагыйребезнең тууына 85 ел! Аның иҗаты беркайчан да үлмәс һәм югалмас.
-
"Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" һәнәри бәйгесендә Фәния Дөфәк кызы чыгыш ясады
06.02.2023
2-3 февраль көннәрендә Балалар иҗат үзәгендә районыбыздагы сыйныф җитәкчеләренең "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" һәнәри бәйгесе уздырылды. Бәйгедә безнең мәктәптән 2 сыйныф җитәкчесе Мәрданова Фәния Дөфәк кызы 2 этапта чыгыш ясады.
-
Волейбол ярышында җиңү
03.02.2023
Мәктәп волейбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабында, Актаныш районының төп гомуми белем бирү мәктәп командалары арасында, мәктәбебезнең егетләр волейбол командасы барлык командаларны да 2:0 исәбе белән җиңеп, лаеклы 1 нче урынга ия булды. Команда составы: Исламхуҗин Айназ, Фаррахов Мөнир, Галеев Раяз, Мухамадиев Илназ, Биляков Илнар һәм Шәрипов Азамат. Котлыйбыз, афәрин!
-
80 лет победе в Сталинградской битве
02.02.2023
2 февраля в России является Днем воинской славы – в честь разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве (1943).
Это событие обеспечило начало коренного перелома в ходе Великой Отечественной и Второй мировой войны. Напомним, Сталинградская битва началась 17 июля 1942 года и длилась 200 дней и ночей. Она проходила на огромной территории – почти 100 тыс. кв.км., участвовало свыше 2,1 млн человек, 2,1 тыс. танков и 2,5 тыс. самолетов.
-
Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 80 ел
02.02.2023
2 нче февраль көнне Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән, тарихта тиңе булмаган сугыш Совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Укучылар шул хакта, видео карадылар, сорауларга җавап таптылар.
#2февраля #деньразгрома #фашистскихвойск #всталинградскойбитве
-
Ата-аналар комитеты туклануга күзәтү ясады
02.02.2023
1 нче февраль көнне 6 сыйныф ата-аналар комитетыннан Мөхәметдинова Тәнзилә ашханәдә укучыларның туклануына күзәтү ясады. Укучыларның туклануын уңай яктан бәяләде.
1 февраля Мухаметдинова Танзиля из родительского комитета 6 класса провела наблюдение за питанием учащихся в школьной столовой. Положительно оценила питание учащихся.
#туклану #дөрестуклану #родительскийконтроль